Хезмәт

Сине бәхетле итәсем килгән иде, балам...

Сәлимҗанның хатыны Кәримә үлгәч, аның бердәнбер якыны булып кызы Җәмилә калды. Шул көнне өзелеп-өзелеп елаган баласын күкрәгенә кысып, ата кеше: "Кызыбызны бәхетле итәрмен" - дип, үз-үзенә сүз бирде.

Беренче вакытта бик авыр булса да, тормыш үз юлына кайтты. Җәмиләсе үсеп җитеп, мәктәпне уңышлы гына тәмамлады, югары уку йортына укырга да керде.
Тик кеше тормышы бер дә түгәрәк булмый, диләр бит. Бар да яхшы дигәндә генә, Сәлимҗанның эченә пошаман кертеп, аның кызы укудан соң кайта башлады. Моның сәбәбен белергә теләсә дә: "Дөресен сөйләмәс, я үпкәләтермен үзен", - дип ата кеше кызыннан сорашырга яхшысынмый йөрде. Шулай да бер кичне түзмәде, кызының нигә болай соңлап кайта башлаганын сораша башлады.
Җәмилә дә әтисе белән күптән сөйләшергә йөргән икән. Ул ачылып:
- Әтием, бик әйбәт егет белән таныштым. Ул ятим, интернатта үскән. Көндез монтер булып эшли, ә кичләрен кичке мәктәптә укый. Мин аның дәресләре беткәнен көтеп торам, ә ул мине өйгә кадәр озатып куя. Без бер-беребезне бик яратабыз, - дип әтисенә йөрәк серен ачты.
- Алай булгач, кунакка чакырып, минем белән дә таныштыр инде үзен. Күңелем тынычланыр ичмасам, - дип әйтүдән башка әти кешегә бер әйбер дә калмады.
Әсгать Сәлимҗанга беренче күрүдә үк ошамады. Ата кеше егетнең тормышы, алдагы планнары белән кызыксынды, ә инде Әсгать: "Мин бүгенгесенә бик канәгать, Ходаема мең шөкер", - дип җавап биргәч, кызның әтисе аңардан бөтенләй өметен өзде. Кызына да бу егет белән очрашырга ризалык бирмәве турында белдерде, ә үзе: "Араларын суытырга иде", -дигән уй белән яна башлады. Шул көннән Сәлимҗанның йокысы качты, берничә елга картайгандай булды.
Кызы, әтисендәге үзгәрешләрне сизеп борчылса да, сөйгәненнән баш тарта алмады.
Ә беркөнне Сәлимҗан Әсгатьне эзләп аның эш урынына барды. Эченә җыелган уй-фикерләрен әйтеп, егетне шәһәрдән китәргә үгетли башлады. Яшь кеше Җәмиләне чын күңелдән яратуын, аны бәхетле итәргә теләгәнен әйтсә дә, ата кеше үз уеннан кире кайтмады. Киресенчә, егетнең үзсүзлеге аның ачуын чыгарды һәм ул егетне төрлечә кимсетә башлады.
Гарьлегенә чыдый алмаган Әсгать шул ук көнне эшеннән китә. Тулай торагына кайтып кием-салымнарын җыя да: "Егетләр, Җәмилә килсә, шушы хатны бирерсез әле үзенә", - дип кызга язган хатын иптәшләренә калдыра һәм Себер якларына юл тота.
"Нигә килми икән?" - дип Җәмилә сөйгәнен эзләп тулай торакка барса, аның кулына егетнең хатын тоттыралар. Кыз сүзсез кала. Үз-үзен кая куярга белми урамга чыгып йөгерә, тик юлны аркылы чыкканда кызны машина бәрә. Җәмилә аңсыз өч көнгә якын реанимациядә ята.
Кызының әйберләре белән Сәлимҗанның кулына Әсгатьнең хаты да килеп эләгә. Аны укып чыккач, ир яшьләрнең бер-берсен ихлас яратуларын, үз баласын бәхетсез иткәнен аңлый.
Сәлимҗан егетне эзләп, тулай торакка бара.
- Әсгать Себергә китте. Яраткан кызының әтисе мәхәббәтләренә каршы төште, дустыбызны эшенә барып бик кимсеткән, шәһәрдән китәргә кушкан. Әсгать нык гарьләнде, яраткан кызыннан аерыласы килмәде. Үзенә-үзе кул салмаса ярар иде, дип курыктык егетләр белән, - дип сөйләделәр егетнең иптәшләре югалып калган Салимҗанга.
Җәмилә үз аңына килеп, бераз арулана төшкәч, ата кеше барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.
- Гафу ит, кызым. Әсгать тормышыңнан югалса, аны тиз онытырсың, берәр укымышлы, җитешле егет белән танышып, матур гаилә корырсың, дигән идем. Бик бәхетле итәсем килгән иде бит үзеңне, балам! - дип, күңеле әрнүгә түзә алмаган ата елап җибәрде.
- Әти, мин Әсгатьнең кая киткәнен беләм. Рөхсәт итсәң, аның артыннан барыр идем, - дип кенә әйтә ала Җәмилә. Сәлимҗан, теләсә дә, теләмәсә дә, кызының бәхетенә бүтән каршы килмичә, үз фатихасын биреп, аны юлга озата.
Җәмилә Әсгатьне эзләп, егет үскән интернатка бара. Ишектә "Җәмилә+Әсгать" дип уеп язылган язуны күргәч тә, кыз сөйгәненең биредә булганын аңлый.
Коридорда очрашып, бер-берсенең кочагына ташланган яшьләргә карап, тәрбиячеләр дә түзми, елап җибәрә.
Әсгать интернатка физкультура дәресе укытучысы булып эшкә урнашкан икән, укуын да ташламаган.
Җәмилә әтисенә: "Бергә яшәргә ризалыгыңны бир, мин аңардан башка яши алмыйм. Әсгать укып бетергәч тә кайтабыз. Кайгырма, укуымны ташламыйм, монда дәвам итәм", - дип шалтырата. Ата кеше нишләсен?! Кабат кызының бәхетенә каршы төшми, сөйгәне белән кушылырга рөхсәт бирә.
Өч ел тиз үтеп китә, һәм Җәмилә белән Әсгать 1 айлык уллары Рамис белән Сәлимҗан янына кайталар. Ул бүләккә алган ике бүлмәле фатирның ачкычларын яшьләргә биреп, нәни оныгын кочагына ала. Шул вакыт аның карашы хатынының рәсеменә төшә. "Алар мине гафу иттеләр, тыныч ят, Кәримәм", - ди Сәлимҗан, шатлык яшьләрен тыя алмыйча.
Чыганак: http://matbugat.ru/

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: