Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Сугыш истәлекләре

Минем бабай, Хаҗиев Газим Хаҗи улы, Балтач районы Кенәбаш авылында, күп балалы гаиләдә туган. 9 бала булганнар. Бабай яшьли колхозда эшли башлый. Сугыш башланганда аңа 16 яшь кенә була.

18 яшь тулгач, 1943 елның башында сугышка китә. Украина, Белорусия, Молдавия, Польшаны азат итүдә катнаша. Сугышта бик авыр була, ашау җитми. Барлык солдатларга да ашарга китереп бетерә алмыйлар. Җәй көне карбыз җыеп ашаганнар. Җирле халыкларның бәрәңге пешергәч, калган бәрәңге кабыкларын да ашаганнар.
Каты сугышларда бабайның кулы яралана. Госпитальдә операция ясап, пулясын алалар. Терелгәч, сугышка китә. Бу юлы аягы яралана һәм тагын госпитальга эләгә. Сугыштагы батырлыклары өчен "Бөек Ватан суышы" ордены белән һәм медальләр белән бүләкләнә.
Сугыш беткәч тә, яшь егетләрне армиядә калдыралар. Шәһәрләрне төзекләндерү буенча эшлиләр. Шофёрлар курсын бетерә. Командирларын йөртә. Әйбәт эшләгәне өчен хуҗасы потифон бүләк итә. Капитан дәрәҗәсенә күтәрелә.
1950 елны өенә кайта. Сәүдә системасына эшкә урнаша. Райпода завсклад булып эшли. Аннан соң милициядә паспорт өстәлендә җитәкче булып эшли. 2 ел эшләгәч, райкомга инструктор итеп эшкә алалар. Сельхозтехника зурая башлагач, анда экономист булып урнаша. Уфада читтән торып, экономика техникумын бетерә. Бер ел эшләгәч, яңадан райкомда эшли башлый. 1958 елда, Казанда, югары партия мәктәбенә укырга керә. 4 ел укыгач, пропаганда булеге җитәкчесе була. 1970 елда Тимирязев колхозы председателе итеп билгелиләр. 1975 елны инфаркт кичергәч, авырый башлый, ул эшеннән чыга. Дәвалангач, сельхозхимиягә кадрлар бүлеге җитәкчесе булып урнаша. 1985 елны пенсиягә чыга. 1986 елның январенда вафат була.
Тагын бер сугышта катнашкан якын кешебез, дәү әнинең әтисе турында язасым килә. Габдрахманов Газиз Габдрахман улы Норма авылында 1901 улны туган. 1942 елны сугышка киткән. Газиз бабай сугыштан кайтмаган һәм аның турында бик аз беләбез. Сугыш башлангач, аларны Марий-Эль республикасының Суслангер авылы янына алып киткәннәр.
Бу авыл урман эчендә урнашкан була. Землянкалар төзегәннәр һәм сугышка әзерләнгәннәр. Землянкаларда торганнар. Аларны анда ач тотканнар. Күбесе ачлыктан улгән. Авылдан бара алган кешеләр ашау алып барганнар. Газиз бабайның сеңлесе Рәхимә апа, Суслангерга җәяү ашау алып барган. Кайбер солдатлар ачлыктан елап ятканнар. Аларга сохарилар биргән. Бөтен солдатлар җыелган. Бәрәңгеләрне чи килеш ашап бетергәннәр. Газиз бабай эштән кайтканда бераз катык белән бәрәңге калган булган.
Суслангердан Газиз бабай 1942 елны сугышка китә. Мәскәү яны шәһәрләре: Одинцово һәм Волоколамскны азат итүдә катнаша һәм шул ук елны үлгән хәбәре килә.
Фото: http://history.omsu.ru/2015/02/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250