Хезмәт

Сугыш эзләреннән Идел буйлап.

Без бит Идел буйларыннан Таныш кышы җәе көзләре. Гасырларны үт-үтә су китерә Арбор,Кубыр, Шушма- Идел оныклары, кызлары.

Бу сәяхәт Бөек Ватан сугышында Совет халкының җиңүенең 70 еллыгы кысаларында Татарстан Республикасы хөкүмәте программасы нигезендә оештырылган. Казан - Санкт-Петербург маршруты буенча (3 500 км) сәяхәт иде. Ул Ленинград блокадасының башлануы, кайгылы вакыйга 8 сентябрь 1941 елны билгеләп үтү белән дә бәйле иде.
Сәяхәткә 150 кеше катнашты. Шул сан эченнән 82 кеше Бөек Ватан сугышы ветераннары, 27 кеше Ленинград блокадасы гражданнары, ягъни камалган шәһәрдә яшәгән, тылга эвакуацияләнеп Татарстан шәһәрләрендә, авылларында яшәгән һәм хәзер дә гомер итүчеләр, 5 кеше сугышта үлгән солдатларның тол калган хатыннары, 6 кеше тыл хезмәтчәннәре. Бер кеше - Советлар Союзы Герое - Кузнецов Борис Кириллович, 2 кеше - Мастеков Илдус Ислам улы, Фролов Николай Васильевич - Социалистик Хезмәт Геройлары, 8 кеше район һәм шәһәр ветераннар Советы рәисләре катнаштылар яшләре буенча барысы да өлкәннәр, 4 кеше - 91 яшьтә, 4 кеше - 90 яшьтә, калганнары 80 яшьтән олы кешеләр.
Бу сәяхәтнен тагын бер узенчәлеге өлкән буенча алмашчы яшьләрнең катнашуы булды. Казан, Чаллы, Тәтеш, Тубән Кама, Яшел Үзән шәһәрләре Саба, Кукмара, Арча кадет мәктәпләре курсантлары һәм аларның җитәкчеләре (тәрбиячеләре) катнаштылар. Барысы 57 кеше.
Кадетлар өлкәннәргә теплоходтан теплоходка күчү вакытында, шәһәрләр буйлап экскурсияләр барышында зур, бик кирәкле булышчылар булдылар.Мисал өчен миңа да беркетелгән Тәтеш шәһәр кадет мәктәбе курсантлары өлкән сержант Эльмина Гайнетдиновага һәм Эрик Сергеевич Николаевичларга мин бик рәхмәтле.
Сәяхәт барышында Чебоксар (Чуваш Республикасы), Космодемьянск (Мари-Эл), Кострома(Кострома өлкәсе), Плес, Вытерга, Свистрой, Череповец, Рыбинск, Ярославль, Санкт-Петербург шәһәрләре аша узарга туры килде. Автобуслар белән һәм җәяүле экскурсияләр оештырылды.
Һәр шәһәрнең, поселок һәм бистәләрнең узенең тарихи, ихтисади, һөнәри йөзе бар. Культура, эстетик юнәлеше булган, алар бугенге көннәргә кадәр сакланган, әлбәттә югалту, тукталу очраклары да күзәтелә.
Табигать матурлыгы, экологик чиста зоналар куп. Алар рекрацион ресурслар итеп файдаланыла. Мәсәлән "Соколки центр", (Н.Новгород шәһәреннән 170 км) иң экологик чиста район дип билгеләнгән. Аның 50% җирен нарат, карагай урманнары биләп тора. Туризм өчен файдаланыла.
Горицы, Плес, Кижи, Тутаев (Романов - Борисо-Глебск), Ирма, Мандроги, Ижор туризм максатларында файдаланыла. Бу пунктларда "Яшел тукталыш" ясалды. Җәяүле экскурсияләрдә табигате, кешеләре, аларның яшәеше, кесәбе белән таныштык.
Ярославль шәһәре 1100 елда князь Ярослав Мудрый тарафыннан нигез салына. Ул аю аткан урында шәһәр төзергә боерык биргән. Аю сыны шәһәрнең символы итеп билгеләнә. МӘС зур йөк машиналарына да аю сыны куела иде.Шәһәрнең бер мәйданында аю аткан урынга зур таш куелган һәм истәлек язу чокылган.
Рыбинск шәһәренең узенә хас тарихи үткәне бар. Исеменнән үк аңлашыла, шәһәрнең кәсебе Идел елгасы балыкчылар белән бәйле. Борынгы исеме Рыбная Слобода (Балык бистәсе) 1600 елларда ук төзелгән. Петербургны балык белән тәэмин иткән һәм балык белән сәүдә иткән. Рыбинск шәһәренең төзелешендә Екатерина II-нең йогынтысы зур булган. Таштан төзү эшләренә ул юнәлеш биргән.
Рыбинск шәһәрен бурлаклар шәһәре дип йөрткәннәр. Статистик мәгълүматларда бурлаклар саны 30 меңгә җитә дигән саннар бар, хәтта хатын-кызлар бурлачкалар булуы турында әйтелә.
Россия тарихының истәлеге итеп Идел ярында "Бурлаклар" һәйкәле куелган. Ул туристларның игътибарын үзенә ныграк тарта шикелле. Бурлаклар җәйге айларда 4-5 ай бурлак хезмәте өчен 30-40 сум акча эшләгәннәр. Кышкы чорда эшсез калганнар, эш таба алганнары йөк төяучеләр, урман кисүчеләр, көнлек ялланып эшләүчеләр, сукбайлык, бомжлыкта яшәүгә дучар ителгәннәр. Бурлак тормышын сүрәтләү, күз алдына китерү авыр, әлбәттә. Ә ул булган! Бурлак хезмәте безнең район кешеләре өчен дә хас. Мәсәлән "Әрәмәләр шавы" китабында Яңгул волосте крестьяннарының читкә эшкә китүләре, 15 иратның Уржум, Вятка елгаларында бурлак хезмәтенә ялланулары турында әйтелә. Хәтта кайберләренең Рыбинск шәһәренә кадәр барып җитүләре турында мәгълүматлар саклана. Рыбинск эре промышленность шәһәре судно төзелеше, автомобиль ЯАЗ, нефть эшкәртү, мотор төзү, пласмассалар эшләү, судоремонт, Рыбинск ГЭСы (330 мең КВТ егәрлектә) тире иләү, туку предприятияләре эшли. Шәһәрдә 2 ирләр монастыре, 2 хатын-кызлар монастыре эшли. Валентина Терешкова, Некрасов музейлары бар.
Дәвамы бар.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: