Шофер җәяүлене, җәяүле шоферны хөрмәт итсен!
Районыбызның һәр мәктәбендә дә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары эшли.
Сентябрь - юл хәрәкәтен пропагандалау айлыгы итеп игълан ителгәч, мәктәпләрдә эш аеруча җанланып китте. Әлеге юнәлештә төрле кичәләр, конкурслар, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрәләр. Балтач урта мәктәбе, гимназия, Кече Лызи мәктәбенең яшь инспекторлары бу юнәлештә аеруча актив эш алып барды. Яшь инспекторлар беренче сыйныфка укырга кергән балаларны җәяүлеләр клубына кабул итеп, аларга юл аркылы ничек үтәргә, транспортта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Балтач мәктәбенең яшь инспекторлары ЮХИДИ хезмәткәре Габдулла Ганиев белән бергә юлга чыгып, шоферларны юл йөрү кагыйдәләрен бозмыйча, җәяүлеләргә тиешле урында юл биреп, аларны хөрмәт итеп йөрергә өндәделәр һәм шул хакта язылган белешмәлекләр (памятка) тапшырдылар (рәсемдә). Кече Лызи мәктәбендә беренче сыйныф укучыларына җәяүлеләр юл аркылы ничек дөрес итеп чыгарга, ә автобус белән йөрүчеләргә иминлек каешын дөрес итеп куярга өйрәттеләр. Юл йөрү кагыйдәләрен яшьтән өйрәнсәк, балалар аны бервакытта да онытмаслар һәм бозмаслар дигән теләктә калыйк.
Район ЮХИДИ бүлеге
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 09:41Гимназия милли-мәдәни үзәк булырга әзерме соң? Балтач гимназиясе директоры Ринат Камил улы Мөхәрләмовтан биш сорауга – биш җавап1600
-
28 февраль 2021 - 08:11Җәяүле энциклопедия. Кем дип уйлыйсыз?! Айдар белән Илдарны кемгә дә булса калдырып, һаман да совет балаларына, совет халкына белем-тәрбия бирергә ашыкканнар.9001
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар15700
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.15300
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.56800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика