Хезмәт

Сабыр әби

Рауза апа 1937 елның ноябрендә Сосна авылының Габдулла белән Мәүлиха гаиләсендә дөньяга килә. Адәм баласы туган көненнән тормыш каршылыклары белән көрәшә башлый бит ул. Ул чорларныкын без күз алдына китерә дә алмыйбыздыр, мөгаен.

Раузадан соң энесе дөньяга килә. Раузага 5 яшь тулганда әтисен сугышка алып китәләр.
Тиздән кайтырбыз дигән ир-егетләрнең күбесенә кабат гаиләсен, туган якларын күрергә насыйп булмый. Габдулла абый да хәбәр-хәтерсез югала. Истәлеккә хатлары да, бер генә искә алырдай хатирәсе дә калмаган.
- 7яшемдә Сосна авыл мәктәбенә укырга кереп, 8 класс белем алганнан соң Балтач мәктәбенә төштем. Куып кайтарырлар инде дип бик курыккан идем, чөнки рус теле китабым юк иде. Әтиләре сугыштан кайтмаган балаларны кумадылар. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанга сәүдә-кулинария училищесына укырга кердем, ләкин укып бетерер алдыннан гына энем вафат булды. Әнием авылга кайт дип хәбәр бирде. 1957нче елдан китапханәдә эшли башладым, - дип сөйли Рауза апа.

Реклама

1993нче елның февраленә кадәр бик яратып башкара ул хезмәтен. Сайлау секретаре, агитатор, перепись буенча стена газетасы редакторы хезмәтләре барысы Рауза апа кулы аша үтә. Колхоз эше санап бетергесез инде.
1963нче елда Сосна авылы егете Фарук белән тормыш кора. Кызлары Люция, Нурсия туа, 1967нче елда өченче баласын алып кайтам дигәндә Фарук вафат була. Бу вакытта аңа 30 яшь була. Язмышның ачылыклары, тормышның авырлыклары әйтеп аңлатырлык булмый. Өченче бала дигәне игезәк кызлар Илсөяр белән Гөлсөяр туа. Ярый әле янында зур терәк булырлык кайнанасы, туганнары була. Рауза апа зарлана торган кеше түгел. Язмышына буйсынып сабыр гына гомер итә.

Әнисе үлгәннән соң 12 ел инде туганы Мәймүнә белән ике зәгыйфь баласын тәрбияли (берсе вафат бүгенге көндә). Зуррак эшләренә кызлары, кияүләре, оныклары ярдәм итә. Әни дип, әби дип бик яраталар үзен. 4 кызы, 3 кияве (берсе вафат), 8 оныгы, 4 оныкчыгы белән тормышына шөкер итеп яшәгән мәле.
Тормыш юлы белән кызыксынгач, Рауза апа «әллә язмышым, әллә ялгышым», дип әйтергә яратса да, гомер юлын пар канатсыз үтсә дә, үзендә яшәү көче табып, биш вакыт намазын калдырмый яшәүче, авылыбызның иң сабыр өлкәне диясем килә.
Рәсемдә: яшь чак - гүзәл чак.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: