Хезмәт

Сары сагыш (мәрсия)

Май, табигатьтнең уянган мәле. Җир өсте тулы сап-сары ут чәчәкләре, яшел хәтфәдәй чирәм, каз бәбкәләре тәгәрәшеп йөри. Тал-тирәктә сандугачлар сайраша. Кояш көлә.

Әнә шундый гаҗәеп матур чорда ул җир йөзен ташлап китте, өй каршысындагы төп йортка уйламаганда, көтмәгәндә, күченде дә куйды. Сары чәчкәдәй сары сагыш басты тирә-якны, ул йөргән урамнар тынып калды. Дөньяның бар яме аның белән бергә китеп барды кебек.
Матур итеп киенеп, керт-керт басып кем килә дисәң, Рәхимә апа булыр иде. Һәрчак көләч, ягымлы соры күзләре нур чәчәр, ап-ак тешләре җемелдәр, үзе сөйләр дә сөйләр иде. Матурлыкны яратты, үзе дә матур иде, җете төсләр килешә иде аңа.
Быел Алан Сабан туендагы шаян җилләр дә аны юксына кебек иде. Күпме еллар ул Сабантуйларның алыштыргысыз алып баручысы булды. Күпме бәйрәмнәр, кичәләр аның белән узылган. Рәхимә апаны мин Аланда эшли башлаган 1995нче еллардан якыннан белә башладым.
Бергәләп күпме Сабантуйлар алып бардык, ышанычлы терәк, юлдаш иде ул. Мәктәпнең әти-әниләр комитетын күп еллар җитәкләде. Сөйләргә оста, үткен фикерле, сүзен кистереп әйтә торган гаҗәеп кеше иде ул. Укучылар үзидарәсе утырышында катнашырга да вакыт таба алды. Драматург Туфан ага Миңнуллин килгәч, укучыларның эшчәнлегенә бер сокланса, әти-әниләрнең, бигрәк тә Рәхимә апаның бала җанлы булуына гаҗәпләнгән иде. Хәтта безнең матур эшләр турында ул чактагы хакимият башлыгы Марат Әхмәтовка сокланып сөйләгән. Күркәм эшләр, милләт язмышы хакында сөйләшергә Туфан абый да юк, Рәхимә апа да китеп барды. Бөек Аллаһ яхшыларны, матурларны үзе янына тизрәк ала, күрәсең. Югыйса, әнисе Мәйсәрә апа узган ел гына 90ны узып, бакыйлыкка күчкән иде. Яңгулда укыткан чорларда Мәйсәрә апаны якыннан белә идем. Ул Гомәр Бәшировның "Намус" романындагы Нәфисә кебек, сугыш чорларында бригадир булган, көчле шәхес иде. Рәхимә апа аның дүртенче баласы. Димәк, үҗәтлек, оештыру сәләте, тырышлык әнисеннән килгән. Рәхим апа да совхозның алыштыргысыз "бригадиры" иде. Ул аяк басмаган басу-кырлар, болыннар юктыр. Җилкәсенә үлчәү таягы салган, уйчан карашлы кем килә дисәң, Рәхимә апа булыр. Ул һәр басуның гектарын, уңышын яттан белә, күзе белән чамалап әйтә, ялт итеп исәпләп куя. Югары белемле белгечләр бер читтә торсын. Сәйдәш Хәкимов, Әлтәф Газизов, Хәлил Гайфетдинов аның белән бик килешеп эшләделәр. Идарәче Миңнегали Шакиров та аны үз канаты астыннан җибәрмәде. Ышанычлы, җаваплы хезмәткәр булганга аны җитәкчеләр хөрмәт итте. Ә механизаторлар аны яратып, "тәтә" дип йөрттеләр. Алар аның авыруына ышанмадылар, "теше генә сызлап ята торгандыр әле", диештеләр. Үзе дә бит яз башында "егетләр, быел да бергәләп эшләрбез инде", дип эшкә чыкты. Нишләтәсең, язмыш...
Аны соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең иге-чиге юк иде. Тормышның, гомернең иң матур мизгелендә китте барды. Тәгәрәшеп үсеп килүче 4 оныкның дәү әнисе, улы һәм кызларының сөекле әнкәләре бүген юк инде. Ул янәшәдә генә кебек, елмаеп килеп чыгар төсле. Тормыш иптәше Рафис абый да ялгыз аккош хәлендә. Әмма Рәхимә апа бәхетле ана иде. Кызы Ландыш 5 вакыт намазын калдырмый, соңгы сулышында да изге догаларны ул укыды. Үзеннән соң догачы балалар калдырган ананың урыны оҗмах түрләрендә булыр дип ышанабыз. Кызы Лилия нәкъ Рәхимә апа, шул ук сөйкемле күзләр, нурлы елмаю, аны юксынганда кемгә карыйм дисәң - Лилиясе бар икән.
Районда да Рәхимә апаны белмәгән кеше юктыр, заманында 7 ел мәдәният йортында эшләгән, кунакханәдә җаваплы хезмәткәр булган, соңгы хезмәтләре колхоз кырлары белән бәйле. Тургайлар белән бергә йокыдан торган, басу-кырларның күктәтәйләренә сокланган, иген кырларын иңләп буйлаган Рәхимә апаның тормыш юлы үзе гүзәл бер хатирә. Күпләр сине юксына, урының җәнәттә булсын, бездән риза булып ятсаң иде, Рәхимә апа.
Фото: http://io.ua/23741563

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: