Хезмәт

“Татарстанда чиста булыр” хәрәкәтенә кушылырга теләсәӊ рәхим ит!

Табигатьне саклагыз! Бу сүзләрне без бик еш ишетәбез. Әмма аларның чын мәгънәсен без аңлап бетерәбезме икән? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул.

Ә бит бу сүзләргә киләчәгебез турыңда зур мәгънә салынган. Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый.
Шуңа да, "Президент белән бергә" хәрәкәте "Татарстанда чиста булыр" экологик яшьләр хәрәкәтен оештырды. Яшьләр үзләре теләп торак пункт территорияләрен, ял итү урыннарын чистартырга алынды. Теләге булган һәркем әлеге хәрәкәткә кушыла ала. Моның өчен бары budetchisto.tatar.ru сайтына кереп, теркәлергә генә кирәк.
Фото: http://kpfu.ru/news/budet-chisto-v-tatarstane-132355.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: