Хезмәт

Салкын кабер... тере чәчәкләр

Һәркөн таң алдыннан күзләремне ачуга «Ринатым юк бит» дигән шыксыз уй йөрәгемне телеп ала, күзләремә яшь тулып, тамагыма төер утыра...

Реклама

Фани дөньяга соңгы тапкыр багып, күзләреңне мәңгелеккә йомуыңа да ике айдан артык булды. Ә мин 32 ел бергә кичкән гомернең якты хатирәләре белән яшим. Гомер юллары синең белән һәм синсез үткәнгә бүленде. Икебез дә ятим үскән балалар идек. Инде менә толлык газапларын татыйм. Яшь идең бит әле. 55 яшеңне көзләрдә генә бәйрәм иткән, балаларың алып кайткан бүләкләргә сабыйдай шатланган идең!
Син, кешеләрне ярата, аларны хөрмәт итә белдең. Берәүнең дә яхшылыгын җавапсыз калдырмыйча, гел игелек кылырга омтылдың. Хуҗалык җитәкчесе Раиф Әнәс улы Гыйльмуллинны аеруча хөрмәт иттең. «Эшләгән кешенең бәясен белә ул! Хаксызга рәнҗетми!», дидең. Шулайдыр шул, салкын гыйнвар көнендә каберең өстендәге тере чәчәкләр аның кешеләрне шәхес итеп, хөрмәтләп тануы билгесе. Авыр көннәрдә яныбызда булып, искә алу ашларына килеп, рухи һәм матди терәк күрсәткәне өчен Аллаһының рәхмәтләре яусын аңарга.
Сагыналар сине авылдашларың. Гел яхшы якларыңны гына искә алалар. Хезмәттәшлә-рең истәлеккә чардуган куйдылар. Авылдашларың гынамы соң! Мин белмәгән, күрмәгән дусларың кайгыбызны уртаклашырга, соңгы сәламнәрен җиткерергә килделәр. Районның ишеткән-күргән шоферлары, бензовоз шоферлары да саубуллашырга, соңгы юлга озатырга килгәннәр иде. 35 ел шофер булган дәвердә бер генә тапкыр да юл һәлакәте ясамадың бит син! Соңгы сулышларың алганда да машинаңны читкә чигереп, тормозларын тартып куйган¬сың. Сүндерер хәлең генә калмаган. Башкаеңны утыргыч артына терәп, хәл алыйм, дигәнсеңдер. Соңгы минутларың җиткәнне тоймый калгансыңдыр. Үтеп-сүтеп йөрүчеләрдә сине исән, дип уйлаганнар шул, сәлам биреп үткәннәр дә киткәннәр. Якты хыялларың матур план¬нарыңа куанып мөлаем елмайгандай энҗе карлар яуган Яңа елның тәүге көнендә киттең дә бардың...
Кыен вакытларда хәлебезне белгән, гел яныбызда булган Ринатның абыйсы Рәшит, апасы Зәкия гаиләләренә (бер-берсе өчен үлеп торалар иде), кода-кодагыйларга, күршеләр Шәйхет-динов, Гыйльметдиновларга, чиратлап яныбыздан китмәгән авыл фельдшерлары Рузилә һәм Диләрәгә, Гүзәл, Рәдис, Риназның дуслары, сыйныфташлары, хезмәттәшләренә, авыл җирлеге идарәсенә, аның җитәкчесе Раиф Мөҗиповка, Норма мәктәбе директоры Гаптелфәрт Хаҗиевка, коллективына, Түнтәр урта мәктәбе директоры Рәисә Мөхәммәдиевага, үзем укыткан Шубан мәктәбе директоры Ханнан Рәхимҗановка, барлык мөгаллимнәргә, Карадуган мәктәбе укытучыларына, дусларга, танышларга, «Татарстан яшьләре», «Хезмәт» газеталары редакцияләренә, кайгымны уртаклашып шалтыраткан газета укучыларына рухи һәм матди ярдәмнәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм.
Кеше кайгыларын кеше күтәрә алмый икән шул. Аллаһы Тәгалә сынауларын һәркем үзе күтәрергә, сынмый-сыгылмый яшәү өчен көч табарга тиеш икән!

Рәсемдә: бергә чаклар бар иде...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: