Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Тарткан атка йөкнең олысын салалар»

Габделхәй абый гаиләсендә дә бәхетле ир

Язларны аеруча ярата ул. Бөреләр уянып, җир яшәрә барган чорда, бакчасына килеп хозурлану – иң яраткан мизгеледер, мөгаен. Андый чакта күпкырлы галим, профессор Габделхәй Хәлил улы Сәмигуллин булудан бигрәк, барча табигатькә гашыйк, самими күңелле авыл малае Габделхәйгә әйләнеп куя. Биредә җәмәгате Маһинур белән утырткан һәр агач, куак, чәчәк, үлән күңеленә үтә якын, алар белән серләшә. Искиткеч аларның бакчасы! Яшелчә, җиләк-җимешнең муллыгы белән генә түгел, гөлләр патшалыгы булу белән күпләрне сокландыра. Быелгы 80нче язы аңа аеруча кадерле. Артка борылып карасаң, күпме юл үтелгән: михнәтлесе, сындырып сынаганы, сикәлтәлесе, үр өстенә үр яулаганы, шанлысы..

Сугыш чоры баласы ул Габделхәй абый. Алты баласын хатыны Фатыймага калдырып, яуга киткән Хәлил, яраланып, 42нче елда туган йортына кайта. Яралары төзәлгәч, кабат фронт. 1943 елның маенда дөньяга килгән сабыйның колагына бабасы Сәмигулла: «Габделхәй атлы булырсың», – дип азан әйтеп пышылдый. Балалары бәхетеннән Хәлил солдат, күп яра-җәрәхәтләр алса да, 46нчы елны Салавычына әйләнеп кайта. Өч яшьлек сабый, аннан куркып, әнисе артына кача, бу аның беренче тетрәнүе була.

Сугыштан соңгы авыр чорлар. Габделхәйне дә читләтеп үтми нужалар: сеңлесе Әминә тугач, аны карау, язларын басудан өшегән бәрәңге җыю, он итеп ипи пешерү өчен әнисенә алабута орлыгын җыешу... азмы ул чакта андый михнәтләр?! 5 класстан соң комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлау, бригадада әнисенә ярдәмләшү, төнлә ат саклаулар, яңа мәктәп төзелешендә кирпеч, цемент ташу... Яшьтән хезмәтнең тәмен генә түгел, ачысын да татып үсәргә туры килә яшүсмергә.

Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, укуын Балтач мәктәбендә дәвам иткәндә: «Алга таба кем булырга?» – дигән сорау туа. Сабый чактан табигатькә, үсемлек дөньясына гашыйк булган Габделхәйнең Казан дәүләт педагогика институтының химия һәм биология бүлеген сайлавы очраклы түгел. Армиядә хезмәт итеп кайткач та, бүленгән укуын дәвам итә. Булачак гомер яры, Кукмара чибәре Маһинурны да биредә очрата. Яшь гаилә беренче хезмәт адымнарын Минзәләдә башлап җибәрә. Маһинур Сөнгать кызы шәһәрнең 1нче рус мәктәбенә билгеләнсә, Габделхәй Хәлил улы эшчәнлеген данлыклы Минзәлә педучилищесында башлап җибәрә. «Минзәлә – минем икенче Ватаным булды,» – дип әйтүендә дә тирән хаклык бар.

Яшь педагог сынатмый: үз фәнен яратып укытудан тыш, булачак укытучылар белән бергә спектакльләр, КВН, смотрлар оештыра, конкурс, төрле чараларда янып-көеп йөри. Элеккеге укучысы, бүген мәгариф ветераны Гәүһәрия Гәрәева сүзләренә тукталып китәм: «Ул чакта минем педучилищеда укыган чагым. Казаннан ирле-хатынлы укытучылар килде. Габделхәй Хәлиловичка шул арада «аяклы энциклопедия» дигән кушамат та тагып куйдык. Юккамени, укытучыбыз үсемлек, бөҗәк, хайваннар темасын шундый тирәнлек белән аңлата, күп белә, ул дөньяга кереп чумганыңны тоймый да каласың. Фәненә гашыйк итә торган тирән белемле, зыялы да, гади дә укытучыбызны барыбыз да яраттык. Язмыш диген, диплом алгач, юллама белән ерак Балтач районына эшкә җибәрделәр. Остазымның авылы Салавычта укытырга туры килде».

Минзәләдә 8 ел эшләү дәвере аның өчен зур мәктәп була. Укучыларының бүген күренекле педагоглар, фән эшлеклеләре, җаваплы урыннарда хезмәт кую-лары аның өчен олы горурлык! Минзәлә педучилищесында эшләгәндә үк Габделхәй Хәлил улының хезмәте югары бәяләнә,  ул Татарстанның атказанган укытучысы исеменә лаек була.

Халкыбызның «Тарткан атка йөкнең олысын салалар», – дигән мәкале нәкъ Габделхәй Хәлил улына туры килә. Гигант шәһәр Яр Чаллыда 1977 елда педучилище ачылгач, Минзәләдә абруй казанган өметле белгечне яңа вазыйфага билгелиләр. Балалар бакчасы өчен тәрбиячеләр хәзерләргә тиешле әлеге уку йортының бинасы да, матди базасы, тулай торагы, кадрлары да булмый. Эшне нульдән башлыйлар. Училище аякка басып эшли башлау белән кабат яңа эш йөклиләр. 1980 елда Алабуга пединститутының Чаллыдагы филиалына өлкән укытучы һәм ректор урынбасары буларак, җаваплы эшкә билгеләнә. Җәмәгате Маһинур ханым да биредә эшли башлый. 1991 елда филиал мөстәкыйль Чаллы пединституты статусын ала. Ошбу уку йортында 12 ел хезмәт куя. Мәгариф системасының бөтен баскычларын үткән, гыйльми чыныгу алган галимгә тагын да зур вазыйфа – Өзлексез педагогик белем бирү йортын (ИНПО) ачуны да ышанып тапшыралар.

Шәһәрнең мөхтәрәм аксакалы, күп кенә Дәүләт бүләкләре иясе, халык мәгарифе отличнигы Хәмит Рәхматуллин фатихасын алып, Чаллы шәһәре хакимияте һәм мәгариф идарәсе  тырышлыгы белән ачылган ошбу институтның ректоры буларак, Габделхәй Хәлилович аларның ышанычын аклый. Яр Чаллы төбәге, Кама аръягы районнарыннан тыш, ерак Әгерҗе, Балтач, Кукмара, Чирмешән, Балык бистәсе, Норлат кебек районнарның әлеге уку йорты белән теләп хезмәттәшлек итүе – озак еллар сыналган эшчәнлек нәтиҗәсе. Ике дистә ел эшчәнлегендә Габделхәй Хәлил улы җитәкләгән институт үзебезнең республика, илебезнең татарлар яшәгән күп төбәкләрендәге мәктәпләр өчен  иң абруйлы уку йортына әверелә. Авыр финанс елларында сакланып калынган «Фән һәм мәктәп» журналы – аларның горурлыгы. Җөмһүрияттә рус һәм татар телләрендә чыккан бердәнбер фәнни-методик журналга нигез салучы Габделхәй Хәлил улы булуын әйтеп китү урынлы булыр.

Дәвамы бар.

Фото: гаилә архивыннан.

Илсөя Һадиева,

Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш чоры балалары