Хезмәт

Сез барында безгә бик рәхәт

Дүртебезнең дә оныкларыбыз булып, үзебез әби-бабай булсак та, «әти-әни» диеп әйтер кешеләребез булу белән без бик бәхетле. Без дигәнем - Көшкәтбашта яшәп гомер итүче Сания һәм Тәлгать Нургалиев балалары.

ин әти-әниемнең арыдым, бераз ял итим дигәнен ишеткәнем булмады. Алар гомер буе эшләделәр. Без бәләкәй чакларда йокыдан уянганда, әти белән әни өйдә булмыйлар иде инде. Әти озак еллар тракторда, әни фермада эшләде. Икесе дә орденлы, дистәләгән медальле алдынгы колхозчылар, «бишьеллык хезмәт ударниклары» иделәр, рәсемнәре гел районның Мактау тактасында булды.

Кешедән алда булырга, кешедән артыграк булырга тырышып, гомер буе тәртип белән эшләделәр, яшәделәр.
Әниемнең яшь чагын мин уйламаска тырышам - күңелем елый. Япь-яшь килеш Яңгул иленнән килен булып төшкән төп йортта ул вакытта ике кайнана - яшь әби, карт әби (урыннары җәннәттә булсын, карт әби авылдагы 100ләп баланың «кендек әбисе», чибәр абыстай иде), өч каенсеңел, һәр җәйне Ташкенттан кайтып бездә яшәүче Маһруй апа (карт әбинең кызы)... Бер кайнана белән килешә алмаучы хәзерге яшьләр өчен әниемнең сабырлыгы, һичшиксез, үрнәктер.

Балачактагы бер вакыйга күңелдә уелып калган. Фермадан эштән кайткач, кышкы караңгы кичтә, әни кер чайкарга чишмәгә мине алып төшә. Керосин фонаре тотып торырга. Ачы җил фонарьне сүндереп лә сүндерә. Мин Нәсимә апаларга кереп, кабыздыртып чыгам гына - тагын сүнә. тагын керәм... Ачы җилле кышкы караңгы кичтә бозланган керен яланкул чайкаучы әнием минем... Ул юган керләр әле дә четер ак, пешергән ризыклары телеңне йотарлык, өйдәге тәртип - сокланырлык.

Реклама


Без бәләкәй чакта әни теккән күлмәкләрне киеп үстек. Иртә таңнан кичкә кадәр эштән кайтып кермәгән әни ничек җитешкәндер: Сабантуйга безгә (өч кызына) теккән искиткеч күлмәкләр, әбигә канатлы алъяпкыч, күпертмә җиңел бала итәкле күлмәкләр - балачакның якты да, шул вакытта моңсу да бер хатирәсе.


Олы яшьтә булсалар да, умарталар тоттылар, әле сыерны бетергәннәренә дә озак түгел. Әти бакчада ниләр генә үстерми - ак, кызыл, кара карлыган, күп төрле җиләкләр, чәчәкләр - эшләп яшәүнең, тормышта эштән тәм табуның ачык мисалы. Әтием яшь чагында теккән дә, бәйләгән дә. Без белгән дә ул авылда антенналар, тимер челтәрдән гөл аслыклары ясаучы, агач юынып тәрәзә йөзлекләре, капка бизәкләре иҗат итүче булды. Безнең капкага ел саен «Иң чиста йорт» тамгасы эленде. Тракторда эшләп караеп, тупасланган куллары ясаган рәсемнәргә без шакката идек. Әти белән әни беркайчан зарланмый торган, хәзерге тормышка шөкер итеп, булганын матурлап яши торган кешеләр.


Ул һәм кызларының, килен-кияүләренең, 9 онык, 10 оныкчыкларының ихтирамын тоеп, алдагы көннәрендә дә тазалык, тигезлек белән, балалары өчен сөенеп яшәргә насыйп булсын үзләренә. Олы рәхмәтемнең меңнән бер өлешен генә булса да ирештереп, мин әниемә яраткан җырымны багышлыйм.


Ак көннәрең, бәлки, аз булгандыр,
Югалттың шул инде саулыгың.
Кара кайгыларны күрсәң дә син,
Каралтмадың, әнкәм, яулыгың.
Ак төсләрне әллә бик сөйгәнгә,
Чәчләрең дә бүген ак синең.
Күңел күгемдәге якты кояш -
Ак яулыклы әнием минем.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: