Татарстанда бер ир-ат, кайнар су торбасы шартлау сәбәпле, пешеп үлгән
Казанда бер ир-ат, фатирында кайнар су торбасы шартлау сәбәпле, пешеп үлгән. Җинаять эше кузгатылган.
Җинаять эше кузгатылган. Аны тикшерү нәтиҗәләре турында Александр Бастрыкинга җиткерәчәкләр. Бу хакта “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Тикшерү комитеты башлыгына һәлак булган ир-атның кызы мөрәҗәгать иткән. Ул әтисенең үлеме сәбәпләрен билгеләүнең барышына ризасызлыгын белдергән. Аның әйтүенчә, октябрь аенда әтисенең фатирында (Березовая урамындагы йортта урнашкан) кайнар су торбасы шартлаган. Ир-ат кайнар суда пешеп һәлак булган. Хатын-кыз раславынча, идарәче компания хезмәткәрләренең битарафлылыгы фаҗигага китергән. Тикшерү комитеты башлыгының поручениесен үтәү ведомствоның үзәк аппараты контроленә алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев