Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Сикәлтәле әти юлы.

Әтием, Камалов Мөбәрәк Камал улы тугыз бала үсәләр. Бабайга тормышны алып бару бик авыр була. Без күргәнне сез күрмәгез инде, Киров якларына чыгып хәер өстәгән вакытлар да булды дип, гаепле кешедәй сөйли бабагыз, дигәне истә әтинеӊ.

Азрак акча эшләп булмасмы дип, бабам әтием белән Әгъләм абыйны алып, Свердловск өлкәсе Түбән Тагил шәһәренә юл тота. Биредә заводка эшкә урнаша, барактан урын да бирәләр. Ике баласын да беренче класска укырга урнаштыра. Әтинеӊ: - «Бабаӊ, ипи, сохари ише азык-төлек алып кайта башлагач, тамак туя иде», - дип сөйләгәне хәтердә.
Бабай, чәчү житкәч кайтырбыз, дип балаларга һәм әбигә киемнәр юнәтә. Алар, шул исәптән ике пот он карават астында саклана. Беркөнне бүлмәләренә НКВД хезмәткәрләре килеп керә. Ике баладан сорыйлар: - «Бу товарларны кайдан алдыгыз? Кем бирде?», дип. Дәшмәгәч, ике колактан күтәреп тордылар, колак өзелеп төшә язды, барыбер бер сүз дә әйтмәдем, ди әти. Бабайга «Син спекулянт», дип әйберләрне алып чыгып китәләр. Әти үзенә дигән күлмәкне ничектер алып кала, НКВДлар чыгып киткәч, шуӊа бик сөенә. Бабам куркудан балаларын алып, юклы-барлы акча белән кире Аланга юл тота.
Кайткач, озак яшәми, 1934нче елны 56 яшендә, вафат була. Әби тәрбиясендә тугыз бала кала. Әти 1940 елныӊ ноябрендә армиягә алына, Монголиядә хезмәт итә. 1941 елны сугыш чыккач та көнбатыш фротка тиз генә җибәрмиләр, аларны көне-төне төрле газ белән эш итәргә өйрәтәләр. Унике төрле газ исемен картлык көнендә дә тотлыкмыйча әйтеп бирә иде әти.
1941нче елныӊ декабрендә Ленинград фронтына озаталар үзләрен. Әти разведчиклар ротасында командир ярдәмчесе итеп билгеләнә. Дошман әледән-әле бомбага тота, немец белән кара-каршы атышкан вакытлар күп булды, дип сөйли иде. Бервакыт немец самолетлары бомба яудырганнан соӊ ротадан командир белән контузияле өч сугышчы исән калган.
Бүтән частьләргә кушып, тагын сугышка җибәрәләр. Бу хәл Волхов юнәлешендә була: 1942нче елныӊ март аенда урман эчендә кич белән немецлар кинәт ут ачалар, шул вакытта әти яралана. Уӊ як күкрәген ике пуля үтеп чыккан була. Авыр яралы әтине Пермь гоститаленә җибәрәләр. Алты ай дәваланганнан соӊ, Алан авылына исән-сау кайту бәхетенә ирешә.
Кайтса, шатлык белән кайгы тагын янәшә: 1926 елгы энекәше бер ай элек кенә авырып вафат. Кайтканда капчыгында бераз булса да шикәр, карамель, чәй була, шулар белән энесенеӊ кырыгын уздыралар. Әтинеӊ ярасы әле озак еллар тазармады. Бәйләүләрне еш алыштырып торырга туры килә иде. Ни эшләсен, көтү көтәргә алына. Уӊ кулы бераз уӊайлангач, ат җигә башлый, урман кисү, ашлык ташу, ашлык сугу эшләрен дә башкара.
1948 елны гаилә кора. Әниебез, мәрхүмә, Ор авылыныкы, җиде бала таба, бага, үстерә. Инде азрак тормыш көйләнә дигәндә әти җигә торган колхоз аты арыш ашап үлде. Шуннан сон әтине Балтачка сорау алырга йөрттеләр. Ә колхоз председателе Яӊгул белән Алан авылы арасындагы тавык фермасы янына кое казырга мәҗбүр итә. Хәлсез әтием, үсмер егетләр яллап, бу бурычны башкарып чыкканнан соң гына мал табибы Сиднев, председатель кушуы буенча, әтигә гаебе юклыгын раслаган актны бирә.
Әти батыр йөрәкле, курку белмәс, эшкә бик булган кеше иде. 1979нчы елдан башлап, пенсиягә чыккач та умартачы булып эшләде. Ул мина, «улым, мин үз гомеремдә 102 өй канапать иттем, 48 кое казыдым, ярган такта бихисап», диде. Тормыштан зарланмады,
Бөек Җиӊүнеӊ 50 һәм 60 еллыкларында катнашты. Бик хөрмәт иттеләр, бүләкләделәр, дип хөкүмәтебезгә рәхмәтләр укый иде. Әти белән әни берсе артыннан берсе 29 һәм 37 яшьлек энекәшләребез фажигале төстә вафат булгач та үзләрен кулда тота алдылар. Соӊгы көннәренә кадәр бер-берсен ихтирам итеп яшәделәр, безгә, балаларына үрнәк булдылар. Әниебез 2006 елнын апрелендә, әтиебез 2007 елнын 8 маенда бакый дөньяга кучте. Әтине 9 май - Җиңү көнендә җирләдек. Урыннары оҗмахта булсын.
Рәсемдә Мөбәрәк Камалов.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250