Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Шагыйрь йөрәкле солдат

Ветераннар илебездә Җиңү көнен бәйрәм иткән мизгелне үзләренә генә хас хис-кичерешләр белән сөйлиләр. Мәйданга җыелып, бар халыкның Бөек көнне туганнарча уртаклашуы, җырлап-биеп бәйрәм итүе, чыңлы гармун тавышлары - онытырлыкмы соң!

Көттереп килгән, маңгай тире белән генә түгел, кан белән дә яуланган, меңләгән гомерләр өзелү хисабына ирешелгән Җиңү яме һәр йортка, һәр гаиләгә үтеп керә. Сазлыклы урыннарда фашист илбасарларын тар-мар итүләр, җиңүне якынайту өчен җил-давыллы яңгырда, карлы буранда, чыдап булмаслык эсседә, көнне - төнгә ялгап, алга барулар - берсе дә эзсез узмый, һәр солдатның күңелен, тәнен камчылый, мәңге җуелмаслык булып йөрәкләргә уела.
Авылыбызның шагыйрь йөрәкле солдаты булган Фаик Гыйләҗев - минем әтием. Ул 1922нче елның 11нче апрелендә Шеңшеңәр авылында туган. 20 яшьлек егет 1942нче елның февралендә 73нче номерлы укчы полк составында Мәскәү асты сугышларына җибәрелә. Аннан озын фронт юлы... Курск дугасы, Сталинград сугышлары, Польша, Чехословакияне азат итү, Берлин. Бу авыр юлларны сыкранмыйча, өмет белән узарга тылда калган туганнар, сөйгән ярлар ярдәм иткән.
Исеңдәме, иркәм, мин киткәндә,
Синең белән соңгы очрашу.
Дошманнарны җиңеп, мин кайтырмын,
Килми калмас безнең күрешү.
Сине сагынып, синнән хатлар көтәм,
Кайнар сәлам язам мин сиңа.
Синнән алган һәрбер сәлам хаты
Көч һәм дәрт бирә миңа.
...Киләчәктә безнең тормыш тагы да
Матурланып чәчәк атачак,
Безгә каршы күтәрелгән ерткыч - Гитлер
Хәрәкәтсез җирдә ятачак.
Бу юллар әтиемнең әниемә (әле өйләнешмәгән булалар) фронттан язган хатыннан өзек. Баштанаяк коралланган кансыз дошман илебез башкаласы Мәскәүгә якынлашкан иң авыр көннәрдә үк инде гап-гади авыл егете дә үзләренең барыбер җиңәсенә тирән ышана, меңнәрчә совет солдаты белән бер сафта якты киләчәк өчен батырларча көрәшә. Бөек Җиңүне ул корал белән генә түгел, салкын окопларда каләм белән дә яулаша.
Йөзләрчә солдатлар белән бергә дошман атакаларын кире кайтаруда катнаша. Төрле якта мина тавышлары яңгырый… Югарыдан бертуктаусыз пуля яңгыры коя…1942нче елның маенда әнә шундый бәрелешләрнең берсендә күрсәткән батырлыгы өчен "Батырлык өчен" медаленә лаек була, әмма медаль аңа 1949нчы елның 16нчы маенда гына тапшырыла.
1942нче елның августында аларның часте каты сугышлар алып бара. Әнә аларның ротасы атакага күтәрелә. Колак төбендә сызгырган үлемнән котылу өчен бердәнбер юл - мөмкин кадәр тизрәк дошман окопларына барып җитү. Калганын нәфрәт һәм үч уты белән янган солдат кулындагы рус штыгы хәл итә. Монда җитезлек, тәвәккәллек, куркып калмау мөһим. Шул мәхшәрдә пуля тиеп, әтиемнең аягы каты яралана. Ул көнбагыш басуында ятып кала. "Әле ярый чигенү булмады, әсирлектә кала идек", - дип сөенеп сөйли торган иде. Аны санитарлар табып ала һәм 3666нчы номерлы эвакогоспитальгә озаталар.
Кара савыты эчләрендә
Әйләнә каләмнәрем.
Сөйгән ярым Галиябану,
Ялкынлы сәламнәрем.
Матур буяулап эшләнгән
Кулымдагы таягым.
Канлы фронт эчләрендә
Ранный булды аягым.
Яулыклар белән төрсәм дә,
Агып чыкты каннарым.
Явыз дошман утларында
Чыга язды җаннарым.
Койкама утырамын да
Карыймын як-ягыма.
Әти-әни, туганнарым,
Басалмыйм аягыма.
Үтәр еллар, үтәр авыр көннәр,
Ничек булыр инде киләчәк?
Сорау куям, җавап бирә алмыйм-
Тормыш үзе җавап бирәчәк.
Юк, бирешмим әле чит уйларга,
Матур тормыш безгә киләчәк.
Туган җиребез өчен көрәш бара,
Минем халкым барыбер җиңәчәк, -
дип, шул заман солдатына хас булганча, эчке ышаныч белән тәмамлый ул шигъри хатын.
Госпитальдән чыккач, нестроевой частька җибәрелә. Әмма моның белән һич тә ризалашырга теләми ул. Көн дә командирыннан үзен алгы сызыкка җибәрүләрен үтенә һәм теләгенә ирешә. 1943нче елның гыйнварыннан 18нче номерлы мотоукчы бригадага билгеләнә. 1943нче елның августыннан 1381нче номерлы артиллерия частенда хезмәт итә, зенит пушкасына төзәүче итеп билгеләнә. Данлыклы Курс дугасы сугышларында катнаша. Күп кенә дошман самолётларының башына җитәләр. Шушы частьта җиңү көненә кадәр сугыша. Кызыл Армия составында бик күп торак пунктларны азат итүдә катнашканнан соң, алар көнбатышка юнәлә. Шартлаулар тынып торган арада язылган хатларында мондый юллар бар:
Көнбатышка, озын ерак юлга,
Гөрләп уза безнең танкистлар.
Артиллерия залпом ут ача да,
Төтен булып оча фашистлар.
Туган илем өчен, газиз анам,
Безне үстерде хәләл сөтегез.
Көчегездән килгәнчә, фронт өчен,
Җиңү өчен ярдәм итегез.
Без еракта, канлы көрәштә,
Безне көтә Туган илебез.
Озакламый шатлыклы көн килер,
Без кайтырбыз, безне көтегез.
Ләкин аңа Берлинга барып җитәргә насыйп булмый. Бөек Җиңү хәбәрен Берлиннан 30 чакрым читтәге шәһәрдә ишетә. 1945нче елның декабрендә ул туган авылы Шеңшеңәргә кайтып төпләнә. 1987нче елның 14нче маенда йөрәк өянәгеннән кинәт вафат була.
Аның "Берлинны алган өчен", "Праганы азат иткән өчен" медальләре бар.

1. Медаль "За взятие Берлина", 2 май, 1945ел

2. "Медаль за освобождение Праги", 9 май, 1945ел

3. Медаль "За Победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.", 13 июль, 1946 ел

4. Медаль "За отвагу ", 16 май, 1949 ел

5. Орден Отечественной Войны 1 степени, 14 март, 1985 ел

Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар - туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз - ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебез дә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Күпме бәла - каза китергән, кеше гомерен өзгән, кайгылы хәбәрләр китергән бу афәтле, дәһшәтле, канкойгыч сугышны безгә мәңге онытырга ярамый, хакыбыз юк. Көннән-көн сугыш һәм тыл ветераннары арабызда кими бара. Без алар алдында бүгенге яхшы, тыныч, тату, бәхетле тормышта яшәвебез өчен бурычлы. Халкыма "Хәтерләүдән курыкма син, үткәнеңне онытма син!" - дип дәшәсем килә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250