Хезмәт

Танылган җырчы Вәсилә Фәттахова вафат

26 гыйнварда, Татарстан һәм Башкортстан халкы әйтеп бетергесез зур югалту кичерде. Әле күптән түгел генә Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булган җырчы Вәсилә Фәттахова арабыздан китте...

Уфада яшәүче Вәсилә Фәттахова икенче баласын тапкач, реанимациягә эләгә, уңайлана алмыйча шунда җан бирә. Вәсиләнең язмышы бик аянычлы булды. Ул яшьли ятим калып, сеңлесен үстерде. Сынауларга бирешмичә, якты хыяллар белән яшәде. Тырышлыгы аркасында зур уңышларга иреште, дип яза Интертат.ру.
Яраткан җырчыбыз Вәсилә... Урының җәннәттә, оҗмах түрләрендә булсын! Синең "Туган як", "Ялгыз миләш", "Ач әле йөрәгеңне", "Кыз бала" һәм башка җырларың мәңге безнең йөрәкләрдә яшәр...
Фото: mediametrics

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: