Хезмәт

Шунянь — балан ипие...

Безнең як удмуртлары Вятка арты удмуртлары группасына керә. Диалектлары буенча ике төркемчәгә бүленә: Кукмара - Мамадыш һәм Балтач - Карлыган удмуртлары. Икенче төркемчәгә керүчеләрне Шушма удмуртлары дип тә атыйлар. Минем язмам нәкъ менә шушы төркемгә керүчеләре хакында.

Реклама

Алда әйтеп үткәнемчә, удмуртлар милли йолаларын, бәйрәмнәрен бик хөрмәт итүче халык. Алар һәр бәйрәмгә җентекләп әзерләнә, җиренә җиткереп үткәрә белә. Бөтен йолаларын һәм бәйрәмнәрен нигездә язгы-җәйге (җир эшләренә әзерләнү, аларны әйбәт үткәреп җибәрүне сорауга бәйле), көзге-кышкы (Җир-Анага мул уңыш өчен рәхмәт әйтү, киләчәкнең яхшылыгын юрау) бәйрәмнәргә бүләргә була. Бу бәйрәмнәр үзләре бер аерым тема, аларның барысына да тукталмыйча, - Гырон быдтон турында гына әйтеп үтәм, чөнки ул хәзер безнең уртак бәйрәмебезгә әйләнеп бара. Аны удмуртлар бик зурлап үткәрә. Чәчү беткәч үткәрелә торган бу бәйрәмгә әзерлек эшләре алдан ук башлана: авыл буенча махсус савытка йомырка җыялар; яшь кызлар, җиңүчеләргә бүләккә дип, үзләренең иң матур яулыкларын бирәләр. Бәйрәм көнне басуга чыгып, ашлык бөртекләре эре булсын дип, бу йомыркаларны буразналарга тәгәрәтәләр; ил-көннәр тыныч булсын, ашлыклар уңсын дип, дога кылалар. Бәйрәмдә төрле күңелле уеннар оештырыла, тәмле ботка пешерелә. Бәйрәмнең төп бизәге булып - ат чабышы санала. Җиңүче атларга бәйрәм боткасы ашаталар. Мондый көннәрдә алар зираттагы туганнарын да онытмыйлар, өлешсез калдырмыйлар: бөтен каз яки тавык пешереп алып баралар. Удмуртларның бәйрәмнәре, милли ризыклары турында мин Торҗа авылында яшәүче Чулкова Зинаида Петровнадан сораштым. Биредә мин аларның шулкадәр ачык күңелле, кунакчыл халык булуларына игътибар иттем. Татарча матур итеп исәнләшеп, якын туганын күргәндәй куанып каршы алды ул мине. «Бәйрәм вакытларында без бөтен ризыкларны да әзерләргә тырышабыз, - дип сөйләде Зинаида апа, - аларның барысын өстәлгә куябыз. Шунянь, шулперепеч сезнеңчә балан ипие була инде, без аны өстен капламыйча, камыр өстенә җәеп кенә пешерәбез. Өй токмачын сез төче камырдан ясасагыз, без аны әче камырдан ясыйбыз һәм ул безнеңчә нугыли дип атала. Сез пешергән өчпочмаклар, пәрәмәчләрне без дә пешерәбез. Ризыклар алар бертөрле инде». Шулай дисә дә, никтер перепечләре үтә дә тәмле булып тоелды. (Пәрәмәчне алар перепеч дип йөртәләр). Сере нәрсәдә дип сорагач, пәрәмәчкә салган бәрәңгегә без эремчек тә кушабыз, бәлки шуңадыр диде. Чынлап та, авызда эреп китә инде менә. Мичтә чуенда пешерелгән кызыл чөгендер белән кипкән ипидән ясалган квас та бик тәмле иде. Ә менә без барыбыз да яратып ашый торган пилмән удмурт сүзе икән.
Пельнянь. Бу сүзнең тәрҗемәсе: колакка охшаган ипи (пель - колак, нянь - ипи) булып килеп чыга. Аның тарихы бик ерак үткәндә: 1200 еллап элек удмуртлар комилар белән бергә яшәгәннәр, бу ризык шул вакытларда ук уйлап табылган диләр тел белгечләре.
Күпчелек кеше пилмәнне руслар уйлап тапкан дип уйлый, ләкин бу ялгыш фикер. Ул удмурт сүзе һәм ризыгы. Алар аны бик яратып пешерәләр. Руслар пилмәннең даны башкаларга да таралуга гына сәбәпче. Соңыннан бу пилмәннәр, күбрәк Себердә ясалганга күрә генә, себер пилмәннәре дип йөртелә башлаган. Элек пилмән эченә кәбестә, балык, әче торма, җиләк, эремчек, гөмбә салып ясый торган булганнар. Ул бик затлы ризыклардан саналган, бәйрәм өстәлләренә генә куела торган булган. Туйларга дип ясаганда кайбер пилмәннәр эченә тоз, ашлык бөртекләре, акча сала торган булганнар. Аларның һәрберсенең үз мәгънәсе булган: әгәр яңа өйләнешүчеләргә акчалы пилмән эләксә - байлыкка, тоз салынганы эләксә - бәхеткә, ашлыклысы - табыннары мул булуга дип юраганнар.
Мин тагын шуңа игътибар иттем: удмуртлар ипигә аерым бер зур хөрмәт белән караучы милләт, ипи сүзе аларның бик күп ризык исемендә дә бар. Табанянь (таба икмәге, таба зурлыгындагы калын коймак), куасамнянь (төрле эчлекләр салынган пироглар), куарнянь (безнеңчә белен кебек ризык, ләкин эчлек салынып, рулет итеп төрелә) һ.б.
Гомер-гомергә татарлар белән удмуртлар аралашып, бәйрәмнәрне бергә үткәреп яшәгәннәр. Бу күркәм традиция хәзер дә дәвам итә. Алар безгә Кышны озату, Сабантуй, Уңыш бәйрәмнәренә килсәләр, удмуртларның данлыклы Гырон бытдон бәйрәмендә бөтен татар күңел ача. Татар Сабан туенда удмуртлар үзләренең моңлы да, шаян да җырлары, дәртле биюләре белән бар кешене таң калдыра. Аларның милли киемнәре бик матур. Хатын-кызлар һәм ирләр костюмы - барысы да өйдә кулдан тукылган материалдан тегелгән.
Мин Карык-Серма авылында - Никитин Василий Петрович янында да булдым. Ул 35 ел инде мәктәптә балалар укыта. Үзе балалайкада уйный, җырлый, шигырьләр иҗат итә. Удмурт халкының йолалары, гореф-гадәтләре онытылмасын, яшь буын үз тарихын белеп үссен, дип тырыша. Аның шәхси китапханәсендә нинди генә китаплар юк! Удмурт халкы, аның тормышы, тарихы, милли бәйрәмнәре, уеннары, легенда, мифлары турында күпме мәгълүмат тупланган. Мәктәптә «Дуслык почмагы» булдырып, Украина һәм Белоруссия балалары белән хат алышуларны оештырган кеше дә ул. Соңыннан бу «Дуслык почмагы» туган як музее булып киткән, анда үз авылларының тарихын хәтерләтүче бар нәрсәне туплый башлаганнар. «Минем әбиемнең әнисе үз куллары белән тукылган күлмәге дә шул музейда саклана»,
- диде Василий Петрович. Бу тынгысыз йөрәкле кеше татар халкының күренекле язучылары әсәрләрен тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә. Тукайның «Туган тел», «Туган авыл», Җәлилнең «Бүреләр», «Суд алдыннан» шигырьләрен тәрҗемә иткән. Мәшһүр шагыйрь Габдулла Тукай турында иншалар конкурсында призлы урын яулаган. Удмурт һәм татар балалары арасында даими очрашу кичәләре оештыручы шәхес тә әле ул! Бу истәлекле мизгелләрне фотога төшереп, альбом итеп туплаган. Кыскасы, Василий Петрович бик кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты: аны тыңлаган саен тыңлыйсы килеп тора. Аның эш дәверендә туплаган язмаларын, фотосурәтләрен карагач, ирексездән, «җитешсә дә җитешер икән кеше»,
- дип уйлап куясың.
Бу очрашулардан соң, мин удмурт милләте өчен, шул милләт кешеләре белән янәшә яшәгәнем өчен чын күңелемнән горурландым. Телен, динен, гореф-гадәтләрен, тарихын онытмыйча яшәгән бу халыкның киләчәге тыныч булсын, безгә гомергә бергә-бергә шулай килешеп яшәргә язсын иде!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: