Хезмәт

Үрнәк күрсәттеләр

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, Тукай исемендәге җәмгыять җитәкчесе Нурулла Сәгъдиев инициативасы белән Субаш авыл җирлегендә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм урта яшьтәге кешеләр өчен бәйрәм чарасы уздырылды.

Реклама

Алар хөрмәтенә мул табын оештырылды, мәктәп укучылары концерт программасы тәкъдим итте, «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре профилактик биремнәр, уеннар үткәрде. Бәйрәмгә чакырулы һәр кунакка акчалата ярдәм күрсәтелде һәм күчтәнәч пакетлар өләшенде. «Тукай»лылар бу изге гамәлләре белән авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында беренчеләрдән булып башкаларга үрнәк күрсәттеләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: