Хезмәт

«Шаумян»ны электрлаштыру

Хәзерге авыл кешесенең тормыш-көнкүреше электрга нык бәйле, ут бетсә, тормыш туктап калгандай кебек тоела. Ә инде электрны ялгау белән эшләр гөрли башлый. Авылны электрлаштыруны кайчан, кемнәр, ничек итеп башкарганнарын хәтерләүче өлкәннәр сирәгәеп бара, ә яшьләр, әлбәттә, белмиләр. Узган гасырның әлеге игелекле гамәлен барлау һәм кәгазь битенә төшерү максатыннан, Смәел авылының...

Реклама

Смәелдә электр утыннан беренчеләрдән булып 1952-1955нче елларда балалар йортында файдаланалар.
1955-1961 елларда авылның 5 кешесе үз хуҗалыкларында, автомобиль генераторы кулланып, җил электростанциясе кора. Болар - Петр Кузнецов, Рафаил Гыйләҗев, Зәйнулла Һадиев, Габдрахман Хәбипов, Мәсхүт Хәкимов.
1957нче елда Смәел җидееллык мәктәбенә генераторы 4,5 киловатт һәм 8 ат көче, ике цилиндрлы, бензин ягып эшли торган двигателе булган электростанция кайтартыла. Бу вакытта мәктәп директоры булып Анастасия Денисова эшли, ләкин электростанция кайтартуның инициаторы - директорның ире, гаять белемле һәм энтузиаст рус теле укытучысы Петр Иванов Кузнецов була. Мәктәп электростанциясеннән әйләнә-тирәдәге шәхси хуҗалыкларга, колхоз идарәсенә, авыл советына, клубка, колхоз рәисе Һади абый Мөхәммәтнәбиев йортына электр линияләре сузыла һәм, әлбәттә инде, кичләрен бу станция әлеге объектларны «ут» белән тәэмин итә. Бу чорда мәктәптә завхоз булып эшләүче Рафаил абый Гыйләҗев Петр Кузнецов җитәкчелегендә әлеге станцияне махсус будкага урнаштыра, электр линияләрен монтажлый, моторист хезмәтен дә башкара.
2-3 ел эшләгәннән соң, мәктәп электростанциясенең двигателе туза һәм 1961нче елда аның урынына «Сталинец» комбайнының двигателен куеп, электростанцияне колхозның тавык һәм сыер фермалары янына урнаштыралар. Тавык фермасына - 6, сыер фермасына 4 электр лампочкасы куела. Барлык лампочкаларның саны 80гә җитә. Станциянең мотористы булып Васыйх Миңнегалиев эшли. Бу чорда колхозда брезент кабиналы «МТЗ-5» тракторында эшләүче Рафаил Гыйләҗев бер үк вакытта электромонтер вазыйфасын да башкара.
1962нче елда Петр Кузнецов колхоз исеменнән «югарыга» хат яза һәм шуның нәтиҗәсендә колхозга 30 киловаттлы генератор кайтартыла. Бу генератор кирпечтән махсус төзелгән бинага урнаштырыла һәм генераторны тракторчы Равил Нәбиев «МТЗ-2» тракторының шкивы белән каешлы күчергеч ярдәмендә эшләтә. Мондый электростанциянең егәрлеге авылдагы барлык хуҗалыкларга да электр лампочкалары куярга мөмкинчелек бирә. Авылда электр линияләре сузу һәм өйләргә электр лампочкалары урнаштыру өчен Рафаил Гыйләҗев, Рафаэль Хәбибрахманов, Илсур һәм Харис Хәкимов составында махсус бригада төзелә. Әлеге бригада, районда бик яхшы белгеч буларак танылган Нөнәгәр авылы электромонтеры Хәйдәр Вәлитов (рәсемдә) җитәкчелегендә 1962нче елның июнь.-октябрь айларында эшли һәм 22нче октябрьдә Смәел авылында беренче тапкыр барлык өйләрдә электр лампочкалары кабына.
1963нче елның көзендә, урып-җыю эшләре тәмамлангач, бер «Сталинец» комбайнының двигателен салдырып, генераторга тоташтыралар, шушы ук көздә Сизнер авылында да электростанция эшли башлый. Бу станциянең беренче мотористы Егор Мырыков була.
Смәел электростанциясендә 1962-1968нче еллар дәвамында моторист булып Әхиян Гайнанов, Харис Мөхәммәдиев, Фаварис Мөбарәкшин, Нәфыйк Минһаҗетдинов һәм Габдулла Гыйматдинов эшли. 1963нче елда колхоз Казан шәһәреннән электр белән эретеп ябыштыру аппараты кайтарта һәм аны куллана башлый.
1963-1964нче елларда колхозның тегермәне, такта яру мастерское, амбардагы ашлык чистарткыч машиналар һәм тимерче алачыгының һава өрдергече (горн) электр двигательләре ярдәмендә эшли башлый. Колхоз электростанциясе авыл өйләрен ут белән кич караңгы төшкәннән соң 22 сәгатькә һәм иртән сәгать 4тән яктырганчы кадәр булган режимда гына тәэмин итә. Бәйрәм көннәрендә станцияне озаграк эшләтәләр.
1968нче елның ахырында һәм 1969нчы елның башында Смәелдә һәм Сизнерда су скважиналары бора-улана. Ләкин Смәел авылында суүткәргеч 1982нче елда гына урнаштырыла. 1968нче елның ахырында Смәел фермасындагы скважинаның су насосын эшләтү өчен колхоз электростанциясендәге ике генераторның берсен фермага алып төшеп урнаштыралар. Бу генераторның мотористы булып Васил Якупов дәүләт электр челтәре үткәрелгәнче эшли.
1968нче елда Смәелгә һәм Сизнерга дәүләт электр челтәре сузыла һәм 1969нчы елның 29нчы гыйнварында Сизнерга дәүләт уты ялгана. Ә Смәелдә 5 көнгә соңрак, ягъни 4нче февральдә ялгана. Дәүләт электр линияләрен сузганда элекке агач баганалар тимер-бетон пасынкалы яңа баганалар белән алыш-тырыла. 1993нче елда тимер-бетон баганалы яңа электр линияләре үткәрелә.
Смәел һәм Сизнер авылларын электрлаштыру эшләрендә башлап йөргән, ягъни Шаумян исемендәге колхоз тарихына беренче электромонтер булып кереп калган Рафаил Гыйләҗев эшен Василий Баймановка тапшыра һәм 1972нче елда гаиләсе белән Балтачка күчеп китә.
Колхозда электромонтер вазыйфасын 1962нче елдан 2012нче елга кадәрге чорның төрле елларында барлыгы унөч кеше башкара, шуларның иң зур тәҗрибәлесе, хәзер дә бу вазыйфаны башкаручы Иван Александровның хезмәт тәҗрибәсе - 23 ел.
2012нче ел - Смәел авылы өчен тарихи даталар елы, чөнки Смәел балалар йортында электр уты кабынганга - 60, Смәел мәктәбе электростанциясе эшли башлаганга - 55 һәм Шаумян исемендәге колхозның электростанциясе эшли башлаганга 50 ел вакыт узган. Болар билгеләп үтәргә лаеклы түгәрәк даталар! Ә инде Смәел һәм Сизнер авылларын дәүләт электр челтәренә тоташтырганнан соң 43 ел узган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: