Хезмәт

Сталинград сугышы (тарихтан хәбәрләр)

1942нче елның ноябрь башлары. Дошманның Сталинградка ыргылган вакыты. Совет иле Бөек Октябрь социалистик революциясенең 25 еллыгын билгеләп үтә.

Шушы уңайдан 1942 нче елның 6 нчы ноябрендә Мәскәү Советының тантаналы утырышы үткәрелә. Анда доклад белән И.В. Сталин чыгыш ясый. Тарихи докладтан кайбер өзекләр:
• «Безнең хәрби заводларыбыз Кызыл Армияне орудиеләр, минометлар, самолетлар, танклар, пулеметлар, винтовкалар, боеприпаслар белән төгәл һәм намус белән тәэмин итәләр.
• Безнең колхоз, совхозларыбыз шулай ук төгәл һәм намус белән Кызыл Армияне азык-төлек белән тәэмин итәләр.
• Безнең беренче бурычыбыз Гитлер дәүләтен һәм аны рухландыручыларын юк итүдән гыйбарәт.
• Безнең икенче бурычыбыз Гитлер армиясен һәм аның җитәкчеләрен юк итү.
• Безнең өченче бурычыбыз Европадагы нәфрәт тудырган яңа тәртипне һәм аны яклаучыларны таркатудан гыйбарәт...»
Бу сүзләр авыр сугышның башлангыч елларында ук әйтелгән ил җитәкчесенең авазы, СССРның стратегик, хәрби сәяси программасы иде. Ил җитәкчесе үзенең чыгышында ышаныч белән: «... безнең әле бервакытта да хәзерге кебек көчле һәм оешкан тылның булганы юк иде», - дип белдерә. Ышанычлы белдерү Сталинград сугышында Кызыл Армиянең тарихи җиңүе белән расланды.
Сталинград сугышы 1942 нче елның 17 нче июлендә башланып, 200 көннән артык дәвам итә. 1943 нче елның 31 нче гыйнварында немецларның Сталинград фронты башкомандующие генерал-фельдмаршал Фридрих Паулюс әсирлеккә алына. Гыйнвар-февраль айларында камалган немец гаскәрләрен тар-мар итү сугышлары дәвам итә. 300 меңнән артык солдат, офицер һәм генераллар әсирлеккә төшә. Бу сугышта немецлар ягыннан миллионнан артык солдат һәм офицерлар, 1675 танк, 10 мең пушка, 1216 самолет, СССР ягыннан шулай ук 1 миллионнан артык солдат, командир, 15500 пушка һәм миномет, 1463 танк, 1350 самолет катнашты. (Саннар хәрби архив мәгълүматларыннан).
Сталинград сүзе дошманнарны тетрәндерде, икеләнүчеләрне айнытты, җиңүчеләргә тагын да куәт бирде. Икенче бөтендөнья сугышында Сталинград сугышы зур борылыш ясады. Сугыш барышы инициативасын СССР, Сталин үз кулына алды. Сталинград сугышында җиңү Кызыл Армия сугышчыларының батырлыгы, тылның оешканлыгы, кешеләрнең фидакарьлеге мисалы булып 1941 - 1945 елгы Бөек Ватан сугышы тарихында мәңге сакланачак.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилеена хәзерлек уңаеннан, «Сталинград оборонасы өчен» медаленә лаек булган райондашларыбызның исемнәрен атап үтү урынлы булыр. Менә аларның кайберләре: Газыйм Фәйзрахманов (Балтач) Дон фронтында Сталинград сугышының башыннан ахырына кадәр сугышкан Кызыл Йолдыз, Сугышчан Кызыл Байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән офицер. Гринев Александр Иванович (Түбән Ушма), Медведев Николай Ларионович (Кече Лызи), Павлов Александр Иванович (Югары Ушма), Егоров Иван Александрович (Түбән Ушма), Гани Закиров (Балтач), Шәриф Мөхәрләмов (Балтач), Йосыф Нәбиев (Балтач), Насыйр Хафизов (Балтач), Гаптелхәй Хәсәнов (Балтач), Ногман Әшрәпов (Арбор), Гаделша Зарипов (Арбор), Әхәт Гыйләҗев (Яңгул), Фәрзи Гыймадиев (Яңгул), Әгълә Хәкимҗанов (Куныр), Өммекамал Шәфигуллина (Яңгул), Елизавета Алмызова (Түбән Ушма). Батырлык онытылмый. Сталинград сугышы каһарманнары батырлыгы балаларыбыз, оныкларыбыз хәтерләрендә яңарып, буыннан-буынга күчә барсын.
Фото: http://www.culture.mendeleevsk.ru/news-2-131.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: