Хезмәт

Сезнең янда күңел яктыра

Гаиләдәге тигезлек, матур тормыш беренче чиратта хатын-кыздан тора. Зәйтүнә Габделхакова да шул фикердә. Хәер, ул үзе дә гаилә нигезен ныклы итеп саклаучы әни, килен, кадерле тормыш иптәше бит.

Реклама

Аш-су бүлмәсендә мәш килгән чак. Аллаһу хак диеп әйтеп куюым кечкенә улымда зур кызыксыну уятты:
- Әни, ник алай дип әйтәсең?
- Ул сүзне аңа Зәйтүнә апа өйрәтте, - дип җавап бирде абыйсы.
Улымның гади генә бер соравы Зәйтүнә ханым белән танышкан көнемне искә төшерде. Моңарчы Зәйтүнә Габделхакованы күреп белсәм дә, аның белән якыннан аралашканым булмады. Район үзәк хастаханәсендә очраклы гына танышуыбыз миңа зур тәрбия чарасы булды. Үтә дә сабыр булуы, гел кешеләргә яхшылык кына эшләргә омтылуы сокландырды. Сызлануларга түзәр әмәл булмаганда да авыруын тирән яшереп, елмаюлы карашы белән тирә-юньдәгеләргә яхшы энергия өләшүен, киңәшләре белән туры юл күрсәтүен күреп чиксез гаҗәпләндем. Һәм әйтергә кирәк, үземә моннан зур тәрбия алдым. Юкса, без - хәзерге яшьләр кечкенә генә уңышсызлыкка да уфтанып, зар еларга яратабыз. Шеңшеңәр авылы китапханәсе мөдире Зәйтүнә Габделхакованың үз эшенең фанаты булуын якыннары бик яхшы белә. Үзен тулаем эшенә багышлап, кешеләргә матурлык бүләк итү уе белән китапханәгә ашыгучы Зәйтүнә эш мәшәкатьләре белән еш кына авыруларын да онытып җибәрә. Ваемсызлыктан түгел, ә хезмәтен намус белән җиренә җиткереп башкарганга ул. «Кеше эшкә ял итәргә бара, ә син тилереп эшләп, сәламәтлегең турында да онытып җибәрәсең» диючеләр дә аз түгел аңа. Үзенә тапшырылган эшкә бармак аша карарга өйрәнмәгән шул ул, тәрбия андый түгел. Гаделлек, намус һәм тырышлык үрнәгендә буй үсә ул. Зәйтүнә килен булып төшкән Габделхаковлар гаиләсе дә авылда күркәм гаиләләрнең берсе. Бигрәк тә бер-берсенә хөрмәт һәм ихтирам белән караулары, әти-әни сүзен зурлаулары сокландыра.
Зәйтүнә Ор авылында дөньяга килә. Марзыя апа һәм Габидулла абый балаларын кечкенәдән тырыш, инсафлы, кешелекле итеп тәрбияли. Балалары тормыш корып, үз гаиләләре белән яши башлагач та Марзыя апа: «Өлкәннәрне хөрмәтләп яшәгез, якты йөзегезне, тәмле телегезне жәлләмәгез», - дип өйрәтә. Дөрес әти-әни тәрбиясе алып үскән Зәйтүнә Сания апа белән Габделфәрт абыйлар гаиләсенә килен булып килгәч тә, өлкәннәрне үз әти-әниседәй якын күрә, аларны ихтирам итеп яши.
- Ничек хөрмәт итмисең, ди аларны. Алар бит кадерле тормыш иптәшемнең газиз әти-әнисе. Димәк, минеке дә. Бербөтен булып яшәмәгәч, бу дөньяның ни кызыгы бар. Әти-әнидән дә олы кеше юк бит дөньяда. Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык. Шуңа да җир йөзендә үкенмәслек итеп яшәргә кирәк, - ди Зәйтүнә ханым.
Чыннан да, хатын-кыз өчен балалар иминлеге, гаилә тигезлеге, якыннарының ихтирамы иң мөһиме. Зәйтүнә ханым шулар белән бәхетле. Туган нигезенә кайтса, газиз әнисе, туганнары якты йөз белән каршы ала, ә үз йортында исә әти-әнисе, тормыш иптәше Ринат, кызы Гөлназ Зәйтүнә ханым өчен үлеп тора. Гаиләдә тигезлек, бер-береңне аңлау һәм хөрмәт булганга Габделхаковлардан бервакытта да кеше өзелми. Балалар-оныклар, кода-кодагыйлар, туганнар һәммәсе дә якын итеп шушы нигезгә җыела. Чөнки биредә май кояшы кебек балкып, һәрбер кешегә хөрмәт күрсәтүче, олыны-олы, кечене-кече итүче, үтә дә мәрхәмәтле Зәйтүнә бар шул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: