Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суд аша гына хәл итеп була

Сорауга җавап Роспотребнадзор буенча әйдәп баручы белгеч-эксперт Гөлназ Сафина бирде.

Сорау: Ватсапта өйдән генә тауарлар сатучы төркемнәр бар бит. Шуларның берсеннән тавык боты куштым, җитештерүчесен сорап тормадым. Бер тартма алдым, язуын карасам, кеше арасында начар аты таралган җитештерүченеке булып чыкты. Мин сәүдә челтәрләрендә дә ул тауарны әйләнеп узам. Итне кире тапшырып булмый, алмыйбыз, диләр, тауар үзе әйбәт. Мондый очракта кулланучы хокукларын яклаучы оешмалар булыша аламы?

Җавап: Документсыз, теркәлмичә сатылган тауарга дәүләт органнары булыша алмый. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт турындагы нигезләмәгә таянып, мәсәлән, Роспотребнадзор Россия Федерациясе законнарында каралган чикләү, кисәтү һәм профилактик характердагы чараларны хезмәт компетенциясенә кертелгән мәсьәләләр буенча гына аңлатырга һәм кулланырга хокуклы. "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законы преамбуласыннан чыгып, сатучы (башкаручы) дигәндә, оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә, түләүле шартнамә буенча кулланучыларга тауарлар сату (хезмәт күрсәтү) эшләрен башкаручы индивидуаль эшкуар булса аңлашыла. Ике физик зат арасында төзелгән шартнамә буенча, хезмәт күрсәтүнең сыйфатсыз булуы бәхәс предметы булганга күрә, әлеге мөнәсәбәтләр кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар белән җайга салынмый.

Килеп туган мәсьәләне хәл итү өчен, кулланучы үз хокукларын яклау максатыннан, судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 11 маддәсенең 1 пункты нигезендә, зыян күргән граждан хокукларын яклау нәкъ менә суд тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Моннан тыш шуны да әйтәсе килә, РФ Конституциясенең 25 нче маддәсе нигезендә, торак кагылгысыз булып санала. Торакта яшәүче затларның ихтыярына каршы беркем дә, федераль закон яисә суд карары нигезендә, билгеләнгән очраклардан башка торакка үтеп керергә хокуклы түгел.

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучылар хокуклары кулланучы почмагы