Хезмәт

Тал чыбыкларыннан могҗиза тудыруга сәләтле «Ива-мебель» эшчеләре

Талчыбык та чәчәк ата чын осталар кулында

Тәвәккәл егетләр
Чепьядагы үргән мебель әйберләре фабрикасы бөлеп, таралып килгән бер чорда, болар шушы юнәлештә эшләүче үзләренең шәхси эшләрен ачарга уйлыйлар. Сүзем озак еллар авыл хужалыгы тармагында эшләгән югары белемле белгеч, Яңгул авылы кешесе Рәшит Хәсәнов турында.
- Әйдә, тәвәккәлләгез. Матди яктан үзем дә ярдәм итәм, - дип Рәшитнең кияве Ринат үсендереп тора. Әле эш башлар өчен базалары да булмаган килеш 2012 нче ел башыннан тал чыбыклары жыя башлыйлар. «Алтын тал»да эшләп тәжрибә туплаган Чепья егете Альфред Рәхмәтуллин да теләктәшлек белдерә. Җыеп кайтарган тал чыбыклары өеме көннән-көн зурая. Инде аларны кайнату, киптерү өчен урын табу проблемасын хәл итәргә кирәк. Чыбык жыю белән бер үк вакытта анысын да онытмыйлар. «Смәел», «Маяк» жәмгыятьләрендә, Чепьядагы, Нөнәгәрдәге буш биналарны барып карыйлар, Лаеш, Чүпрәле районнарына да чыгып керәләр. Чүпрәледә яхшы гына урын, ярдәм тәкъдим итүчеләр дә була. Әмма чит жирдә эшләргә китәсе чыгымнарны исәпләгәч, егетләр үз районнарында төпләнүне максат итәләр. Һәм Яңгулдагы хастаханәнең бушап калган бер бинасына тукталалар. Ул чактагы район хакиме Марат Зариповтан хәер-фатыйха алып, ярым жимерек бинаны бераз рәвешкә кертеп, су кайнату өчен савытлар урнаштырып чыбык пешерә башлыйлар. Һәм шушы 2012нче елның апрелендә яшь оешмада эшли башлаган 6 кешегә беренче хезмәт хакы түләнә. Шулай итеп, хастаханә күченгәннән соң 2 ел дәвамында ташландык хәлдә торган хәрабә бинада тәвәккәлләп эшкә керешә Рәшит.
«Убыр китә урыны кала»
дигән әйтемдәгечә, күчеп киткән хастаханә биналарын Рәшитләр тулысы белән үзләренә алып ремонт-төзү эшләрен башлап жибәрәләр. Чыбыклар пешерү, киптерү һәм аларны саклау өчен типовой урыннар ясала. Үрү цехына тәгаенләп бина төзиләр, шуның янәшәсенә үк транспорт өчен гараж хәстәрлиләр. Әзер әйберләрне урнаштырырга зур склад төзелә. Анысын олы юлдан кереп, әзер товарны төяп алып китәргә жиңел булсын өчен уйлап, урам якка зур ишек калдырып эшлиләр. Су эчендә утырган иске бинаның идәнен күтәртеп, ремонтлап тегү цехы өчен дә урын булдыралар. Бу цех диван-карават, бәбәй бишекләре кебек жиһазларга йомшак аслыклар, терәлгечләр һәм башкалар тегү өчен дип планлаштырылган. Шулай ук халык өчен төрле эш киемнәре дә тегәләр. Һәр нормаль оешмадагы кебек килгән кешеләрне оялмыйча кабул итәрлек офис бүлмәләре жиһазлана. Язганда гына тиз. 1-1,5 ел вакыт эчендә шушындый күләмдә эш башкару өчен күпме көч түгелгәнен аны оештыручылар үзләре генә белә.
Камиллекнең чиге юк
Анысы бер, әле эш өчен кирәкле станоклар эзләп-юнәтеп йөрүләре үзе бер тарих. Аларга кирәкле станоклар эшләүче заводлар илдә, гомумән, юк. «Алтын тал»га кертмиләр. Шулай да Рәшит андагы станоклар белән танышып чыгу жаен таба. Кайры салдыра, чыбык телә торган һәм башка төрле станокларны токарьлар белән киңәшеп кайсын жайлаштырып, кайсын өр-яңадан ясап үзләре урнаштыралар. Камиллекнең чиге юк, инде бөтен төр станоклары бар кебек, әмма әле һаман эзләнәләр, яңа жайланмалар урнаштыру хәстәрен күрәләр. Станоклар нигездә чимал хәзерләүдә эшне жиңеләйтү өчен кирәк.
Күңелең ни тели
Шулар барысы да бары тик кулдан гына үрелә. Ике урынлы караватлардан башлап, чәчәкләр утырту өчен кеп-кечкенә вазаларга кадәр һәр ноктасында шунда эшләүче аерым бер кешенең бармаклары эзе, күңел жылысы кала. Кухня, зал, бакча өчен уннарча төрле варианттагы мебельләр жыелмасы, стеллажлар, комодлар, креслолар, диваннар, өстәл-урындыклар, ширмалар, чәчәк куйгычлар, кәрзиннәр, вазалар, сандыклар, шкатулкалар, гомумән, хуҗалык өчен нинди мебель кирәк, барысын да эшлиләр биредә. Ә бит беренче кәрзин-урындыкларны сатуга чыгара башлауларына ике ел да узмады. Үзең заказ биреп бүләккә дә әйбер үрдереп ала аласың. Көзге, абажурлар, савыт-сабалар һәм башкалар өчен дә теләгең буенча үреп бер дигән җиһаз эшләп бирәләр.
Визит карточкасы
Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та үз дачасын шушыннан алган мебельләр белән бизәгән. Сезнең мебельләр Балтачның гына түгел, республиканың да бер визит карточкасы ул дип киткән. Аннан күрептәдер инде Казанда, Чаллыда, Мәскәүдә һәм илебезнең башка кайбер шәһәрләрендә үз дачаларын, офисларын «Ива-мебель»нең кулдан үргән җиһазлары белән бизәүчеләр арткан. Офислар димәктән, «Ива-мебель» җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Хәсәновның үз кабинетын тулысынча үз эшчеләре үргән мебельләр белән җиһазлавы үзенчәлекле булуы белән игътибарны җәлеп итә. Минәйтәм, нигә Балтач район Советы бинасындагы бүлмәләргә дә куймыйлар икән? Аларга читтән кеше күп килә. Районның визит карточкасы булырлык үргән мебель әйберләрен таратуда бик үтемле реклама булыр иде. Үзебезнең якта үскән таллардан үргән экологик яктан бик чиста продукция бит. Файдалану срогы да озак. 10 елга кадәр төсен югалтмый. Һәр мебель, җиһаз фабрикада эшләүченең бөтен күңел җылысы, осталыгы белән тудырылган. Бер үк төрле калыпка үрелгән җиһазларда да һәркайсында ниндидер бер матур аерма табарга, бер үк оста үргән бер төрле ике әйбердә аерып карап сокланырлык үзенчәлек күрергә мөмкин. Чөнки монда файдаланылган һәр тал чыбыгы аерым тамырда үскән, һәркайсында үз төсе, үз йогынтысы. Әнә шуларны да күрә, тоя белгән осталар эшли монда.
Осталар
Күбесе Чепьядан килгәннәр. Олег Туктаров, Эдик Сидоров каркас ясау осталары. Кыска гына вакытта дистәдән артык ир-егетне дә шушы эшкә өйрәткәннәр. Ольга Демеева, Тамара Фомина, Нина Романова тал чыбыкларыннан могҗиза тудыручылар, үрү сәнгатенә башкаларны да өйрәтәләр. Эшләүчеләр Чепьядан гына түгел, Яңгул авылыннан Алмаз Хәйруллин, Азат Галимуллин да инде эшкә өйрәнгәннәр. Борнак, Салавыч, Шеңшеңәр, Карык Серма, Алан, Иске Көшкәт авылларыннан да килеп эшлиләр. Балтачлар да бар. Әле менә Иске Торҗадан өч егет килеп эшкә өйрәнә башлаган. Монда урамнан кергән теләсә кем эшләп китә алмый. Тал чыбыкларыннан могҗиза тудыруга теләге һәм сәләте булганнар гына кала. Ә калганнары үкенмиләр. Айдан-айга хезмәт хакын алып баралар. Анысы эшләренең күләменә карап түләнә. Айга 10 мең сум да, 20 мең һәм аннан да күбрәк алучылар бар. Товарның ничек сатылуы да роль уйный монда.
Сата да белергә кирәк
Рәшит үзе, производство җитәкчесе Альфред Рәхмәтуллин, бухгалтер Рәсимә Заһидуллина өчен үргән мебельләрне урнаштыру көндәлек проблема булып тора. Яр-Чаллыда ике супермаркетта арендага урын алганнар, төрле күргәзмәләрдә катнашалар. Үз товарларының каталогын чыгарып торалар. Үзләренең интернет кибетләре бар.
Электрон адрес аша теге яки бу товарның бәясе хакында тулы мәгълүмат сората, заказ бирә аласыз. Телефоннан шалтыратып та белешергә мөмкин. Интернет аша элемтә тотуда, каталоглар эшләүдә, товарны рекламалауда Рәшиткә үз кызы Диләрә, туганнан туганы Рәйхан зур ярдәм итә. Фабрикага исемне һәм фирма билгесен дә Казанда ТНВ телевидениесендә эшләгәндә үк һәр нәрсә белән кызыксынуы өчен гел макталган Диләрә һәм компьютерчылар эшләгәннәр.
Өметсез шайтан ди
Әле шаккатырырлык табыш ала алмаса да, «Ива-мебель» бүген республикада илдә танылып килә. Аңа хәзер төрле почмаклардан заказлар килә. Заказ 50 мең сумнан артык булганда даими клиентларына зур скидкалар ясыйлар. Күңел күзе белән кулдан иҗат иткән җиһазларга сорау елдан-ел арта. Өметсез шайтан ди, киләчәккә өмет белән яшиләр. Тик менә чимал белән генә проблема тууы бар. Якын тирәдә эштә кулланырлык таллыклар бик аз калган. Хәзер Киров өлкәсе, Мари Иле, Удмуртия Республикаларына кадәр чыгалар. Әмма экологлар белән аңлашу бик кыен. Рөхсәт алып кергән җирләрдә дә штраф салу очраклары булып тора. Тирә-юньне пычратасыз диләр икән. Югыйсә, алар артыннан бер чүп тә калмый инде. Ә тал чыбыкларын җыеп торгач әрәмәлекләр картаеп ямьсезләнми, чытырманлыкка әйләнми. Әнә шуларын исәпләп, экологлар юк-барга бәйләнмәсен иде безгә, ди алар. Чыннан да, райондагы дистәләрчә кешене эшле иткән, районның визит карточкасы булырлык сыйфатлы товар җитештергән «Ива-мебель»челәргә юлларына киртә булмыйча, киресенчә, ярдәм итәсе иде. Эшләрендә ак юллар телик аларга.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: