Таң белән бергә уянсаң...
Таң белән бергә уянсаң... ашың пешәр, ди халык. Хак сүзләр. «Татарстан» җәмгыятенең алдынгы механизаторы Рафаэль Сабирҗанов та әлеге кануннар буенча яши һәм эшли.
Яңа Салавычтан Рафаэль Сабирҗанов инде ике дистәгә якын ел «Татарстан» җәмгыятендә тырышып хезмәт куя. Ел әйләнәсе хезмәттә, диләр аның хакында җәмгыять белгечләре. Элегрәк «К-700» тракторында эшләсә, хәзер «К-744» маркалы тимер атны иярли. Җәмгыять җитәкчелеге яз һәм көз айларында иң җаваплы эшләрне Рафаэль әфәндегә ышанып тапшыра. Хезмәтенә тел-теш тидермәүче механизатор язын ике мең гектар мәйданда дым каплатса, гомуми башкарган хезмәте 2460 гектарны тәшкил итә. «Татарстан» җәмгыятенең көзге җир эшкәртү планын кыска срокларда үтәп чыгуында да Рафаэль Сабирҗановның өлеше бик зур. Чөнки районыбыз күләмендә иң күп җир эшкәртүче механизатор ул. Аның исәбендә 1390 гектар эшкәртелгән җир бар. Кышын исә ул «ДТ-75» тракторында эшли. Үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белеп, үзенә ышанып тапшырылган эшне намус белән башкаручы Р.Сабирҗановның хезмәте җитәкчелек тарафыннан югары бәяләнә. Туган авылының патриот улы һәр көн эшкә ашкынып бара, шатланып өенә кайта. Чөнки эшендә генә түгел, гаиләсендә дә абруе зур аның. Хезмәт төбе хөрмәт дигән сүзләрнең асылын кечкенәдән аңлап үскән балалары исә Рафаэль әфәнденең олы куанычы һәм ярдәмчесе дияргә кирәк. Рафаэль Сабирҗанов алдынгы механизатор, үрнәк гаилә башлыгы булу өстенә балта остасы да әле. Җәмгыять эшеннән бушаган арада әлеге кәсеп белән шөгыльләнергә дә вакыт таба ул. Һәрнәрсәгә вакыт тапканга, ә иң мөһиме, таң белән бергә уянганга күрә йорт-җире, каралты-курасы һәрвакыт төзек, эштәге уңышлары бихисап, гаилә тормышы һәрчак бөтен аның.
Рәсемдә: Рафаэль Сабирҗанов үзенең «тимер ат»ы янында.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 17:21Сала Кушкет гуртын улӥсь Перфилов Михаил Алексеевичлы 1 южтолэзе 90 арес тырмиз Бадӟым лыдпусэныз юбилярез ёросысь куноос ӟечкыланы вуизы, озьы ик Михаил Алексеевичлэн матысь ӵыжы-выжыосыз но люкаськизы.4901
-
1 март 2021 - 16:11Татарстанда узган тәүлектә 52 кеше коронавирус йоктырган Республикада 5,3 мең кеше табиблар күзәтүендә кала.5601
-
1 март 2021 - 14:46Алмаз кабат безнең арада... Гомер үтә... Алмаз Рәшит улы Нотфуллиннын арабыздан китүенә 5 ел узып та киткән... Заманында, татарча көрәшне үстерергә дип мәш килеп йөргән бер чакта, безгә ярдәм кулы сузган җитәкчеләребезнең берсе иде ул.15301
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар25700
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.24100
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".98502
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.47301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика