Хезмәт

Тагын бер райондашыбызны югалттык...

Татар телендә бик матур кичәләр, туйлар, мәҗлесләр оештырган Гөлчәчәк Кәлимуллина вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә Гамил Нур хәбәр итте.

"Азнакай, Казан, Балтач. Җырчы, тамада, ике бик акыллы кыз (Гөлгенә, Лилия) әнисе, яхшы туганыбыз, фикер дустыбыз Гөлчәчәк Кәлимуллина вафат", дип язган Гамил Нур үзенең хәбәрендә.

Гөлчәчәк Кәлимуллина соңгы вакытларда авырып торган. Вконтактедагы сәхифәсендә ул май аенда операциягә керүе турында язган. Соңрак инсульт, инфаркт кичерүен, авырлык белән генә сөйләшә һәм яза алуы турында да хәбәр иткән иде.

Реклама

Урыны җәннәттә булсын! Туганнарының, якыннарының зур кайгысын уртаклашабыз.

http://shahrikazan.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: