Хезмәт

«Шах» Рәхимҗан

Яшь олыгая барган саен балачак хатирәләре ешрак та, ачыграк та булып искә төшә. Менә быел язлыкта, икесенең дә 60 яшьлек юбилейларын үткәргәндә хәтер сандыклары тагын да киңрәк ачылды.

Реклама

Сагынып искә алырлык вакыйгалар күп икән ич. Сигезенчене тәмамлаганчы, һәр сыйныфта икесе бер партада утыргач, күңел көзгесендәге балачак еллары икесенеке дә бигрәкләр ачык күренә. Алар сыйныфында гына түгел, ул - 60нчы елларда, бөтен мәктәптә шахмат уены, аның ярышларын үткәрү киң таралган иде. Моннан Рәхимҗан да читтә калмады. Уен саен «шах» куйган яки уен барышында берничә тапкыр «шах» дип әйтмичә калмаган Рәхимҗанга шул елларда «шах» сүзе мәңгелек кушамат булып ябышып калды. Авылда әле дә аның исемен белмәүчеләр бар. «Шах кайда тора», дисәң, Иске Салавычның үзәк урамында кибет янәшәсендәге өен олысы да, кечесе дә хәзер күрсәтеп бирер.
Сигезенчене тәмамлаган елны, инде шактыйдан сырхаулап йөргән әтисе Галимҗан үлеп китте. Өч кыз туганы арасында үскән бердәнбер ир бала буларак, хуҗалыкны, каралты-кураны төзек тотуда әнисе Рәхимәнең карап торган төп таянычы, ярдәмчесе булып Рәхимҗан калды. Рәхимҗан сигез ел бер сыйныфта, бер партада утырган авылдашы Гәүһәр белән Салавыч - Балтач юлларын бергә таптап урта белем алды. Җәйләре ул чактагы колхозда эшләп, үзләре хуҗалыгында тегесен-монысын төзәтеп, әнисенә булышып үтте. Мәктәпне тәмамлагач, авылда озак юанырга туры килмәде, солдатка алдылар. Сабантуйда көрәшеп, мәктәптә үткән спорт чараларында актив катнашып, беләкләрен ныгыткан таза, төз гәүдәле егет чик буе гаскәрләрендә, флотта хезмәт итә. «Каспий диңгезен аркылыга буйга гиздек инде», ди ул. Татар егетләре күп, якташлары да булган. Сабадан Мәлик Шәйдуллин, Әлдермештән Ринат Сафин белән әле дә сөйләшеп (кәрәзле элемтә яшәсен!), аралашып торалар. Елга бер тапкыр бәйрәмнәрендә Казан шәһәрендә очрашалар. 60ны тутырган ирләр димәссең. Ничек шулай гел яшь калып була?! Оптимист булырга кирәк. Башка төшкән кайгы саен, кыенлыклар саен җебеп төшсәң, 40та ук бабайга әйләнерсең. Килеп туган авырлыкларны, кайгы-хәсрәтне язмыш сынавы, киләчәгеңә язып куелган бер очрак дип кабул итә белергә кирәк. Аз булдымы Рәхимҗанның андый очраклары. Малай чакта әтисен күмделәр, әле җимертеп яшисе генә чагында апасы Рәмзия гүр иясе булды. Бу хәсрәтләрне бик авыр күтәргән әнисе Рәхимә дә аннан соң озак яшәмәде, үлеп китте. Ул гына да түгел, апасының ире, җизнәсе Рәхимулла да кыска гомерле булды. Уллары Рәйхан белән кызлары Фирүзәне тома ятим калдырып вафат булды. Ул балаларны Рәхимҗаннар үзләренә алып кайтып, өйләндереп, кияүгә биреп башлы-күзле иттеләр. Рәмзия апалары да соңгы чорда аларда яшәгән, алар караган, соңгы юлга алар өеннән алып чыккан иделәр.
- Гәүһәремә рәхмәт. Ул энәләрен тырпайтса, якын итмәсә, боларны эшләп булыр идемени, - ди Рәхимҗан җәмәгате турында горурланып.
Мәктәп елларыннан башланган дуслыклары мәхәббәткә әйләнеп, 27 яшьтә өйләнешеп гөрләтеп туй ясыйлар алар. «Казанда шактый төшемле эштә эшли идем. Менә шушы абыегызны сагынып кайттым бугай инде авылга», ди Гәүһәр елмаеп. «Әти белән әниләр генә икенче ич безнең. Кечкенәдән бергә уйнап үстек. Шул чактан бер гаилә инде без», дип Рәхимҗан да кушылып китә. Рәхимҗан Галимҗанов өч ел флот икмәге ашап кайтканнан соң, авылдашы Юныс ага кодалавы буенча Балтачтагы ДОСААФ автомәктәбендә укып шофер һөнәрен үзләштерә. Инде утырганда ук яңа булмаган «ЗИЛ» автомашинасында дистә ел «Татарстан» хуҗалыгында шофер булып эшли. Беркөнне хуҗалык рәисе Харис Галимуллин чакыртып ала аны. «Әтиең Галимҗан мөдирлек иткән елларда фермада гел тәртип иде. Авылдагы комплекслы бригадаларның берсен кабул итеп ал әле», дип каршы килмәслек итеп әйтеп куя. 20 елга якын тарта ул бу авыр һәм җаваплы йөкне. «Бригадада күпчелеге бик яхшы кешеләр булды. Рәшит Гомәров, Нургаян Шакирҗанов, Зөлфәт Латыйпов, Габделфәрт Миңнемуллин (мәрхүм инде) кебекләргә эшкә әйтү үзе бер рәхәт иде. Каршы килмәделәр, әйтелгәнне җиренә җиткереп башкардылар», дип яратып сөйли ул үз кул астындагы бригада членнары турында.
2005нче елда хуҗалыкның яңа рәисе Рамил Нотфуллин чакырып сөйләшкәч, Рәхимҗанның хезмәт юлында тагын үзгәреш була. Тәмамланмаган югары белемле булуын да исенә төшереп, аны терлек азыклары җитештерү буенча агроном итеп куялар. Һәм ул пенсиягә чыкканга кадәр шушы постта лаеклы хезмәт куя.
Классташы, яшьтәше һәм соңыннан тормыш иптәше дә булган Гәүһәр белән 30 елдан артык тигез гомер итеп, алар өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Гөлүсә, Әдилә, Алисә төрле уку йортларында укып, һөнәр үзләштергәннәр, өчесе дә эштә.
- Балдызым, Гәүһәремнең сеңлесе Фәйрүзәнең дә йортын җиткереп чыга алсак, өстән тагын бер бурыч төшәр иде, - ди Рәхимҗан Галимҗанов һаман да туганнары өчен борчылып. «Кызларыбызны да олы тормышка озатасы бар ич әле», ди Гәүһәрия үзебез турында да онытма инде дигән шикелле.
Рәсемдә: Иске Салавычтан «Шах» - Рәхимҗан Галимҗанов.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: