Хезмәт

Сокланырлык та, гыйбрәт тә алырлык

Район газетасының елдан ел тирән эчтәлекле мәкаләләр белән байый баруы матур күренеш. Шундыйларның берсе - күренекле журналист Фәридә Шакированың үз авылдашлары һәм аларның сокланырлык хезмәтләре хакындагы чираттагы бер мәкаләсен укып чыккач, күңелне тирән уйларга этәреп, шатлык хисләре биләп алган иде. Ничек яратып тасвирлый ул бөрбашлыларны: һәрберсен белеп, куйган хезмәтләренә уңай...

Реклама

Мин дә тирә-ягыбыздагы изге күңелле кешеләр хакында матур фикерләр әйтү өчен кулыма каләм алдым. Иң әүвәл, күңелдән генә аларны барларга, эзләргә тотындым, тик каләмем уйлар өермәсендә тукталып калды. Авыл үзгәрәме, әллә үзебезме? Әхлакый сыйфатлар ник кысрыклана? Кая безнең акъяулыклы Ак әбиләр, Әлмәндәр картлар? Миңа бүгенге чор кешеләре хакында язуга караганда әти-әни (әти мәрхүм инде, урыны оҗмахта булсын), күршебездә яшәгән Сәгадәтбану абыстай, өлкәнрәк туганнар сөйләгән вакыйгалар, мәрхәмәтле кешеләр турында язасы килү теләге күбрәк өстенлек алды. Моңа бер очрашу мизгеле дә сәбәпче булды дисәм, ялгышмам. 30 октябрь - «Сәяси репрессия корбаннарым искә алу көне уңаеннан, Алан урта мәктәбендә укучылар белән уздырылган очрашуда, шул авылда яшәүче репрессия корбанының кызы, 1934--1937 елларның күп газапларын күргән тыл ветераны Тәүхиде апа Минһаҗева менә болай дип сөйләгән иде: «Минем әтием Каюм мулла Алан авылына имам булып Арчадан җибәрелгән кеше иде. Үзенең муллалыгын бик тырышып, җиренә җиткереп башкарган ул. Әни белән әти Аланда 10 еллап хезмәт иткәннәр, шул заманның ачы фаҗигасе булып репрессияләр башлана. Берәүнең яла ягуы аркасында, Каюм мулланы да кулга алалар һәм Малмыж төрмәсенә утырталар. Судка Фатыйма абыстай күкрәк баласын - ике айлык Тәүхидәне дә алып бара. Анда күргән гыйбрәтле хәлләрне әнисе балаларына үлгәнче сөйли. Хәл мондыйрак була: якын тирәдәге авыллардан җыелган муллаларга хөкем карары чыгару озак вакытларга сузыла. Алан мулласы Каюм абзыйга да чират җитә. «Атарга» дигән хөкем карарын ирештерүгә, Фатыйма абыстай өнсез кала. Үзе судка кергәндә, күкрәк баласын карап торырга биреп калдырган кешеләрнең йортын бутап, башка йортка кереп, ялгыш бөтенләй башка баланы күтәреп чыгып китә. Аны шаккатырганы тагын шул була: Алан авылыннан Каюм мулланы яклап ник бер кеше бирегә килсен, мулланы җавапка тарттырмас өчен ник бер гамәл кылынсын, ник бер кеше кул куйсын. Ә менә Пүскән авылыннан мулланы яклап бөтен авыл белән күтәрелеп чыгалар. Муллаларын җавапка тарттыру түгел, сүз дә әйттермичә, аякларын җиргә дә тидермичә, кадерләп күтәреп алып кайтып китәләр».
Бу вакыйга хакында авылның мөхтәрәм һәм һәрьяктан да үрнәк булган мулласы, хәзер инде мәрхүм (урыны оҗмахта булсын) Фаил абый Фәйзрахмановтан сорап, хәлнең чынлап та шулай булуын белдем. «Сафа мулла булган ул. Хәзер аның туганнары читтә яши. Мәчет - аларның йорт урынында. Дөрестән дә, Сафа мулла бик гыйбадәтле булган, гел коръән укып, авылдашларын гел вәгазьләндереп торган. Гайбәт сөйләмәгән - китап сөйләгән. Кешеләр белән үзен бик тыйнак тоткан. Укымышлы һәм гадел булганга аны авылдашлар да үз иткән, яраткан һәм хөрмәтләгән». Әйе, чын дин юлындагы кеше әнә шундый булырга тиештер инде ул. Аның сүзе, гамәле, уй-хыяллары үрнәк булырга тиештер. Халык бит шул дин юлындагыларга карап дин турында, дини кешеләр турында фикер йөртә. Сафа мулла да шундый изге зат булгандыр. Ә хәзер, ни гаҗәп, хәл бөтенләй үзгәрде. Халыкны дингә өндәү урынына, «мин абыстай» дип йөрүчеләр гайбәт тарата. Дин юлына ялгыш килеп кергәннәр халык башын бутый. Минем уйлавымча, дин юлындагы кеше ул - чит кеше шатлыгына шатланучы, башка кеше кайгысын үз итеп, борчылучы кешедер. Кая анда кешене каралту. Икейөзле, монафыйк диләр андыйларны. Андыйлардан Алла сакласын. Димәк, андыйларәле диннән бик ерак.
Акъяулыклы абыстай булган күршебез Сәгадәтбану әбине гел сагынып искә алам мин. Гел безгә кереп утырыр иде. Дини китаплар укып, мәгънәсен аңлатып сөйләр иде. Әни дә аны зурлый, хөрмәт итә иде. Ул әле дә: «Сәгадәт апа теге яки бу доганың мәгънәсен менә болай сөйләгән иде», -дип еш искә ала. Менә ул чын ихлас Акъәби булган. Миңа үзе исән чакта нәсел шәҗәрәмне төзергә дә ярдәм итте ул. Бабамның әтисе Бәдретдиннең сәүдәгәр булуын, пар атларда кушеткада гына утырып йөрүен әйтә иде. Сәгадәт апа гел китап укып, гыйбадәт кылып утырыр иде мәрхүмә. Сәдаканы санап алмады, биргәненә риза булды. Догалары шифалы, үзе инсафлы иде (урыны оҗмахта булсын). Үзе үлгәннән соң абыстай булып Факия апаның калуын теләгән иде.
Аның улы Ансар абый Шәйхетдинов та - әнисе кебек игелекле, хөрмәткә лаек зат. Мәчетнең тышын ялт иттереп сай-динг белән тышлатты, эчен эшләтте. Зират коймаларын яңартуда да аның өлеше зур булды. Аның абыстай малае икәнлеген эш-гамәлләреннән дә чамалап була. Ярдәмчел, тырыш, күңелендә бер бөртек тап юк аның. Авылда мәчет салынгач мулла итеп Мөдәррис абыйны куйдылар. Дини белеме булмаса да, бик күп нәрсәләргә өйрәнде. Авыл халкы акрынлап дингә тартыла башлады. Безгә кереп утырыр иде. Күңеле гел яхшылыкта булды. Белмәгәнен, икеләнеп торганын сорашыр иде. Берәүгә дә күтәрелеп бәрелмәде. Үләсе көнне дә, минем кайтуымны көтеп, әллә ничә тапкыр кергән. Әнә шулай «йөри-йөри» китеп тә барды (урыны оҗмахта булсын). Аннан соң мулла булган Рәиф абый да халыкны мәчеткә тартырга тырышты. Ул да матур фикерле кеше иде. Тик кисәк кенә улеп китте (урыны оҗмахта булсын).
Фаил абый Фәйзрахманов та авылның хөрмәтле кешесе иде. Әтиебезне соңгы юлга озатканда да бик тырышып йөрде. Үзенең шифалы сүзе, игелеклелеге, мәрхәмәтлелеге белән күпләргә үрнәк иде. Акрынлап гыйлем туплый барды. Күңелендә мәкер, золымның әсәре дә юк иде.
Авыл имамнардан уңды анысы. Хәзергесе - Мөнир абый Борһанов та дин юлына очраклы килеп эләккән кеше түгел. Тырыш, булсын дип йөрүче риясыз зат.
Тирә-ягыбыздагы олпат затларга карап ничек сокланмыйсың да, түбән дәрәҗәдәгеләргә, бозык күңеллеләргә карап гыйбрәт алмыйсың, нәтиҗәләр ясамыйсың ди.
Рәсемдә: Сафа мулла нигезенә салынган Пүскән авылы мәчете.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: