Татарстанда Covid-19 аркасында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм салюты күчереләчәк
РФ Президенты коронавирус йоктыру куркынычы аркасында 9 майның массакүләм чараларын гамәлдән чыгарырга кушты.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Covid-19 таралуны кисәтү өчен быел Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә традицион салют күчереләчәк. Бу хакта Татарстанның коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабында хәбәр иттеләр.
«Россия территориясендә Covid-19 коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш чорында санитар-эпидемиологик вазгыять уңаеннан, шулай ук инфекция йоктыруның яңа очракларын булдырмау максатларында Татарстан җитәкчелеге Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 елның 9 маена планлаштырылган бәйрәм салютын гамәлдән чыгару турында карар кабул итте», диелгән хәбәрдә.
Салютны күчерү турындагы карарга шулай ук гражданнарның һәм транспортның йөрүенә чикләү чаралары кертү дә йогынты ясады. «Салют Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар уздыру көнендә булачак. Көне соңрак игълан ителәчәк», дип ачыклык керттеләр оператив штабта.
Яңа төрдәге коронавирус инфекциясе таралу аркасында Россия Президенты Владимир Путин кичә Җиңү парадын һәм 9 Майга багышланган башка массакүләм чараларны үткәрүне күчерергә күрсәтмә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев