Хезмәт

Сердәш (сәхифә)

Аерылулар җанны телә - Аерылышалар. Дистә еллар бергә торганнары да, язылышып яши генә башлаганнары да. Аптыраш.

Аерылуны сорап гариза кермәгән атна юк. Я хатыны, я ире күтәреп килә. Килгән берсен аерып җибәрсәң, андыйларны дистәләп түгел, йөзләп саный башларсың. Әле дә ярый дуслашу вакыты бирү мөмкинлеге бар. Үгетли торгач, кайберләре гаризасын бирмичә кайтып китә. Инде быел да 62 гариза керде бит. Өч ай көттереп, 29ын барыбер аерырга мәҗбүр булдык. Их, мин әйтәм, безгә аларны аерып утыруны рәхәт дип беләләр микән. Икесе ике якка китеп барган шул парларны уйлап, йоклый алмый яткан төннәр никадәр. Җимерелгән, аяныч язмышлар бит алар.


Район судының беренче номерлы участогы җәмәгатьчелек судьясы Зөһрә Мәгъсүмҗан кызы Мөхәммәтҗанова белән очрашкан саен сөйләшүдә аерылышучылар проблемасын кузгатмый калмый. Күңеленә үтеп борчылганга, гариза күтәреп килгән бер парны да аерасы килмәгәнгә шундый ул.
- Аерылуның төп сәбәбе аракы, - ди ул дәвам итеп. - Ире дә, хатыны да эчкән гаиләдә нинди тормыш булсын. Ата улны, ул атаны белми. Элек эчкече иреннән зарланып хатын-кыз килсә, хәзер хатын эчә дип ирләр дә килә башлавы гарьләндерә. Оят, валлаһи. Бала анасы, ир хатыны ничек авыз күтәреп аракы эчеп утырырга кирәк. Хәзерге яшь хатыннарның сабырсызлыгына, тәртипсезлегенә шаккатарлык.


- Аерылышуларда инициатива күрсәтүче, сәбәпче хатын-кыз димәкче буласыз мәллә?
- Алай ук дип әйтмим инде. Әнә, хатын-кызның акыллылыгы, сабырлыгы, бала хакына барысына да түзүе, ир хакын хаклавы нәтиҗәсендә быел 11 гариза кире алынды. 11 гаиләдә тормыш җимерелмәде, балаларга җан җәрәхәте ясалмады дип сөендем. Шулай да, гаиләдә күп нәрсә хатын-кыздан тора. Акыллы хатын һәрвакыт иренең мәхәббәтен яуларга, аны бәхетле һәм канәгать итәргә, мөмкин кадәр иренең гадәт-фигыльләрен өйрәнергә тырыша. Хатын-кызның гаиләсе өчен җаваплылыгы ир кешенекеннән күбрәк. Әлеге җаваплылык хатын-кызны гаиләсен туры юлга бастырырга, аларны начарлыклардан сакларга этәрә. Ул гаиләсендә кимчелек күрсә беркайчан да эндәшмичә калмый. Аны зурга җибәрмичә вакытында төзәтү хатын-кызның гына хәленнән килә. Ул ирнең ата-анасын да хөрмәтли. Ә бала анасы буларак, җәмгыятьтәге урыны да бик зур. Иренең, балаларының уңышларында хатын-кызның роленә аерым әһәмият бирелә. «Уң кулы белән бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тирбәтүче» дигән гыйбарә бер дә юктан чыкмаган инде.

Реклама


- «Ашлык уңса - җирдән, хатын уңса - ирдән» дигәне дә бар бит әле аның. Гаилә бөтенлегендә ир кешенең дә роле бик зурдыр.
- Ир-кеше хатынының өс-башын карасын, гаиләсен тәэмин итсен. Хатынына ирләр кулы сорый торган эшләрне кушмасын, аны тиешсез урыннарда йөртмәсен, бозык, холыксыз хатыннар белән аралаштыр-масын. Йорт эшендә булган аз-маз гаепләре өчен дә каты сүз әйтмәсен, күңелен кайтарырлык гамәлләр кылмасын, аны үзеннән риза итәргә тырышсын. Һәм һичбер вакыт аңа кулы белән сукмасын. Гомумән, гаиләләрнең бөтенлегендә һәр ике якның да роле зур. Әмма тагын бер тапкыр кабатлыйм: монда хатыннарга зуррак урын һәм мөһимрәк роль бирелгән.


- Әйе шул, хыянәт дигәне дә нигездә хатын-кыздан башлана, диләр.
- Әйе, көтүче кертмәсә, терлек уҗымга керә алмый инде. Хатын-кыз үзе башламаса, ир-ат берничек тә аңа килеп ябышмый. Хатын фәкать үз ире өчен генә бизәнергә, ире каршында гына матур күренергә тырышып, үзенең барлык зиннәтләрен, бизәнгечләрен кулланырга тиеш. Иренең мәхәббәтен яулый алган хатыннар картаймыйлар, бәхетле булалар.
- Аерылышуларның сәбәбе эчкечелек, бер-берсен аңлап яшәмәү, хыянәт дип әйтәсез инде алайса.


- Әйе. Аннан материаль факторлар, яшьләр тормышына өлкәннәрнең тыкшынуы сәбәпле аерылучылар да бар. Эшсезлек үзе бер проблема. Яшь ир эш таба алмый йөри. Аз акчалысының гаилә бюджетына файдасы аз. Менә китә тавыш. Хәзерге кызларда сабырлык җитми. Көндәлек тавыштан икесенең дә түземлеге бетеп аерылышалар. Аннан акчасы аз дип бер эш тә эшләмичә. әти-әнисе җилкәсен кимереп ятучы яшь ирләр дә күбәя бара. Әби-бабай пенсиясенә дөньясына төкереп яшәүче ир-атларга шаккат-малы. Хатынын, балаларын күз уңында тотып төпле гаилә тормышы алып бара аламы инде ул? Яшьләр тормышына өлкәннәрнең кысылуы артыкка китсә дә бик ямьсез. Килен белән кайнана мөнәсәбәте үзе бер проблема. Өлкәненә юл куеп, яшьләренә тыңлап, килешеп кенә яшисе дә бит. Монысы аерым тема, аерым мәкалә. Кайчандыр бер-берсе өчен өзелеп торган парларга кинәт бер-берсеннән туеп, судка гариза күтәреп килгәнче кат-кат уйларга киңәш итәр идем. Җимерүе тиз, әмма төзүе шактый кыенга туры килә. Гаилә тормышында бигрәк тә. Бер киселгән икмәкне кире ябыштырып булмаган кебек, кабат төзи дә алмавыгыз бар. Ә сездән калган ятимнәр турында да әйтеп йөрәгемне тагын авырттырасым килми.
- Күреп торам. Аерылышуга керткән гаризаларга бер дә тыныч кына карый алмыйсыз. Аерылган язмышлар, таркалган гаиләләр бер дә матур тәэсирләр калдырмый шул. Авыр һәм җаваплы эшегездә ходай сабырлыклар бирсен, сәламәт булыгыз.
Зөһрә Мәгъсүмҗановна белән Хәлил Нәкыйпов сөйләште.


Тун харап итте
Әти-әнине әйтәм. Бигрәк кысмыр булдылар. «Кияүгә чыккач ирең алыр», дип бер тун алмадылар. Кияүгә дә чыктым. Кызыккан туным һаман юк әле. Шул тун дип иремнән дә колак кактым. Өч елга якын яшәп бер тун алып бирә алмады. Күп акчалы рәтле эше дә юк иде. Бөтен тапканы ашарга, йортка вак-төяк алырга китеп барды. Теләгән киемнәремне дә алып бирә алмагач, ни нәрсәмә дип кияүгә чыктым мин аңа. Яратышып яшәсәк тә, кайттым да киттем. Һәм ник алай иттем дип үкенеп туя алмыйм хәзер. Мин китүгә озак тормыйча, тагын өйләнде бу. Зурлап туйлар да ясап тормадылар. Кешеләр аркылы белешеп торам, чөкердәшеп яшиләр ди, хатыны балага да узган икән инде. Их, мин әйтәм, туны да бер булган булыр иде әле. Салкын мендәр кочаклап йоклыйм хәзер. Берсе дә кияүгә алам, тунлы итәм дип тормый. Гаилә булып яшәгән шушы кыска гына чорда яшь кызларга киңәш бирердәй акыл алдым. Үзегезнең бөтен капризларыгызны үтәтердәй бай егетләр эзләп азапланмагыз. Үз тиңеңне очраткансың икән, кияүгә чык, тор бер-береңә булышып, аңлашып. Мәсьәләнең материаль ягы икең бергә җиңелрәк хәл ителә ул. Аннан гына таләп итеп, үз дигәнемчә генә яшәмәгән булсам, мин дә әле һаман яраткан кешем белән торыр идем, бәлки тунлы да булган булыр идем инде. Икең бердәй тырышсаң, хәл ителмәслек әйбер юк бит ул. Сез нинди фикердә?
Балтачтан А.


Түзим микән?
Миңа кияүгә чыкканда бер дә андый түгел иде. Көлеп кенә тора. Зур бүләкләр дә өмет итми. Хәер, бүләкләр бирешүне бик өнәмәгәнгә, туган көненә, 8 Мартка вак-төяктән башкасын алган да булмады. Өйләнеп бер ай чамасы бергә торгач. бигрәк тә беренче балабыз тугач башланды хәлләр. Аның рәвешкә киеп барырдай матур күлмәкләре дә юк икән, иптәш хатыннары шикелле матурлык салоннарында утыра, чәчләр, тырнаклар да ясата алмый икән. Гел үз эшемә чумганмын, аның турында сирәк кайгыртам имеш. Гаиләгә акча керсен, нужа күрмәсеннәр дип тырышып йөргәнне санга да сукмый. Баланы алам да китәм дип куркыта. Бала караудан башка эш тә кушкан юк инде үзенә. Аш-суны да әни әзерли. Әле әти барында әзрәк тынычрак иде, сабырлык кына күрсәтеп торган икән. Рәхимсез авыру әтине арабыздан алып киткәч, тәмам котырынды. Эт булып арып эштән кайткач та, бала каратмакчы була. Кызыбызга ягымлы әни булып, аны тәрбияләп үстерәсе булмагач, нәрсәгә кияүгә чыккандыр? Иптәш малайлар белән сөйләшкәндә «минем баштан да үтте андый хәлләр», диләр. Хатын-кызны, бигрәк тә хәзерге кызларны аңламассың. Нәрсә җитми дә, нәрсә өмет итәләрдер инде алар. Үзләре дә белмиләр. Безнең әниләр ул яктан сабыр булганнар, алтын булганнар икән. Әмма нинди булса да яратам бит шул хатынны, җитмәсә уртак балабыз да бар. Сабыр итеп, тынычланыр әле бер дип аерылмыйча түзим микән? Сез нишләр идегез?
Исемем редакция өчен генә.


Биемә дә, биетмә дә
Киленгә ярыйм дип, үзем үзем булудан туктадым бугай инде. Бер уйлаганда бик яхшы инде бу. Әллә никадәр начар гадәтләрдән арындым. Киленнең берәр эшен ошатмасам, тизрәк китеп бару ягын карыйм. Алайса шунда торсам, өйрәтмичә түзә алмам кебек. Соңыннан килеп карыйсың, эш ялт итеп эшләнгән. Шуңа күрә эшенең ахыргы нәтиҗәсен күрмичә кемгәдер акыл өйрәтергә ашыкмаска кирәк дим. Бу өйләнгән малае белән бергә яшәгән гаиләдә аеруча мөһим. Кайнана буларак, иң элек үзеңне килен урынына куеп карарга кирәк. Аның кебек үзең чит бер гаиләгә килеп «яши башлап» кара. Малае белән килене арасына тыкшынып, аларны аерылышуга китергән таныш гаиләләр аз түгел. Малайга әнисенең киленнән гел гаеп эзләп торуы ошамый, килен дә моны аңа гел тукып тора. Яраткан хатынын яклап әнисе белән талашып ятсын мени инде ул. Үзара әйткәләшә башлыйлар. Һәм моның ахыры күп очракта аерылышу белән тәмамлана. Шуңа күрә киленле йортта үзегезне тота белегез дип әйтәсе килә. Аның кубызына үзең дә биемә, үз кубызыңа аны да биетмә. Монда иң зур ярдәмче булып сабырлык һәм олы йөрәклелек тора.
Мәймүнә



Күңелсез саннар
Быел беренче яртыеллыкта аерылышуны сорап 51 пар судларга гариза язган. Аларның 11е кире кагылган, 32се канәгатьләндерелгән.
Төп сәбәп парларның бер-берсен аңлашмавы (23 очрак) һәм иренең яки хатынының эчкечелек белән шөгыльләнүе (6 очрак).
Узган ел беренче ярты елда 39 гариза кереп, 21е канәгатьләндерелгән.
2011нче ел белән чагыштырганда да бу саннардан күңелле нәтиҗә ясап булмый. Үсешкә барабыз.

Сәхифәне Хәлил НӘКЫЙПОВ әзерләде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: