Сөенә беләбез бит әле!
Сала белән кала арасында аерма кими бара, диләр. Үзгәрешләр юк түгел: суга йөрисе юк, кулдан телефон төшми, шәһәргә таксига утырып барасы. Тик бу әле тормышның матди ягы гына.
Авылның анда яшәгән кеше үзе генә сизә торган рухы, һавасы, тормыш кагыйдәләре дә бар. Замана шаукымы аларын да бетермәсме? Авылда көн күрүче хәбәрчебезнең тормыш хикәятләре әлегә өмет бирә.
Сыерыгызны карточкага төшердегезме?
Күптән түгел вакыты чыкты да, сыерыбызны кабат иминиятләштердек. Быелдан тагын бер яңалык кертелгән икән: сыерларны фотога төшерәсе! Алдан да, ике як-яннан да... Юк, артыннан кирәк түгел, диделәр. Әй, рәхәтләнде сыер малкай, фотосессия үткәндә. Матуррак булсын дип, маңгаена кызыл тасма бәйләгән идем дә, кызганычка, кечерәк булып чыкты, әллә ни балкып күренми.
Сыерны фотога төшереп мәш килгәндә, кылт итеп, бер елны малларга ветеринария паспорты эшләтүләре искә төште. Өйгә кайтып эзләп карасам, әле дә документлар арасында ята икән. Берничә ел үтсә дә, кирәге чыкмады. Белмим, фәләнчә битле ул брошюраларны эшләтү кем идеясе булган да кемгә табыш китергәндер?
Бер танышыма сыерны фотога төшердем әле дигән идем, озакламый тояк эзләрен дә алмасалар ярый инде, дип куйды. Бу дөньяныкын кем белгән...
Чишмә юлы... ир-егетләр җыены?
Элек-электән чишмәгә, чиләк-көянтә асып, хатын-кызлар йөргән. Әле урамнардагы колонкалардан су ташыганда да, су юлында хатын-кызлар гына була иде. Ә хәзер... Заман бу күнегелгән гадәткә дә үз төзәтмәләрен кертте. Чишмәгә хәзер күбесенчә бидон-канистрлар белән ир-егетләр йөри бездә. Гадәттә өйгә торбалар аша килгән суның сыйфатыннан риза булмаган кешеләр чишмәгә ”сукмак” салды.
Элекке кебек җәяүләп түгел, хәзер чишмәгә дә машинада гына җилдерәләр шул. Безнең Балтач районында халык күп йөри торган Норма тавы өстендәге чишмәдә хәтта... чират пәйда була һәм бу чират еш кына ир-егетләр җыенына әйләнә, диләр. Бәхәсләшәләр дә, фикерләшәләр дә, яңалыклар белән дә уртаклашалар... Ә инде сәясәткә кереп китсәләр... Кыскасы, чишмә суына киткән ир-егетләр еш кына чишмә яны җыенында ”ил белән дөрес итеп идарә итү проблемаларын” да хәл итә...
Авылы нинди, зираты шундый
Үзебезнең районның күрше Кариле авылы зираты яныннан мин үткән саен сокланып китәм. Моннан берничә ел элек кенә аннан да шомлы, куркыныч зират булмагандыр. Ә хәзер киресенчә, районда аннан да чиста, тәртипле зират юктыр: бер ягыннан бер ягы үтәли күренә, яздан көзгә кадәр үскән, ташланган бер чүп күрмәссең. Түзмәдем, берсендә танышларымнан: ”Кемнәр шушы кадәр тәртипләп тота соң аны?” – дип сораштым.
– Авыл старостасы Фаил абый Зәйнуллин хезмәте бу, – диделәр. – Гел карап, күзәтеп, халыкны өмәгә тартып кына тора. Печәнен дә елга ике тапкыр чаптыра...
– Моннан берничә ел элек бар халык белән тәртипкә китердек без аны, – ди эшмәкәр Гөлсем апа Миннебаева. – Бер-бер артлы 19 өмә генә үткәрдек! Бөтен кеше бик актив катнашты, коймаларын буяганда хатын-кызлар гына да җитмешкә якын җыйналдык. Бөтен каберлекләрне чистарттык, кабер араларын китмәнләдек, агачларын кистек, ташыдык. Ул чакта күпме чүп түккәнбездер, белмим. Хәзер күмәк хуҗалыктан ашламадан бушаган зур капчыкларны алып, зиратка куйдык, халык чүбен шунда тутыра. Ниһаять, читтән кайтканнар-килгәннәр дә чүпне шунда ташлый башлады. Аннан техника белән чүплеккә илтәбез. Ә техника белән абыйлы-энеле Рәшит һәм Рафис Ильясовлар тәэмин итә.
Авылның ниндилеге зиратыннан күренә дияргә генә кала.
”Сул кулым көчлерәк”
Май ахыры – июнь башлары иде. ”Айдарның кызы Европада җиңгән!” – Авыл берничә көн шушы хәбәр белән яшәде. ”Вәт молодец!” – дип сөенүчесе дә, ”Кара әле!” – диеп сокланучысы да күп булды. Шулай диючеләрне ишеткән саен, мин дә: ”Шөкер, авылда әле кеше шатлыгына сөенә беләләр”, – дип сөендем.
Авылдашларның шулай сөенүе дә, гаҗәпләнүе дә аңлашыла. Моңа кадәр әле бездә мондый уңышка ирешкән спортчы юк иде шул. Хәер, Айгөлнең әтисе Айдар үзе дә, мәктәптә укыган чакта ук район, республика күләмендәге ярышларда зур уңышларга иреште, райондагы иң өметле спортчыларның берсе булды. Балтачта үткән Россия Сабан туенда яшүсмерләр арасында баш батыр да калган иде. Ни сәбәпледер, соңрак көрәшне ташлады гына. Айгөлнең спортка тартылуы да Айдар йогынтысы булып чыкты.
– Без кечкенәдән әти белән бергә төрле күнекмәләр ясый идек, уйнап-шаярып кына кул да көрәштерә идек, – дип сөйли ул. – Зуррак үскәч, Иске Салавычка спортзалга, секциягә йөри башладым. Төрле тренажерларда шөгыльләндек, аннан Ранил абый Сафиуллин җитәкчелегендә кул көрәше секциясенә язылдым. Чөнки ул чакта бу төркемгә йөрүче кызлар күп иде...
Дөрес, шөгыльләнүләр җитдиләнә барган саен, сафлар сирәгәя бара һәм соңгы ике елда инде Айгөл үзе генә йөри.
– Җиденче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Беренче елны ук район күләмендәге ярышка бардык, дүртенче урын алдым. Риза булмадым. Җиңәсе килгән иде, ул ярыштан үземә ачу чыгып кайттым...
Әнә шул ачу аңа тагын да ныграк шөгыльләнергә булыша да инде. Тырышлыгына, үҗәтлегенә бәрабәр җиңүләр озак көттерми. Сигезенчедә укыганда ук инде ул районда һәм республикада беренче урынны ала. Идел буе федераль округында исә көмеш медаль яулый. Аннан соңгы ике елда да республикадагы уңышын кабатлый, Идел буе төбәгендә шулай ук ике елда да 45 килограмм авырлыктагы кызга тиңнәр булмый. Быел Россия күләмендә дә чемпион калган, май аенда Европа күләмендәге ярышта да шушы авырлыкта өченче урын алган. Октябрьдә Төркиядә Анталия шәһәрендә үтәчәк дөнья чемпионатына барырга әзерләнә. Кыскасы, беренче җиңүен 2015 елда районда яулаган кызның бүген төрле дәрәҗәдәге ике дистәдән артык медале бар. Әле аларга төрле турнирларда, Сабантуйлардагы җиңүләрне дә өстәргә кирәк.
– Мин ике кул белән дә бердәй көрәшәм кебек, әмма җиңүләр сулы белән күбрәк, димәк, анысы көчлерәк, – ди ул. Быел ул спорт остасы таныклыгы ала.
...Әйтәм бит, авылдашлар белеп сөенә.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 135, 21.09.2018/)
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев