Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайтыбызның актив хәбәрчесе улын армиягә озатты (+фото)

«Авыр шул кадерләп үстергән балаларыбызны читкә җибәрү. Исән-сау гына булсыннар. Исәнлектә күрешергә язсын, яраббым».

Рухи кыйммәтләр алышынып бара торган бүгенге борчулы заманда армиядә хезмәт итү элгәре кебек бик үк дәрәҗәле саналмаса да, 18 яшен тутырган егетләргә, дәүләтнең катгый таләбе буенча, туган-тумачасы, дус-ишләре белән саубуллашып, билгеле бер вакытка ерак җирләргә чыгып китәргә туры килә.

Илдә чуалышлар барган чорда армиягә бару-бармау мәсьәләсе белән көрәшергә туры килсә дә, улыңның яше җиткәч берничек тә ил алдындагы бу бурычны үтәмичә калып булмый икән.

Озатулары авыр булса да, хезмәт срогын тутырып кайткач "Мин армияне уздым" дип горурланып сөйләшүләре ни тора!

Күн итекләрне киеп,
Тузан тибеп атларга,
Озатабыз сине, улым,
Армия сафларына.


Туган ягыбызны саклау
Һәр егетнең бурычы.
Горурланып тора һәрбер
Сине бүген озатучы.


Көтсен сине алда бары
Уңышлар, тыныч көннәр.
Хезмәтең җиңел булсын,
Моңсу үтмәсен төннәр.


Бер ел бик тиз үтеп китәр,
Белмичә дә калырбыз.
Иң мөһиме, улкаебыз,
Сау-сәламәт кенәкайт!

Раушания Гайнуллина,

Ор авылы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: армия