Хезмәт

“Тагын кайттым әле, авылдашлар!”

Яки ярты гасырдан артык читтә яшәп тә, авылныкы булып калып була икән лә!

Үз гомерендә бик күп кешеләрнең рәхмәтен ишеткәндер ул, зур җитәкчеләр күп мәртәбәләр котлап, тәбрикләп кулын кыскандыр, тик җиде яшьлек авыл малае Госман, урыныннан капылт кына сикереп торып, халык каршына чыгып, кулын кыса-кыса, рәхмәтләр әйтә башлагач, күпне күргән ил агасы да бер мәлгә югалып калды шикелле. Әйтер сүзе ярты юлда бүленде... Залдагылар да башта берни аңламады.
-Рәхмәт сиңа, Азат абый, мәктәп өчен, клуб өчен, юл өчен. - Малаебыз хисләнә-хисләнә, шул ук вакытта, онытылмагае дип ашыгыбрак, рәхмәтләрен тезә генә - менә хәзер рәхәтләнеп сәпидтә йөрим... - Зал, хикмәтнең нидә икәнлеген аңлап, дәррәү кул чаба... Шушы бер рәхмәтне ишетер өчен дә әллә ниләр бирердәй булырсың! Бу бит монтаж шигыре арасында, укытучы өйрәткәнне-ятлатканны әйтү түгел, бернинди сценарийга кермәгән рәхмәт! Туган авылыннан ярты гасыр элек чыгып китеп тә, аңа гомере буе тугры калган Таузар егете - техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Татарстан Республикасының атказанган химигы, Дәүләт премиясе лауреаты Азат ага Зыятдинов бу минутларда ниләр кичергәндер - билгесез. Бу көнне болай да күкнең җиденче катында (әллә бәхет диңгезендә?) иде инде ул.
-Тагын кайттым әле, авылдашлар! - дип башлады ул чыгышын, авылдашлары теләге белән оештырылган, рәсми булмаган очрашуны беренче минуттан үз кулына алып . Йөз аклыгы белән авылдашларың каршына кайта алыр, бер көнгә дә аерылып тормаган кебек үз кеше булыр өчен, зал тулы халык рәхмәт тулы күзләр белән сиңа текәлсен өчен (хәтта бик "төзек" булмаганнар да тын да алмый тыңласын өчен) ил каршында дәрәҗәле булу, мактаулы исемнәр йөртү генә җитми. Аның өчен Азат абый кебек авыл дип янып яшәү, аны яшәтү, икенче сулыш бирү өчен ачылмас кебек тоелган ишекләрне дә ачтыру, ябылган кислород краннарын да кирегә бору сәләте кирәк. Граниттай ныклык, салкын акыл белән тиешле сәгать сукканда берәгәйле сүзеңне әйтеп өлгерергә кирәк. Тормыш баскычларында фәкать шушы сыйфатлары, тырышлыгы белән дан-дәрәҗәләргә ирешкән Азат абый, миңа калса, андый чакларда нишләсен шәп белә. Нәтиҗәсе - быелның августында 64 ел элек "перспективасыз" мөһере сугылган, аннан соң да бик күп битараф кешеләр "тырышлыгы" белән онытылган авылда (64 ел бернинди социаль объектлар төзелмәүне башкача ничек аңлап була?!) бер көндә шуларның барысын бер түбә астына туплаган искитмәле үзәк ачылды. Янәшәсендә генә тиңдәше булмаган һәйкәл. Барысы да
Азат абый һәм аның мәрхүм бертуганы Бакый абый Зыятдиновлар үҗәтлеге, Президент фатихасы, бүгенге район җитәкчелеге һәм төзүчеләр тырышлыгы белән чынбарлыкка әйләнә. Таузар өчен күк капусы ачылуга тиң вакыйга иде бу! Азат абый исә моның белән генә чикләнми - юньле юлы булмаган авылның киләчәге юклыкны да белә шул ул. Быелның сентябрендә Таузар өстендә тагын бер кабат күк капусы ачылды - шул ук Азат абый тырышлыгы, шул ук өстәгеләр фатихасы белән авылның өч урамына да асфальт җәелде.Азат абый исә боларның барысына авыл халкының бердәм булуы бик нык ярдәм итте дип саный. "Без үзебезнең бердәм, бербөтен икәнлекне күрсәттек инде, шундый булып калыйк та!" - диде ул.
Без исә, инде ничәнче кат, үзебезнең хаклыгыбызга инанып, бер үк фикерне тәкрарлыйбыз: "Авылдан чыккан һәр түрә үз авылын гына кайгыртса да!.."
PS. Азат абыйның игелекле гамәлләре генә түгел, милли җанлы булуы (техник кала булып танылган Түбән Каманы милли җанлы шәһәргә әйләндерүчеләрнең берсе ул), Такташ иҗатына мөкиббән булып, аның эзләре буйлап берничә тапкыр сәяхәт итүе, аның һәм башка олпат шагыйрьләребезнең күпсанлы шигырьләрен яттан сөйләве, хатирәләреннән бүленеп, халкыбызның моңлы җырларын бер тында җырлавы... - дүрт сәгать барган бу очрашу дәвамында күпмеләр сокланды да, күпме горурланды икән авылдашлары үз Азатлары белән! Ә мине исә бу олпат шәхеснең балачак дуслыгына тугры калуы бик тә -бик тә сокландырды. Бу дуслыкның тәмен, бу очрашуда үз урынының да түрдә булачагын аңлаган Фәргать абый өчен дә сөендем. Такташның Мокамае кебек, икесе ике язмышлы, икесе ике "яр"да булсалар да, дуслыкта алар бертигез. Азат абый әле дә "Фәргать белән җырлап бер мәйдан әйләнер өчен" барысына әзер. Фәргать абый өчен дә ул шул ук авыл малае, җан дусты. "Безнең бар ялгышыбыз биеклегебез, бөеклегебез белән шапырыну, ә бит бар хикмәт гадилектә, Кеше булып калуда", - дигән Азат абыйның бу тормышта нәкъ шулай яшәргә омылуына дәлил бу кадәресе.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: