Хезмәт

Сәйдәш дигән якты йолдыз бар (фото)

Узган гасырның 80-90 еллары. Әй, шаулап та карадык инде бу чорларда татар көрәше доньясында. Көрәш диюгә, ул чакта бар халыкның күз алдына Балтач көрәшчеләре килеп баса торган иде. Чыннан да, бик нык балкыдык бу вакытта республика күгендә, "якты йолдыз" булып.

Әнә шул йолдызларның берсе һәм иң яктысы - орчык хәтле Сәйдәшебез булды дисәм дә шул чор көрәшчеләре минем фикер белән килешерләр дип уйлыйм. Язмыш җилләре белән ул үзе Чита шәһәрендә туган булса да, 1974 елда аларның гаиләсе Нормага кайтып урнаша. Менә шул елдан бирле егетебезнең данлы тормыш юлы районыбыз спорты белән бәйле булды.
Нормада һөнәри-техник училищеның ачылган вакытлары гына. Балаларны көрәш серләренә өйрәтүче Рәдиф Ситдыйков мәктәптә укучы бер елгыр малайга игьтибар итә. Бар күңеле белән сиземли аның остазы, чын көрәшче чыгачак бу малайдан. Шулай була да. Перспективалы яшь көрәшчегә әверелә малаебыз. Авыл Сабантуйлары, аннары район Сабантуе. Җиңүләр артканнан арта гына бара. Яшүсмеерләр арасында бер-бер артлы ике республика җиңүе. Башкалабызда да тиз күреп алалар егетебезне. Республиканың ул вакыттагы танылган тренеры Хафиз Тимашев егетебезне үзенә - грек-рим көрәшенә чакырып ала. Шулай итеп, кечкенә Сәйдәшебез Казанның 3 интернат-мәктәбенә килеп урнаша, берүк вакытта югары спорт осталыгы мәктәбенә йөреп, осталыгын чарлый башлый.
Менә китә шуннан республикада танылулар....1982 елда республика беренчелегендә җиңү, 10 сыйныфта укыганда ук, 1983 елда Муса Җәлил призына бәйгедә җиңүче,"Спартак" спорт җәмгыятенең Россия беренчелегендә призер, Россиякүләм ярышларда чемпион... тиз арада спорт осталыгына кандидат исеме.. Аннан данлы Совет армиясе сафлары. Монда да үзен күрсәтеп өлгерә көрәшчебез. Ирекле көрәшме, классикмы... Ярыштан-ярышка йөреп, үз үлчәү авырлыгында дивизиянең иң "хәтәр "көрәшчесенә әверелә. Чыннан да ,бик чиста көрәште Сәйдәш. Ул келәмгә чыккан минутлар үзе бер тамашага әйләнә иде. Ул вакытта бит иң кечкенә үлчәү авырлыгында көрәшүчеләр аерым бер күз уңында иде. Бу "мухачны" сакларга кирәк ди торган иде ярым шаяру белән Рафис Насыйбуллин.
Аның бар көчен биреп, үзенә күрә генә бер тавыш белән кычкырып көрәшүе һәрвакыт аерым көчле алкышларга күмелә иде. Әле дә хәтеремдә, башкалабызның Цирк бинасында Татарстан беренчелеге бара. Егетебез бар көндәшләрен җиңел генә " бәреп" чыкты. Танылган журналист-язучы Хөсәен Вәлиәхмәтов аңа шул вакытта үзенең махсус бүләген тапшырган мизгелләрне күрсәгез сез. Көчле алкышлар бик озак тынмый торды ул чакта. Районыбызда да дәрәҗәсе югары булды аның. "Елның иң оста спортчысы " исеме ул вакытта иләктән иләнеп кенә бирелә иде. Ә ул шул иләктән дә үткән спортчы булды. 1988 елда инде Сәйдәш Салихҗан улы иң дәрәҗәле "РСФСРның спорт остасы" исеменә лаек булды. Аннан да зур дәрәҗә юк иде ул вакытларда, көрәш дөньясында. Башы-аягы белән көрәш дөньясына чумган кеше инде ул Сәйдәш.
Баштарак Карадуган мебель фабрикасында көрәш остасы Фәрит Габделбәрович белән "бер казанда кайнап" шундагы көрәшчеләрне җитәкләсә, соңгарак спорт мәктәбендә балалар тренеры, аннан район җыелма командасының баш тренеры буларак зур хезмәт куйды. Инде хәзер күпсанлы балалар көрәшләренең даими хөкемдары, иганәчесе. Шундый кече күңелле, игелекле зат инде ул. Синең гозереңне бевакытта да үтәми калмас. Аннан "комсыз" түгел ул. Үзендә булганын дусларына таратырга гына тора. Соңгы вакытта Сәйдәшебез оста йорт төзүче буларак та танылып китте. Ул өйгән кирпеч йортлар әллә кайдан "мине Сәйдәш өйде дип "көлеп тора... һәм бик күп авыл халкын үз осталыгы белән кинәндерде инде ул. Гаиләсе дә менә дигән. Тормыш "чәчәге" Элияна район хастаханәсендә лаборатория мөдире, кызы Казанда югары белем ала. Улы үзе белән гел көрәш ярышларында. Әнә шулай матур гомер кичерә бүгенге көндә Балтачта Мәгьсүмовлар гаиләсе. Сәламәтлек, тигез тормыш кынә бирсен Ходай үзләренә!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: