Хезмәт

Салют сиңа, Муса Җәлил

Елдагыча Җәлил көннәрендә (1-15 февральгә кадәр бара) шагыйрьнең тууына 110 яшь, Карадуганда Муса Җәлил музее ачылып, "Кызыл ромашка" штабы төзелүгә 40ел тулу уңаеннан үткәрелүче бәйрәмгә чакыру алгач, нык дулкынландым. Быел аның үзгә, аеруча истәлекле буласын күңелем сизде.

Мәктәпнең элекке укучылары, штабның иң актив әгъзалары белән очрашу үзе ни тора. Алар бит минекеләр! Без бергәләп күпме авырлыкларны җиңдек, никадәр файдалы мавыктыргыч очрашулар үткәрдек, җәлилчеләр батырлыгы игелекле эшләргә рухландырды, тормыш кыйблаларын дөрес билгеләп үз-үзләрен табарга ярдәм итте.

Директор Бакый Зиатдинов тынгысыз җитәкче, уйлаган эшен ахырга җиткерми туктамый. Районда дружинага Җәлил исемен алу өчен башланган ярыш озын гомерле булып, музей төзү дәрәҗәсенә җитәр дип кем уйлаган?

Җәлилчеләр турында җыелган материаллар музей төзерлек булды.Тик төп нөхсәдәге документлар кирәк. Анысын да таптык. Оренбургка оештырылган походта эссе дала һавасын сулап, палаткада кунып, физик чыныгу алып кына калмадык, шагыйрь сеңлесе Хәдичә апаның, Мостафа авылы кешеләренең, комсомол дусларының истәлекләрен магнитофонга яздырып, бүген тарихи кыйммәткә ия экспонат ясадык. Учакта пешкән ризык ашаган, спортзал маталарында баш астына киемнәрне салып йоклаган чаклар булды. Элекке ромашка штабыннан Альберт Шәрипов искә ала: "Каргалы мәктәбендә маталарда йокладык, мәктәп ашханәсендә пешкән зур һәм биек, искиткеч тәмле ипи ашадык. Андый зур ипине минем бүтән күргәнем булмады".

Бәйрәм яшь җәлилчеләр чыгышы белән башланды. Шагыйрьнең шигырьләрен гаҗәп матур, сәнгатьле итеп сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны тыңладык. "Ромашкалар"биюе дә шәп булды.

Камилә Закирова белән Газиз Зиатдинов Җәлилгә багышлап Казанда үткән чараларда катнашып, Казан тамашачысын таң калдырып җиңү яулап кайтканнар. Камилә белән Газизнең әтиләре - бәйрәм кунаклары. Рәшит Закиров озак еллар мәктәптә өлкән пионервожатый булып эшләде, ул оста фотограф иде. Ул чакта пленкаларны проявить итү, карточка ясау төннәр буе башкарыла торган четерекле эш. Музейдагы күпме күренекле кешеләр белән очрашуларны мәңгеләштергән ул. Мәктәпнең тулы бер чоры аның фотоларында тарихка кереп калган. Ә Булат Зиатдинов мәктәп һәм музейның төп иганәчесе. Җәлил призына үткәрелгән ярышларның иң яхшы уенчысы. Фидаил Хәйруллин команда капитаны. Аларны тирә-якта беләләр, тәпәләшмичә уйнап җиңә торган команда, дип хөрмәт итәләр иде. Бу ярышларда хәзер аларның уллары җиңү яулый.

Музей директоры Фирая ханым музейда эшләнгән күркәм эшләр, яулаган үрләр турында сөйли. Ул Р.Мостафинның "Йөз ундүрт адым"әсәреннән өзек укыганда ир-егетләрнең дә күзләре яшьләнде. Залда яңгыраган барабан тавышы безне быргылы, барабанлы, кызыл галстуклы яшьлеккә алып китте.

40 ел элек башланган традицияләр дәвам итә, заманча төсмер ала, яңалары өстәлә.

"Кызыл ромашка" штабына ел да 5 укучы кабул итәләр. Алар геройның тормышын, шигырьләрен өйрәнә, ант итә. Антны штаб командиры Рөстәм Хөсәенов кабул итте.

Рөстәмнең әнисе Гүзәл 1986 елда Мәскәүдә Җәлилгә багышланган чараларда катнашып, беренче каналдан (ул чакта ике канал иде ) Муса Җәлил музее, анда башкарылган күркәм эшләр турында сөйләп, данын элекке Советлар Союзына тараткан кыз.

"Язгы каникулда Мәскәүгә бер дә барасым килмәгән иде. Яхшы кунакханәдә яшәп, шәһәр белән таныштык. Берничә кичәдә сөйләдем. Элек телевизорга төшерү катлаулы, кат-кат сөйләтеп аптыраттылар. Мәскәүгә бару мәктәп елларының иң матур хатирәсе булып истә калды "- ди ул.
Яшь җәлилчеләргә Ленар Шәехнең "Алдамыйм" китабын һәм "Ялкын" га ярты еллык язылу бүләк иттеләр.

Музейда экскурсияләр татар, рус, инглиз телләрендә алып барыла. Чөнки бирегә кунаклар дөньяның барлык почмакларыннан килә. Инглизчә текстларны Таңсылу Нургалиева төзегән. Штаб җитәкчесе Айгөл Хөсәенова иң актив членнарга бүләк тапшырды. Бүләкләрне элекке җәлилче Фәнис Хөсәенов әзерләгән.

Кичә штаб гимны "Салют сиңа, Муса Җәлил!" җыры белән тәмамланды.

Музейда ел аралаш респбликакүләм Җәлил укулары үтә. Галимнәр җитәкчелегендә үткән җыенда иң яхшы эшләр сайлап алынып махсус җыентыкка туплана.

Музей мәктәпнең генә түгел, республиканың патриотик тәрбия үзәге. Бүген Татарстанда Җәлил музейлары өчәү. Аның берсе - Карадуганда. Барлык эшне музей һәм мәктәп бергә башкара.

Әминә Мөхәммәтҗанова

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: