Хезмәт

Сезгә изге теләктә

Язмыш җилләре адәм баласын әллә кайларга илтеп ташлый икән. Нократ елгасы артыннан Татарстанга килеп эләгермен дип, беркайчан да башыма китермәдем. Бүгенге көндә Шеңшеңәр авылында яшәп ятам. 8 яшьлек улым белән әздән генә урамда калмадык. Монысы үзе бер тарих.

Реклама

«Хезмәт» газетасы аша шушы җирлектә яшәүче авыл халкына иң зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Кемнең кемлеге хәсрәт килгәч беленә. Беркемне белмәсәм дә, авыр хәлдә калгач, ярдәм итәргә теләп ишегемне шакучылар күп булды. Үзләреннән өзеп, күчтәнәчләрен күтәреп килгән апаларны күргәч, тамагыма тыгылган төердән рәхмәтемне дә әйтә алмадым бугай. Рәхмәтемнең иң зурысы, хөрмәтемнең иң олысы «Маяк» хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил абый Хаҗиевка. Кешелекле, ярдәмчел җитәкче улым белән мине өйле итте. Гомумән, хуҗалыкның кайсы тармак җитәкчесе янына йомыш белән барсам да, вакытында хәл итәргә ты­рыштылар. Бу язмамда җирле үзидарә рәисе Раузит абый Галиевка да зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Сезнең хезмәткәрләрегез дә үзегез кебек кешелекле, мәрхәмәтле икән. Хөрмәтле шеңшеңәрлеләр, хәзерге заманда ярдәм итәргә әзер торган кешеләр бик сирәк. Әмма сез башка. Мине читләтмәгән өчен авыл халкына, улымның хәлен аңлаган мәктәп укытучыларына, һәрчак ярдәм итәргә әзер торган хезмәттәшләремә рәхмәт әйтеп, һәрберегезне язмыш җиле яман бәндәләрдән сакласын, исән-имин, кайгы-хәсрәтсез яшәгез дигән теләктә калам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: