Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Сугыш уты кабынмасын.

Кичке авылны моңга күмеп, сузып-сузып, тальян гармун уйный. Моң hавада тарала да тына, а минем күңелемдәге беркайчан да төзәтеп булмый торган йөрәк яралары кабат кузгала...

Тальян гармун ... Туып-үскән төп йортта безне hәрчак тальян гармун каршы ала. Ул төп нигезнең иң түрендә урын алган да бөтен кешенең игътибарын үзенә тартып тора. Бу - әтиемнең тальян гармуны. Гармуны аны сугышка озаткан, каршы алган. Күпме моң hәм сер яшеренгән анда ... Гармун - тарих... Ул минем уйларымны әтием белән үткән балачакка, яшьлегемә алып кайта. Никтер күңелем үзенә урын тапмый. Мин кулыма баянымны алам.
Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп.
Җиңү белән, сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп.
Җиңү килә, әтием сугыштан исән-сау әйләнеп кайта, әмма сәламәтлек чамалы гына шул.
...Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, әтием колхозда төрле эштә эшли. Бу колхозларның оешып килү еллары була. Әти ат жигә, сукага чыга. Яшь егеткә хезмәт чыныгуы була бу. Ә 18 яше тулуга,1942 елның көзендә әтигә армиягә повестка килә һәм ул сугышка китә. "Колхозның яшелчә бакчасында кыяр җыйганда, кулыма кәгазь тоттырдылар,"- дип иске ала торган иде бу вакыйганы әтием.
Сугыш! Никадәр кайгы-хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син халкыма. Безнең гаиләне дә читләтеп үтмәдең.
Сугышка хәзерлек чорын үткәннән соң, әтием склад сакчысы булып хезмәт итә. Аннары, үзе теләп, алгы сызыкка алуларын сорый. Ул башта Волхов, ә аннары Ленинград фронтында сугыша.
Әтием сугышның эчендә, алгы сызыкта ... Күктәге самолётлар өзлексез снаряд яудыра. Әтиләр батальоны тирә-яктагы окоплардан дошманнарга каршы ут ача. Дошман көчле. Безнекелер җиңелүгә дучар була. Исән калган безнең сугышчыларны немецлар кулга алалар һәм колоннага тезеп алга таба кузгалырга әмер бирәләр.Әтиемнең күңелендә бер уй: ничек кенә дошман ягына чыкмаска, ничек котылырга?
Кинәт безнекеләрнең иң көчле коралы булып саналган "Катюша" ата башлый. Дошманнарның иң курыккан коралы була ул. Сугышчылар да, дошман да төрлесе -төрле якка тарала. Шул мөмкинлектән файдаланып, әти янәшәдә генә торган җимерекләр астына кереп ята. Карый: янәшәдә генә бер граната. Димәк, котылу чарасы бар, ул бирелмәячәк. "Үләргә, тик алар белән китмәскә!" Шундый уйлар белән алынган граната буш булып чыга. "Катюша" тынып кала. Немецлар әсир төшкән сугышчыларны алга таба алып китә. "Нишләргә?" дигән сорау белән әти караңгы төнне көтә. Яраланган аяк әрнеп-әрнеп сызлый, яра әчетә, кан саркый.
Төн җитә. Бөтен тирә-якта күз күрмәслек караңгылык.Әтием, яралы аягын өстерәп, гел уң якка шуыша. Безнекеләр уң якта ... Калганын инде ул үзе хәтерләми. Күп кан югалткан хәлдә үзебезнекелергә юлыга һәм аны госпитальгә озаталар.
19 яшьлек егет нәкъ бер ел урын - жирдән тора алмыйча госпитальдә ята, аягын кисүләрен сорап, врачларга ялвара, операция арты операция кичерә. I дәрәҗә "Дан" ордены белән бүләкләнә. 1944 елның җәендә әтине авылга кайтаралар. Шәмәрдән станциясенә кадәр аны шәфкать туташы озата. Аннан әтием ат йөге өстендә туган авылына кайта. Иң кызганычы, туган йортының капка төбенә килеп туктагач, әтисе аны танымый. "Малаеңны алып кайттым" дигән тавышка атылып чыккан бабай: "Минем малай түгел бу" дип, кире кереп китә. "Әти, мин ич инде,"- дип өзгәләнә әти. Шуннан соң гына бабай аны күтәреп өйгә алып керә.
Калган бөтен гомерен әтием ике таяк hәм сыңар аяк белән үткәрә.
Әтием төшенкелеккә бирелми, рухын сындырмый. Авылда бердәнбер оста гармунчы була ул. Җырлап урам әйләнгәндә, аны күтәреп йөртәләр. Колхозда көче җиткән төрле эшләрдә катнаша, каравыл тора. Әнием белән тормыш корып, алты бала тәрбияләп үстерә. Үзенең тыйнаклыгы, сабырлыгы белән балаларының ихтирамын казана. Туган якка, туган авылга мәхәббәт тәрбияли.
Кадерле әтиемнең, сугыш яраларыннан айный алмыйча, якты дөньядан китүе - минем өчен беркайчан да төзәтеп булмый торган ачы яра. Гүя аның гармуны: "Кызым, илебезнең киләчәге сезнең кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт саклагыз, изге туфрагыбызда яңадан сугыш уты кабынмасын!"- дип безгә дәшә сыман.
Фото: http://www.liberty4ever.com/index.php?topic=29955.80

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250