Хезмәт

Саклык кирәк

2011 нче елны йомгаклар алдыннан террорчылыкка һәм янгынга каршы көрәш комиссияләренең уртак утырышы булып узды.

Реклама

Кеше иминлеген, куркынычсызлыгын саклау ике комиссиянең дә уртак максаты. Чыгышлар вакытында да моңа аерым басым ясалды. Ә менә биредә китерелгән саннар исә һәркемне сагаерга мәҗбүр итте. 2010нчы елда 31 янгын булса, 2011 дә апарның саны 13кә арткан. Юл-транспорт һәлакәтләренең саны арту да уйланырга мәҗбүр итә. Комиссия әгъзалары террорчылыкка каршы профилактика чараларына аерым тукталып, нәрсәгә сак булырга өндәде. Бигрәк тә район территориясенә читтән үтеп кергән кешеләргә яки җәмәгать урыннарында калган шикле әйберләргә игътибарлы булу, алар хакында тиз арада район полиция бүлегенә хәбәр итү сорала диелде утырышта.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: