Сеңлемә
Самавырлар кайнап торсын Сал каенның күмерен. Бала хәсрәтләре шулай Кыскарттымы гомерең?
Ун ел элек салкын гүргә
Салып куйдың аны да.
Кайгы-хәсрәт белән үтте
Кичләре дә, таңы да.
Балаларың, оныкларың
Булсыннар тик бәхетле.
Күрсеннәр якты дөньяда
Син күрмәгән рәхәтне.
Кыйблалардан искән җилләр
Сыйпар каберең өсләрен.
Күңелләрдән һич китмисең
Тыя алмыйм хисләрем.
Карлар ярып барыр идем,
Карамыйча буранга.
Өзелеп искә төшәсең дә
Чыгып елыйм урамга.
Җидәү үстек тәгәрәшеп
Яшел хәтфә үләндә.
Өзелепләр тора идең
Туганнарың дигәндә.
Яшь идең шул, чибәр идең
Яшәүләрдән туймадың.
Авыруларым вакытлыча
Терелермен дип уйладың.
Каты авыру арабыздан
Алып китте бик иртә.
Нишлисең бит, язмышларга
Куеп булмый шул киртә.
Гел җәүһәрләр кебек идең,
Исемең дә Гөлҗәүһәр.
Үз гомеремне бирер идем
Шул мөмкин булса әгәр.
Бу дөньяда син юклыкка
Ышана алмый күңелем.
Умырзая чәчкәсе күк
Кыска булды гомерең.
Догаларыбызны укып,
Онытмабыз, әлбәттә.
Күпне күрдең, сабыр булдың
Урының булсын җәннәттә.
Шушы язмам Түнтәр авылында гомер кичереп, вакытсыз арабыздан киткән сеңлебез Гөлҗәүһәрнең рухларына дога булып ирешсен иде.
Барлык туганнары исеменнән апасы Гөлҗифар Түбән Субаш авылы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 21:41Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле Татарстан Республикасында хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең 425 очрагы ачыкланган.5700
-
28 февраль 2021 - 20:11Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.9300
-
28 февраль 2021 - 18:41“Гомер җыр була ала ул, таба белсәң үз көен” Аның тормыш чакыруы-девизы : “Олы мәртәбәдер илдә-көндә Милләт кызы булып яшәүләр”10701
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар20500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.19300
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".74502
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика