Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сине өйдә көтәләр

"Машина йөртүче! Ашыкма! Сине өйдә көтәләр!" дип язылган плакатны күреп, Рүзәл үзалдына елмаеп куйды. Ашыгырсың монда. Көч-хәл белән сөйрәлә.

...Җепшек кар бөртекләре машина тәрәзәсенә килеп сылана, эреп, пыяла буйлап агып төшә, бик тиз күз күремен каплыйлар иде. Чистарткычларның җаен көйли алмый Рүзәл. Кызулатып кына куюы була − чистарткычлар, пыяланы кырдырып, сызгырган тавыш чыгара башлыйлар. Рүзәлнең моңа ачуы килә, үрелеп, аларның эш тизлеген әкренәйтә. Шуны гына көткән кебек, кар бөртекләре яңадан тәрәзәне сырып ала, юлны каплый. Көне дә көн булмады инде. Әйтерсең әбисе әкиятләрендәге Каф тавы арты җен-пәриләре, барысы да бергә сүз куешып, Казан белән Әлмәт арасында сабантуй оештырырга карар кылганнар. Юлга ятып себереләләр, күккә күтәрелеп бөтереләләр, озын карлы бармаклары белән юл читен капшап, аны юлчы күзеннән яшерәләр.... Юлга чыгар алдыннан интернеттан һава торышын да карады югыйсә, көн аяз булырга вәгъдә ителгән иде. Соң, буран чыгасын ярты көн дә алдан белә алмый микәнни бу синоптиклар?! Беркемгә, бернигә ышанырга ярамый шул, ярамый!

...Алда неон яктырткычлары белән кичке караңгылыкны ерткан зур реклама тактасы күренде. Хәер, реклама түгел икән. "Машина йөртүче! Ашыкма! Сине өйдә көтәләр!" дип язылган плакатны күреп, Рүзәл үзалдына елмаеп куйды. Ашыгырсың монда. Көч-хәл белән сөйрәлә. Тизлекне алтмыш-сиксәннән арттырып булмый. Өйдә көтәләр инде анысы, сүз дә юк. Бүген − Яңа ел киче. Хатыны пилмән бөгәдер, ике малае, чырык-чырык килеп, янында бөтереләдер. Өйдә − чыршы исе, әфлисун, мандарин иседер... Ел саен бергә мәш киләләр иде дә, быел менә башкачарак килеп чыкты шул. «Акча кирәк!» дигән уй, кулыннан җитәкләп, зур юлга алып чыгып китте. Чыгуы әйбәт булды үзе тагы, буш кул белән кайтмый: арткы утыргычта яткан кара күн тышлы портфелендә − егерме миллион сум товарга килешү. Соңгы араларда Рүзәл эшләгән фирма хисабына мондый табышның кергәне юк. Директорлары кул куйган бланкны алып киткәндә йөрәгендә шом бар иде әле. Егерме миллион бит! Хәерлегә булсын. Эшне кызуында сугып калырга кирәк: шәһәргә кайтып җиткәч, Рүзәл килешүне банкта быелның соңгы көне белән теркәп, тиешле адреска акчаны күчереп өлгерергә тиеш. Бухгалтер ханым, өенә кайтмыйча, аны көтеп тора. Әле вакыт бар. Әле Рүзәл өлгерә.

Ашкынулар үкенечкә була,
Юктыр минем сабыр канатым...
Үкенечләр − урман, урманнарда − буран,
Көлә-көлә кереп адаштым...
Салонда яңгыраган салмак җырны тыңлый-тыңлый, үз уйларына чумып барганда, дөньяны каплап алган ак кар стенасы аша алдагы машиналарның кызыл фонарьлары янып-янып алуы күзгә чалынды. Тормозга басалар. Әкренәяләр. Ни булды икән? Рүзәл дә, шомланып, тизлеген әкренәйтте, алга, ике як юл кырыена күзе чекрәйгәнче текәлеп карап бара башлады. Юк, машина туктаган, авария булган урын күренмәде. Җиңел сулап, тизлеген арттырган гына иде, юл кырыенда кулларын чак күтәреп, тораташтай басып каткан адәм күренде. Кырыйда кюветка төшеп, карга чумган машинасының арткы ягы шәйләнә. Менә нидә икән эш! Үзе исән-сау, машинасы да артык зыян күрмәгән, ахры, куркыныч юк; берәрсе туктар да, өстерәп чыгарыр. Көчлерәк машина кирәк инде монда. Рүзәл туктар иде дә, машинасы әллә ни зур түгел, җитмәсә, ашыга... Йөзләгән машина үтә бит, ярар, бу юлы Ходай кичерер, башкалар туктар әле...

...Тораташтай баскан кеше артта калды. Рүзәлнең күңелен әллә нинди хис тырный башлады. Нигә туктамады инде... Үзенең дә бит мондый хәлдә калганы бар. Әле машина йөртергә өйрәнә башлаган гына чагы иде. Кулында машина йөртү хокукын раслаган таныклык бар, ә тәҗрибәсе − юк. Үч иткәндәй, машина белән килешеп бетә алмады ул. Техникага сәләт кемгәдер күкләрдән бирелә, диләр; күрәсең, Рүзәл андый сәләттән мәхрүм инде. Юк кына урында да тәгәрмәче тишелә; яңа булса да, совет машинасының ременьнәре сызгыра, саклагыч лампалары янып чыга. Сукрана-сукрана, Рүзәл аларны автосервиска барып рәтләтә дә яңадан юлга чыгып китә. Үҗәт. Бервакыт юл уртасында машинасы сүнеп калды. Нәрсә ярамады, ни булды − Рүзәл аңламады. Сукранып кына калмыйча, чыгып, машинаның тәгәрмәчләренә типкәләде, һавада йодрыкларын уйнатып алды. Кеше булса, кыйнап атар иде, валлаһи. Машинага ни − тик тора юл кырында, эһ тә итми. Капотны ачып куеп, кул күтәреп басып торудан башка чара юк иде. Рүзәл шулай эшләде дә. Озак тормады, янына тәгәрмәчләрен чыелдатып, пошкырып, зур тизлектә тормозга басылганлыктан сикергәләп, зур йөк машинасы килеп туктады. Таныш түгел ир-ат белдекле кыяфәттә капот астын тикшерде, клеммаларны актарды, иснәде, капшады, карады, руль артына кереп утырып, ачкычны борыйм дигәндә генә кычкырып көлеп җибәрде.

− Брат, "чәйнүк"ме әллә син? − диде ул, мыскыллы тавыш белән. − Кайчаннан бирле рульдә?
− Кайчаннан дип... Күптән түгел.
Аңышмыйча басып торган Рүзәлнең ачуы чыкты. Әйтерсең кайберәүләр ана карыныннан машина йөртүче булып туа.
− Бензиның беткән, кардәш. Миндә дизель, сиңа салырга ярамый. Әйдә, берәрсен туктатабыз.
Гомерлек сабак булды бу Рүзәлгә. Чит ил машинасына утыргач та, панельдәге бензин бетә башлаганын искәрткән сары утның януын көтмичә, бакны тутырып куя торган булды...

..Менә шул вакыйгалар искә төшеп, күз алдыннан үттеләр дә, уйлары Рүзәлне яңадан тораташтай басып калган кешегә алып кайтты. Өстендә дә юка иде бугай инде... Машинага ышанып, калын киенеп утырмый шул кешеләр. Ә юлда ни генә булмас. Тукта, бу кеше үзе генә идеме соң? Юк бит! Үтеп киткәндә күрде: карга чумган машинаның бозлы арткы ян тәрәзәсендә тын белән уелган тишекләр бар иде бит!
«Туктаганнардыр... Башкалар туктаганнардыр...» Ә туктамасалар?!
Әле ул кадәр ерак китмәде бит Рүзәл. Беренче чатка барып җитте дә, каршы як машиналарны үткәреп җибәреп, кирегә борылды.

...Һаман шул урында, һаман шул хәлдә басып торган кешене күреп, йөрәге сулкылдап куйды. Әй, кешеләр!.. Бәгырьсезләр.
Борылды, туктады. Тораташ адәм бу хәлгә ышанып җитмәгәндәй, баскан урынында чайкалып тора бирде. Рүзәл машинасыннан чыгып, аның янына килде.
− Нәрсә булды, кардәш? Баттыңмы?

Иреннәре зәңгәрләнеп каткан кеше көч-хәл белән калтыравын җиңеп, бер сүз сытып чыгара алды:
− Баттым.
− Әйдә, җылын әле башта. Утыр машинага.

Шул вакыт кюветка очкан машинаның ишеге ачылды, буран сызгыруын күмеп, олы яшьтәге бер апаның ыңгырашулы тавышы ишетелде:
− Сәгыйть! Нишлибез соң инде?!
Сәгыйть дигәне берни дәшми, Рүзәл машинасына кереп утырды.
− Әйдә, апа! Сез дә минем машинага утырыгыз әле, уйлашабыз хәзер.
− Нинди хәерсез көн булды инде бу, − дип сукрана башлады апа, Рүзәл машинасына кереп утыру белән үк. − Әле монысы, әле тегесе, дигәндәй, бер-бер артлы, чакырып китергәндәй, бәла аяк астыннан чыга да тора!
− Юлда төрле хәл була инде, апа, − дип, Рүзәл билгесез хатынны тынычландырырга тырышты. − Сез әле юл читенә бик җайлы гына төшеп утыргансыз, ярый, бозлавык каршы як юлга чыгарып атмаган.
− Алла саклады инде, улым, Алла саклады! Бер гаиләгә өч мәет күбрәк булыр дигәндер!

Апа, мышык-мышык килеп, борын тарта башлады, күзләрен сөрткәләп алды. Рүзәл, аңышмыйча, янында авызына су капкандай утырган иргә текәлеп карады.

− Нәрсә булды соң?
− Әти үлгән. Иртән. Апа белән күмәргә кайта идек. Ашыктым шул.

Рүзәл сискәнеп китте. Яңа ел киче бит бу! Ничек инде алай...

Язманың азагын Идел журналыннан укыгыз

Халисә Ширмән

Фото: вебредактор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш