Хезмәт

Тарих төпкеленнән

Бөрбаш авыл җирлеге 1927 елда оеша. Рәисе Шәйхетдин Гыйльметдинов була. Җирлеккә Бөрбаш һәм Бөрбаш Сәрдегәне авыллары керә.

1958 елда Салавыч авыл советына кушыла.1981 елда ТАССР Югары Советы Президиумы Указы белән, Салавычтан аерылып чыга, кабат Сәрдегән белән бер җирлек булып оеша. Ул еллар тәвәккәл рәис Фәния Мансур кызы Фазлыева исеме белән нык бәйле. 1984 елда Алан да, Яңгулдан аерылып, Бөрбашка кушыла. 1989 елда җирлек белән Сәйдәш Хәкимов идарә итә башлый. 1992-2005 елга кадәр Мансур Шәрифуллин рәислек итә. 2006 елның 1 гыйнвареннан Мәгъфүр Мифтахов куела, шул ук елның 6 июленнән кабаттан Сәйдәш Шәмсиевич рәислек итә. 1982 елда җирлектә 278 хуҗалык, 1200 кеше исәпләнсә, 2012 елда 471 хуҗалык, 1746 кеше теркәлгән.

Тәнзилә Гыйльметдинова 25 ел Бөрбаш авыл советы рәисенең уң кулы-сәркатибе була. Биредә ул, Чепьядан Бөрбашка килен булып төшкәч, 1988 елның декабреннән эшли башлый.
- Көчле рухлы, нык ихтыярлы Фәния Мансуровна белән Нурсия апа җитәкчелегендә эш башлау югары белемле Тәнзилә ханымга күпкә җиңел бирелә.

- Ул вакытта эшләр хәзергегә караганда күпкә җайлы иде, - дип искә ала ул.- Компьютер белән вакытны суза торган түгел иде. Аның эшли башлаганын көтеп утырганчы, кулыңа ручка алып күпме язасы әйберне язып куеп була. Компьютер дигәннәре миңа да эләкте, шуннан чыгып әйтәм. Ул елларда да иң беренче чиратта халык белән эшләү иде. Һәр хуҗалыкның учетын алып барасы, депутатлар белән эшлисе, сессияләр уздырасы, 2 ел саен сайлаулар... 45 көн отпуск бирелсә дә, яллар күрмәдек, гел чакыртып алырлар иде...Сайлау алдыннан тынычлыклар бетәр иле... Ничек узар дип борчыласың... Илдә демократия оештырабыз, дип гөрләгән бер чорда төркемнәр хасил булып, сайлаулар тавышлы узып алды, ләкин халык мондый гаугалы сайлауның уңайга түгеллеген соңыннан яхшы аңлады, тора-бара барысы да үз хәленә кайтты. Советлардан җирлекләргә әйләнгәч, Дәүләт думасында нинди документлар бар, шундый ук документларның бездә дә булуын таләп иттеләр. Шуңа да җирле башкарма комитет җитәкчесенең сәркатибе булып эшләү гаять тә четерекле, авыр, җаваплы хезмәт. Үз эшем буенча лидер булуымда Чепья мәктәбендә дәресләрне русча үзләштерүем дә нык ярдәм итте. Рәхмәт, хезмәтемне күрделәр, "Татарстан Республикасы Жирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен" дигән медаль белән бүләкләделәр, 2010 елда Бөтенрәсәй халык санын алу, 2006 елда авыл хуҗалагында сан җыю өчен дә фидакарь хезмәтем өчен тапшырылган медальләрем бар. Кайсы гына җитәкче белән эшләсәм дә, аңлашып эшләдек, рәхмәт аларга. Җирлек халкы белән дә дус-тату яшәдек. Бүтәнчә булмыйдадыр, чөни бездә якты йөзле, уңган, булган кешеләр яши.
Тәнзилә Мидхәтовна бүгенеге көндә Бөрбаш авылында гомер кичерә. Тормыш иптәше Искәндәр "Бөрбаш" совхозының баш агрономы. Өч балалары бар - кызлары тормышта, Казанда яши, уллары КХТИда укый, кече уллары авыл мәктәбендә 8 сыйныфта белем ала. Алны-ялны белми, көнне-төнне бәйләп эшләү нәтиҗәсендә сәламәтлеге нык какшаса да, йөзендәге нурын саклап калалган ханым бәрәкәтле, үкенмәслек булып үткән хезмәт елларын сагынап искә ала. Тарих төпкелендә әнә шундый шәхесләребезнең матур эшләре, якты эзләре ярылып ята.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: