Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Сугыш һәм әсирлек

Бөек Ватан сугышы тарихындагы бу теманы «Хезмәт» газетасы аша райондашларыбыз игътибарына тәкъдим итүемнең максаты

районнан Ватан сугышында катнашып үлгәннәр һәм исән кайтучылар арасында әсирлеккә төшүчеләр барлыгы һәм аларга тагылган «хыянәтче» дигән тамганың озак еллар дәвамында саклануын дәлилләп, аны юкка чыгаруны нигезләү һәм әһәмиятен күрсәтү. Аларның Бөек Ватан сугышы ветераны булуын барлык авылдашларына, туганнарына, балалары һәм оныкларына ишеттерү.
Кайбер саннар:
Сугыш хәрәкәтләрендә Кызыл Армиягә әсир төшүчеләр:
Немецлар (союзниклар армияләренә әсир төшкәннәрне дә кертеп) - 3-4 млн;
Японнар - 900 мең;
Итальяннар - 60 мең; кайбер чыганакларда - 80 мең;
Французлар - 23 мең;
Румыния, Венгрия, Греция һәм башка илләрнең әсирләре дә булган.
Германия армиясенә әсир төшкән һәм Европаның төрле илләрендәге лагерьларда яшәгән әсирләр - 5,7 млн. Шуларның 3,3 млн.ны ачлыктан, җәзалаулардан, авыр хезмәттән үләләр яисә үтерелгәннәр ("Черная книга коммунизма" китабы. Мәскәү, 2001, 301-306 нчы битләр). 1944нче елның октябреннән 1945нче елның гыйнвар аена кадәр Германиянең көнбатыш зонасыннан (2 фронт зонасы) СССРга, Совет хөкүмәте белән килештермичә, 332 мең хәрби рус әсирләре озатыла. Күрәсең, күп сандагы әсирләрнең Герман җирендә урнашуыннан бушану зарурлыгы сәбәп булгандыр?
1945 нче елның 5-12 нче февралендә СССР Англия, Америка дәүләтләре башлыклары Ялта конференциясендә хәрби әсирләр мәсьәләсендә репатриация (туган җирләренә кайту) турында яшерен килешүләр төзиләр.
Әйе, сугыштан соң хәрби әсирләрне, Германиягә куылганнарны, качакларны эмиграциягә китүчеләрне туган илләренә кайтару бик мөһим мәсьәлә булган.
Ялта конференциясеннән соң ук Көнбатыш дәүләтләр портларыннан, аерата Британия утрауларыннан әсирләрне җибәрү эшелоннары СССРга озатыла башлый. Мәсәлән, 1945 нче елның май-июль айларында гына көнбатыш оккупация зонасыннан (АКШ, Англия, Франция зоналары) 1 млн. 300 мең руслар СССР га күчерелә. Август айларына бу сан инде 2 млн.нан арта. Үз чиратында СССР үзендә булган хәрби әсирләрне репатриацияли. Мәсәлән, СССР тышкы эшләр министры Вячеслав Молотов 1947 нче елның март аенда 1 млн. 3 мең 974 немец әсирләренең Германиягә кайтарылуы турында белдерү ясый. Калган 890 мең 532 әсирнең барлыгы турында мәгълүмат бирә. 1950 нче елның мартына СССР хөкүмәте репатриациянең төгәлләнүен белдерә. Әмма гуманитар җәмәгать оешмалары мәгълүматларында 300 мең әсирнең калганлыгы әйтелә. Репатриация эше әле 50 нче елларда да дәвам иткән.
Әсирлек - бу глобаль проблема. Сугышлар беркайчан да әсир төшүдән башка булмаган. Әсирлеккә төшүчеләр турында аларны яклау максатыннан, 1929 нчы елда Женевада кабул ителгән Халыкара конвенция бар һәм ул барлык илләргә кагыла. СССР бу конвенцияне ратификацияләмәгән. Әсир төшүгә карата совет солдатына таләпләр дә югары булган, һәр совет солдаты, әгәр ул немецларда 4 ел әсирлектә яшәгән булса, хыянәтче (предатель) саналган һәм хөкем ителергә тиеш булган (Указ № 270, 1942 нче ел). Солдатның әсирлеккә төшү сәбәпләре берничек тә исәпкә алынмаган һәм әсир төшкәннәр нинди шартларда яшәгәннәр, кыйналганнар, җәберләнгәннәр, ачлыктан, авырулардан үлгәннәр, эшләгәннәр - берсе дә исәпкә алынмаган. Әсир, гомумән, кеше төркеменә кертелмәгән, юкка чыгарылырга тиешле җан иясе саналган. Шуңадыр, әсир төшкән 5,7 млн. кешенең 3,3 млн.ны ачлыктан һәм җәберләүләрдән Германия концлагерьларында үлгән яисә үтерелгән.
СССРның үзендә дә әсирләргә шундый ук җәзалаулар, кимсетүләр, авыр хезмәт, ачлык. Мәсәлән, Тамбов өлкәсендәге 188нче номерлы лагерьда урман кисү эшендә эшләгән 23 мең хәрби әсирнең 14 меңе авыр хезмәт һәм ачлыктан үлә (Нигездә Гитлер армиясенә чакырылган французлар).
Әсирлектән чыккан, туган илләренә кайтарылган СССР гражданнары махсус күзәтүгә, тикшерүләргә дучар ителгәннәр, ГУЛАГка озатылганнар, эшкә урнаша алмаганнар, даими рухи киеренкелектә яшәгәннәр.
Сталин үлгәннән соң бу юнәлештә уңай сәяси һәм социаль адымнар ясала. 1953 нче елның 28 нче мартында киң масштаблы амнистия үткәрелә. 1 млн. 200 мең кеше иреккә чыгарыла. 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгәннәр, вазыйфалы посттан файдаланып экономик җинаять кылучылар, йөкле хатын-кызлар, өлкән яшьтәге ирләр (55 яшь) һәм хатын-кызлар (56 яшь) һ.б.
1955нче елның сентябрь аенда уздырылган амнистиядә оккупантлар белән хезмәттәшлек иткәннәрне һәм немец хәрби әсирләрен иреккә чыгару билгеләнә.
Бу чаралар күпмедер күләмдә хәрби әсирләргә дә кагылган. Әлбәттә, Бөек Ватан сугышында әсир төшкәннәрнең законлы хокукларын торгызу, шактый соңарып, "Бөек Ватан сугышы чорында репатриацияләнгән элеккеге Совет хәрби әсирләре һәм башка гражданнарның законлы хокукларын торгызу" турында Россия Президентының 1995 нче ел, 24 нче гыйнвар Указы нигезендә тормышка ашырыла.
Фото: http://naviny.by/rubrics/society/2011/06/22/ic_articles_116_174093/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250