Хезмәт

Шагыйрь һәм Балтач. Тыгыз элемтә

Фәнис - Нурсөя, Нурсөя - Фәнис. Ул шагыйрьнең тормыш юлдашы. Ябык иңнәренә дөнья йөген күтәреп, Фәниснең гомер агачына үз гомерен ялгый, аның офыклары киңәйсен өчен машина йөртергә өйрәнә. Фәнис Яруллин тормыш юлында дулкыннарга бәргәләнә бәргәләнә үзенең ярларына таба барды. 2011 нче елның 9нчы декабрендә бөек язучыбыз мәңгелеккә күзләрен йомды.

Реклама

Мин 1967нче елдан шагыйрь белән таныш. Хастаханәдә ятканда Яруллиннар гаиләсе белән киңәшеп, авыруларга бирешмәү серләренә өйрәндем. Ә үзем мәдәният өлкәсендә эшли башлагач, Фәнис белән Нурсөя безнең районга кайттылар (соңгы 30 елда 9 тапкыр). Хәтеремдә, беренче тапкыр 1972нче елда Чаптар авылына кайткач, минем абый Мөхәрләм Сәләхов гаиләсендә кыз бала туды. Алар баланы күреп: «Безне Ходай мондый бәхеттән мәхрүм итте», диделәр. Шул көнне абый кызына Нурсөя исеме кушты. Университетны кызыл дипломга тәмамлаган Нурсөя бүгенге көндә гимназиядә татар теле укыта, 2 бала әнисе. Нурсөя гимназиядә Фәнис Яруллин иҗатын актив аңлатып, тормыш юлын үрнәк итеп куючы. Берничә тапкыр Балтач урта мәктәбе укытучылары Ленура Сафина, Вәсилә Фазлыева (пенсиядәге остазлар) белән иң яхшы укучыларны Фәнис Яруллинга кунакка, аның иҗатын, тормышын күрсәтергә алып бардылар. Бу хакта язучы үзенең «Көн сулышы» китабында һәм «Минем Нурсөяләрем» очеркында язып чыкты. Балтач урта мәктәбендә фотостендлар, язучы почмаклары мәктәп стеналарын бизәп тордылар.
Нурсөя-Фәнис 1994нче елның сентябрендә Бөрбаш мәктәбендә һәм мәчетендә булдылар. Иман йортында шагыйрь шәкертләр һәм дин сабагы алучы кыз балалар белән очрашып, аларга үз тормышын, мәчет һәм киләчәге хакында сөйләде. Бу сөйләшү әңгәмә рәвешендә барды. Мәктәп директоры Габделхак Исхаков, Җәлил хәзрәтләргә рәхмәт әйтеп, фотоларга төшеп, кайтышлый Норма мәктәбендә булдык. Биредә Татарстанның атказанган укытучысы В.Гарифуллин озатуында мәктәп белән танышып, укыту-физик, тәрбия эшләре хакында әңгәмәләр алып барылды.
Шулай ук районыбызда кунакта булганда язучы Көек авылында, СМУ клубында очрашуларда катнашып, үз әсәрләреннән концертлар карады. Нормабаш авылы урманында бал кортлары караучы Сәлимә Гыйльметдинова һәм умартачы Нәкыйп әфәнде умарталыкта корт карау серләрен сөйләделәр, андагы елганың суыннан чәйләрен эчерделәр. Шагыйрьнең безнең районда күп тапкырлар булуы, аның 30 елдан артык Балтач белән элемтәдә торуы уңаеннан, район Советы башкарма комитеты һәм Балтач авыл Советы карары нигезендә, элеккеге Нагорная урамы Фәнис Яруллин урамы дип үзгәртелеп, шагыйрь катнашында аның исемендәге язулар биш урынга кагылды. Шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин әйтүенчә: «Без кешеләрне үзләре исән чакта зурларга тиеш». Бу бик дөрес. Үз исемендәге урам булу язучыга дәрт өсти, рухландыра иде. Фәнис әфәнденең «Кызларның кызганнары» спектаклен сәхнәгә куйгач, катнашучылар язучыда кунакта булдылар.
2нче кат тәрәзәсеннән ишек алды күренә иде. «Әнә урамда шундый кешеләр бара, шулай киенгәннәр дип», Фәнис әйткәч, безнең белән булган Рөстәм шаккатты: «Без утырып берни күрмибез, син ничек күрәсең?». Баксаң, язучы шифоньер өстендәге көзгедән урамны карап ята икән.
1986нчы елда язучының «Бай әти» спектаклен минзәләлеләр Балтачта куйды. Соңыннан очрашуда мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Михайлов, үзәк китапханә мөдире М.Хәбибуллина, редакциядән Ә.Фазылҗановлар язучы белән очрашып, аның иҗаты, тормышы белән кызыксынып, күп сораулар биреп, әңгәмә кордылар.
Ф.Яруллин яшәүне мәгънәле итү өчен кешеләргә бер җыр калдыру да җитә дия иде. Мин бу кешенең йөз кешегә җитәрлек газапларны ялгыз күтәреп тә, сыңар күз яше дә тамызмаганын, әмма моңлы җыр тыңлаганда керфекләрен чылатканын беләм. Ул бик олы йөрәкле шагыйрь, драматург, прозаик иде.
Р.З. Үземнең тормышым, Нураниям белән дә мин аларга бәйле. 1973нче елда техникумның бухгалтерлар бүлегендә укучы Нурания аларга килеп, минем белән очрашып, бергәләп аларда кунак була идек. Фәнис: «Кем белә, килен булырлыгы булса, бу балыкларны чистартып, пешереп, безне сыйласын», дип 19 яшьлек Нуранияне оялтып бетерә иде. Нурсөя исә безнең яклы иде. 1973нче елда техникумны кызыл дипломга тәмамлап, Нурания Прибалтикага, Калининградка эшкә китте. Балалар йортында үскән кызның шуннан Ф.Яруллиннарга кайтып, 1974нче елда миңа тормыш иптәше буласына ул чакта ышану кыен иде. Ул биргән Нурания Балтач туфрагында 38нче елын тора. Без аның белән 2 малай үстереп, аларга югары белем бирдек. Нурания-Нурсөя бүген дә нык элемтәдә яшиләр.

Рәсемдә: яраткан язучыбыз белән әңгәмә корып утырган мәлем.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: