Сезнең хезмәт лаек мең хөрмәткә
Җиргә мамыктай ап- ак карлар яткан көннәрдә, 28 ноябрь көнне мөхтәрәм җитәкчебез – “Кызыл юл” хуҗалыгы рәисе ФЕРДИНАНД ХӘЙРУЛЛИНның күркәм юбилее – 50 яшь тулган көне.
Хөрмәтле җитәкчебез! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, эшегездә тагын да зур уңышлар, гаилә бәхете, хәерле озын гомерләр телибез.
Фердинанд Нургаянович җитәкчелеккә хуҗалыкның алдынгы карашлы булып өлгергән чагында килде, шуңа да аңа ирешелгән уңышларны сакларга – оештыру эшләренә җиң сызганып тотынырга, хезмәт коллективлары белән ныклап эшләргә, икътисадый базаны тагын да ныгытырга, эшчәнлекне җәелдерергә туры килде. Ләкин үз кешебез югалып кала торганнардан түгел иде. Яшь чагы туган як кырларында комбайнчы ярдәмчесе булып узган, армиядән кайткач та туган колхозында автокранны иярләгән, хәләл көче белән эшмәкәрлеккә кереп киткән егетебезгә туган як сулышы хуҗалыкның яшәешен алга әйдәргә ярдәм итә. Җитәкчелек итү дәверендә Ферд謬¬нанд Нургаянович үзенең укымышлы, кызыксынучан, максатчан, энергияле җитәкче булуын мең кат раслады. Ул эшләгән 13 ел эчендә “Кызыл юл” җәмгыятендә нинди генә үзгәрешләр булмады! – хәзер безне республикада да беләләр! Аның алыштыргысыз җитәкчелек алымнары, эшкә иҗади якын килә белүе нәтиҗәсендә хуҗалыгыбыз терлекчелек өлкәсендә дә, игенчелектә дә зур уңышларга ирешә. Җитәкчебез гел эзләнүдә – яңа технологияләрне өйрәнеп, экспериментлар ясый, кулланышка кертеп карый. Сөт җитештерүчеләрнең Америкадагы Бөтендөнья форумында катнашып кайткач та, белгечләрне укытып, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә сизелерлек үсеш бирүче алымнарны файдалануга кертүе шуның бер мисалы. Күпме терлекчелек объектлары ремонтланды, һәм дә яңалары эшләнде, күпме җиһазлар алынды, күпме техника булдырылды, саный китсәк, газета битләре дә җитмәс. Хәзер менә Чутайда 1000 башка исәпләнгән сөтчелек комплексы сафка басып килә. Күпме кешегә эш урыны, уңайлы шартлар, яшәү өчен мөмкинлекләр тудырыла.
Фердинанд Нургаянович үз эшенә гаять тә бирелгән кеше, авыл халкына, кешеләргә игътибарлы, хезмәт кешесенә мөнәсәбәте аеруча да яхшы, рухи һәм матди яктан кайгыртырга гына тора.
Фердинанд Нургаянович! Сезнең белән бер коллективта эшләвебезгә без чиксез бәхетле, алга таба да хуҗалыгыбызны гел шушылай тотрыклы шартларда алга алып барырга, зурдан-зур уңышларга ирешеп эшләргә һәм яшәргә язсын. Мул, имин тормышта, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, шатлык-куанычларга күмелеп, улыгызның игелеген күреп яшәргә, ирешкән казанышларның бәрәкәтен, рәхәтен күрергә язсын! Беркайчан да борчу-мәкшәкать күрмәгез, гел шатлыктан торсын гомерегез, тормыш киртәләре очрамасын, изге калсын керсез күңелегез.
Иң изге теләкләр белән «Кызыл юл» хуҗалыгы хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев