Хезмәт

Рәхмәт сиңа, Фәрт абый!

Яшьләр - пионерлар, комсомоллар - газиз балалар, сабыйлары да җәмгыять «очып» капитализмга кире кайтканда... юл борылышында олаудан тәгәрәшеп төшеп калдылар... Алар турында уйлаучы булмады. Мәктәпләрдә балалар хәлен аңлаучы, чын күңелдән аларны кеше итеп тәрбияләргә, үстерүгә тырышучы укытучылар төрле исемдә пионер эшен дәвам итәргә тырыштылар. Әмма мәктәпкә дә бу аңлаешсыз юнәлештәге...

Реклама

Пионер ул - тикшерелмәгән өлкәдә беренче булып эш башлаучы, юл яручы дигәнне аңлата. Бу сүзне пионерия баскычларын үтеп үскән кеше генә аңлый ала. Районыбызның пионер тарихы шуның белән дә бай - безнең зур хәрефле пионерыбыз бар! Ул - Фәрт Муллагали улы Гыйльманов. Фәрт Гыйльманов 1926нчы елның 1нче октябрендә Нөнәгәр авылында дөньяга килә. Әтисе Муллагали «Финанс хезмәте отличнигы», Хезмәт Кызыл Байрагы орденын лаеклы йөртүче хезмәт ветераны булган. Фәрт Гыйльманов 17 яшендә сугышка китеп, Гродно шәһәрен азат иткәндә каты яралана. Ул савыкканда инде җиңү килә, сугыш тәмамлана. Ләкин әлегә туган якка җибәрмиләр, эшче батальонда комсомол оешмасы белән җитәкчелек итә. 1948нче елның маенда Ватан сугышы инвалиды Фәрт Гыйльманов Чепьяга кайта һәм 1948нче елның көзеннән 1976нчы елга кадәр Чепья урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли. Һәм ул Чепья урта мәктәбен районыбызга, Татарстан Республикасы мәктәпләренә генә түгел, бөтен СССРга фәкать яхшы яктан гына танытты.
Вожатый Фәрт җитәкчелегендә пионерлар берничә ел рәттән агач утыртып, җиңү паркы төзиләр, паркта митинг урыны бар, анда Фәрт абыйлары белән ясалган совет солдаты тулы гәүдәсенә басып тора. Җиңүнең 30 еллыгы көне! Иртәнге 8ләрдә үк инде бәйрәмчә киенгән Чепья һәм Иске Чепья авылларыннан килгән халык парк тирәсенә агыла иде. Музыка уйнап тора. Чәчәкләр, транспарантлар тоткан кызыл галстуклы пионерлар, комсомоллар, укытучылар, сугыш һәм тыл ветераннары рәт-рәт тезелеп әкрен генә киләләр. Шушы рәттән 10 адымнар тирәсе алдан кызыл бәрхет тышлы альбомнар (алар кулдан эшләнгән) тоткан ике ветеран килә: беренче альбомда сугышка китеп, сугыш кырында ятып калган авылдашлар турында фотолары белән бергә белешмә-истәлекләр теркәлгән, икенчесендә сугышта катнашып, исән кайткан чепьялылар турында фотолары белән белешмә язылган. Әлеге альбомнар митинг бара торган урынның алгы планында кызыл япмасына «Изге китаплар» дип язылган өстәлгә тантаналы музыка астында кадерләп куелды. Халык төркеме якынрак килеп тыгызланып тезелеп бастылар, ветераннар махсус урындыкларда халыкка карап утырганнар. Җиңү көненә багышланган митинг башланды... Җиңүнең 30 еллыгына багышланган митинг беткәч тә әле халык таралмады, үзара сөйләшә-сөйләшә изге китаплар янында, күз яшьләренә тулы ирек биреп, искә алулар дәвам итте. Минем моны күрүемә 37 ел үткән, ә бу юлларны язганда әле дә күз яшьләрен тыя алмадым. Бәйрәм сугыш һәм тыл ветераннарына күрсәтелгән хөрмәт булса, икенчедән тормыш авырлыклары белән катыланган бәгырен - күңел кылларын уяту, тыныч тормышның кадерен белергә чакыру өйрәтү дә иде. Бу әле Чепья пионерларының бер гамәле генә. Сүз уңаеннан, Чепьяда күргәннәрне Карадуган мәктәбендә дә эшли башладык. Тик инде 30 ел үткән... кыйммәтле истәлекләрне табу, барлау җиңел булмады. Шулай да укытучылар коллективы җитәкчелегендә безнең пионерлар да зур эш башкарды - «изге китаплар» һәр җиңү бәйрәмендә митингта катнаша.
Чепья мәктәбе укучылары һәр эштә пионер иде, ул эшләр бары да вожатый Фәрт Гыйльмановның тынгысыз башында кайнады, гамәлгә ашты. Безнең Балтач районы республиканың төньягында, Киров өлкәсе һәм Мари Иле Республикасы чигендә урнашкан. Монда яшәүче пионерлар өчен ел саен очрашып, аралашып, дуслашып ял итү бәйрәме үткәрүне дә балаларның әйдәманы Фәрт Гыйльманов оештыра. Бу идеяне республика пионериясе җитәкчесе, балалар язучысы С.С.Носов тәкъдим итә. Беренче «Дуслык учагы» халыкара балаларны яклау көнендә 19б6нчы елның 1нче июнендә Киров өлкәсе Малмыж районы Ральники авылы янында була. Икенче «Дуслык учагы» 1967нче елда Чепья авылы янында, өченчесе 1968нче елда Мари Иле Республикасының Мари Арбор авылы янында үтә. Шул рәвешчә кабатлана, иртәдән кичкә кадәр балалар бәйрәм итә, ә кичкә пионер ялкынын хәтерләткән табигый «Дуслык учагы» кабына. Бу җыенның үз гимны, үз флагы, үз эмблемасы бар. Менә инде ярты гасыр буе 4 милләт балалары очрашып, дуслашып бәйрәм итәләр. Һәр очрашудан соң эстафета икенче бер районга тантаналы төстә тапшырыла, алар инде ел буе бу бәйрәмгә әзерләнә!
Күпкырлы талант иясе, сугышта күрсәтелгән батырлыклары өчен беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән Ф.Гыйльманов үзенең бөтен көчен һәм сәләтен, тырышлыгын яшь буынга әхлакый һәм эстетик тәрбия бирүгә багышлый. Чепья урта мәктәбендә җыр-бию ансамбле, драма һәм курчак театрлары оештырып, алар белән үзе җитәкчелек итте. Тиешле тематик костюмнарны, сәхнә бизәлешләрен үзе текте, үзе хәзерләде. Бәйрәм көннәрен үткәрү планын да ул эшли һәм хәзерли. Чепья мәктәбенең җыр-бию композицияләре Мәскәү сәхнәләрендә дә уңышлы чыгыш ясадылар.
«РСФСРның мәгариф отличнигы», Татарстанның атказанган укытучысы Фәрт Гыйльмановның эшен хөкүмәтебез ике мәртәбә Почет билгесе ордены белән бүләкләп зурлады, Бөтенсоюз пионер слетларына чакырып хөрмәтләде, аңа 1957нче елда яшьләрнең һәм студентларның VI Бөтендөнья фестивалендә катнашу бәхете насыйп булды. Фәрт Гыйльманов - үзе белән эшләгән һәр пионервожатыйның, һәр пионерның күңелендә иң якты истәлекләр калдырган, тәрбия өлкәсендә гаҗәп зур изге һәм кыйммәтле эшләр башкарган зур хәрефле ПИОНЕР ул! Мин әле бер мәктәп буенча гына хәтеремне яңарттым. Һәр мәктәптә пионер дружинасының аерым (девизы) өндәмәсе бар иде. Еллар буе пионерлар белем дә алдылар, актив тормыш кагыйдәләренә дә өйрәнделәр, пионер сүзенең тулы мәгънәсенә төшенеп, аңа лаек булырга дип яшәделәр. Мәктәпнең һәр укытучысы үз эшенең пионеры иде, һәр мәктәп үзе ниндидер өлкәдә юл яручы пионер булырга тырышты. Карадуганда юк урында барлыкка килгән күпкырлы музейның да чишмә башында пионерия тора. Дружина Муса Җәлил исемен йөртә башлады. Герой шагыйрь исеменә лаеклы булу өчен һәр пионер отряды эзләнде, нидер тапты. Кадерле ядкарьләр пионер почмагына гына сыймас булып, тулы класс бүлмәсе кадәр булгач, аңа Муса Җәлил музее дигән зур исем кушылды. Хәзер ул музейның эше, элемтәсе җир шарын урады. Бары да пионерлар эше белән башланды һәм әле дә дәвам итә.
Рәсемдә: пионерия тарихында алтын хәрефләр белән язылган Фәрт Гыйльманов (уңда), 2001нче ел.


Редакциядән: Мәдинә апаның бу язмасы редакциябезгә узган елның декабрь ае урталарында килеп ирешкән иде. Ни кызганыч, яңа ел алдыннан Фәрт абый Гыйльманов безнең арабыздан китеп барды. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел булсын, аның турында әйтелгән җылы сүзләр рухына дога, Фәрт абыйны тәрбияләп соңгы юлга озаткан туганнары Дания, Сания апаларга рәхмәт сүзләре булып барып ирешсен дигән теләктә калабыз һәм әлеге язманы тәкъдим итәбез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: