Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Смәел халкы олы юлның начар булуыннан зарлана (фотолар)

Ике дистә елдан артык элек салынган асфальт юлның бүгенге көндә бик аз өлеше генә чын юлга ошап тора.

«Хезмәт» газетасының иҗат коллективы бүген Смәел авылында булып кайтуы хакында хәбәр иткән идек. Әлеге авылда яшәүчеләрнең бүгенге көндә төп борчыган проблемалары – Ор белән Смәел авылы арасындагы юлның бик начар хәлдә булуы.
– Мондый юллардан көн саен йөргән кешеләр генә безнең хәлебезгә тулысынча керә алырлар. Ике дистә елдан артык элек салынган асфальт юлның бүгенге көндә бик аз өлеше генә чын юлга ошап тора. Калган өлешендә чокыр-чакыр. Безнең гозеребезне район җитәкчелеге ишетеп, ике арадагы әлеге юл яңартылса иде, – дип гозерләрен җиткерделәр смәеллеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез, Смэелгэ тошкэндэ хужаларнын, Ор авылы аша да утсэлэр бик эйбэт булыр иде. Безнен Ор авылынында юллары бик начар. Нича дистэ елга бер булсада асфальт салсалар , бик тэ рэхмэтле булыр идек.