Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Сугыш каһарманы(хикәя).

Үткән сугыш өермәләре еллар чоңгылында басылып калган булса да, Газиз әлеге афәт турында бик күп истәлекләр, кыйссалар ишетеп үсте. Чөнки аның 90 яшьтән узган Мәйсәрә әбисе бер генә көнне дә сугыш турында искә төшерми калмый.

Сәбәбе дә бик гади: 3 ай гына яшәп калган ире Газизҗан(оныгының улына да ерак бабасы истәлеге итеп Газиз куштыра ул) сугыш утына кереп югалганнан бирле, аның газизен көтмәгән 1 генә сәгате - минуты да булмаган. Иренең язмышы 2 сүзгә сыйган: "Хәбәрсез югалды".
Тик Мәйсәрә, озын буйлы, дулкынланып торган кап-кара чәчле, зәп-зәңгәр күзле насыйбының югала алуына ышанмыйча, һаман да көтә бирә.
Иренең истәлеге булып калган бәгырь җимеше Гарифҗанын ул чын ир-егет итеп үстерде. Ходайга шөкер, улы ким-хур булмады: гомер буе колхоз рәисе булып эшләде. Аннан туган Галимҗан - авыл уртасында балкып утырган урта мәктәп директоры. Хатыны Миләүшә дә мөгаллимә. Инде менә, күз тимәсен, улының оныгы Газизҗан (Мәйсәрә әби генә аңа шулай эндәшә, бу егет төсе-кыяфәте белән дә коеп куйган ерак бабасы иде) быел мәктәпне бетереп, педагогия училищесына укырга керде. "Немец телен ныклап өйрәнеп, Германиягә барам. Бабай язмышын ачыклап булмасмы?" - дип йөргән көне.
Мәйсәрә әбинең йөрәгенә укмашкан бер серле төен бар: Газизҗанының 1945нче елның яз башына хәтле килгән сөю-сагыну тулы хатлары әкренләп суындылар да бөтенләй туктадылар. Ире белән бергә сугышта йөргән күрше авыл егете Әхәт нәрсәдер яшерә кебек тоелган иде. Көнаралаш, авыл советына чакыртып, сорау алулар, район вәкиленең ирен "сатлыкҗан" дип атаулары бу серне белүне кичеректерделәр. Мәйсәрә бераз тынычланганда, Әхәт сугыш яраларыннан бакыйлыкка күчкән иде.
Мәйсәрәгә Газизы кайтып керер дә: "Их, матурым, син дә ышанмагач, нишләргә кала инде миңа?" - дияр кебек. Шуңа да ире турында ул ямьсез уйлый алмады.
Улы, оныгы - һәммәсе әтиләре, бабалары белән горурланып үстеләр. Аның зурайтылган фоторәсеме өй түрендә эленеп торды. Кечкенә Газизҗанның да бабасы кебек кыю, тәвәккәл каһарман булып үсәсе килә иде. Аның бабасы турында язган шигырьләре район газетасында һәрчак басылып тордылар, иншалары республика конкурсларында призлы урыннарны алдылар.
...Иренең рухына дога кылып утырган Мәйсәрә әбине телефон тавышы сискәндереп җибәрде: "Әби, әбием, мине котлый аласың: Германиягә баручылар арасында мин дә бар!" Бу - оныгы Газиз иде.
...Менә Газиз Алман илендә. Моннан 70 ел сугыш булып узган Берлин шәһәрендә йөри. Кайда икән газиз бабасының эзләре? Беренче байракны татар Газиз кадаган Рейстах янында да торды ул. Бәлки, бабасының да соңгы каны шушында тамгандыр?!
Чиксез дулкынланып, арып барып керде Газиз билгеләнгән фатирына. Бераз хәл алгач, үзенең бик бай һәм зиннәтле йортка килеп эләккәнен аңлады: һәр зәвыклы әйбер үз урынында. Хуҗалар да, хезмәтчеләр дә бик ачыклар. Кич, каһвә эчкәндә, йорт хуҗасы үзләре турында сөйләде: болар элек-электән корал ясаучы заводның хуҗалары икән. Хәзерге вакытта хуҗаның улы белән килене Япониядә сәяхәттә. Аларның улы Ганс Америкадагы Гарвард университетында белем ала.
Аннары карт немец Газиздән Россия, Татарстан турында сорашты. Үз авыллары, әбисе Мәйсәрә, бабасы Газизҗан турында сөйләгәндә, хуҗа кеше, ничектер, мыскыллап тыңлаган кебек тоелды Газизгә. Егет йокы бүлмәсенә юнәлгәндә, немецның күз карашында: "Сез җиңдегез җиңүен, ә оҗмахында без яшибез," - дигәнрәк түбәнсетү чагыла иде.
Аны студент егет Ганс бүлмәсенә урнаштырдылар. Егетнең өстәлгә куелган фотосына күз салгач, Газиз әллә нишләп китте: яшь Ганс Газизнең нәкъ үзе иде.
Төн уртасына кадәр йоклый алмады Газиз. Колагына ишетелгән ыңгырашу авазлары йокысын тәмам качырды.
Авазлар кухня янындагы бүлмәдән килә икән. Газиз әкрен генә ишекне ачып керде һәм хәйран калды: бер диван гына сыярлык ярым караңгы бүлмәдә, пычрак урын-җирдә, керле киемнән бер бабай ята. Аның инде чыкмаган җаны гына калган. Газиз картка якынлашты. Шунысы гаҗәп: бу кеше Газизгә таныш иде. Диван янындагы кечкенә өстәлдән "Мәйсәрәдән Газизҗанга" дип чигелгән, саргаеп беткән кулъяулыкны кулына алгач, Газиз катып калды. "Газизҗан бабай?!" - дип кычкырып җибәрүен үзе дә сизми калды ул.
...Бабай, күз яшьләренә буылып, үзенең язмышының Газиз белмәгән өлешен сөйләп китте.
Безнең гаскәрләр Берлинга кергәч, ул яшь чибәр немка белән таныша, озакламый туган илдә калган Мәйсәрә дә, сабый да онытыла. Немкага өйләнеп, байлыкта яшәрмен, дип өметләнә ул. Әмма Газизҗан бу гаиләгә нәсел дәвам иттерүче таза ир буларак кына кирәк була шул. Яшь чагында эш аты булган ир-ат хәзер шушы шыксыз бүлмәдә соңгы сулыш алуын көтеп ята икән.
Мәйсәрә әбисе шушы бәндә өчен күпме кыенлыклар кичергән, күпме күз яшьләре түккән бит! Егетнең иреннәре бертуктаусыз: "Сатлыкҗан!!!" - дип кабатлады. Үзенә бу сүзләр әкрен әйтелгән кебек тоелса да, карт аны аңлады! Йөзе тартышып куйды.
Газиз, авыр төштән айныган кешедәй тиз генә бүлмәдән чыкты, әйбер-карасын җыйды, такси чакыртты.
Әбисенең, әтисенең өмет-ышанычларын аяк астына салып таптаган,алар кичергән кайгы-хәсрәтнең тамчысына да тормаган бу бәндә белән бер үк һаваны сулый алмый, ул яшәгән илдә 1 минут, 1 секунд та кала алмый икән бит!
Газиз күңелендә тыелгысыз бер генә теләк яна: өйгә кайтасы иде дә, сугыш чорында үз-үзләрен аямыйча эшләп, җиңүгә зур өлеш керткән, ул-кызларын аякка бастырган, саф күңел белән гомер буе яуда югалган газизләрен көткән миллионнарча татар хатын-кызларыныҗ тере мисалы булган әбисе Мәйсәрә алдында тезләнәсе иде.
Ниһаять, егет бер хакыйкатьне ачык аңлады: бу сугышта аның өчен каһарман Газизҗан бабасы түгел, гап-гади татар хатыны - Мәйсәрә әбисе иде.
Зөһрә Гыйззәтуллина,
КФУ студенты.
Фото: http://tvernews.ru/news/83617/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250