Татарстанда «Ел хатын-кыз»ларын сайладылар
Кайсы – укытучы, кайсы – галимә, кайсы – сыер савучы… Барысын да гаиләгә, эшкә тугрылык, дөньяның нинди чагында да гүзәл булып кала белү сыйфаты берләштерә.
Татарстанда «Ел хатын—кызы. Ел ир—аты: хатын—кыз күзлегеннән» республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева әйтүенчә, быел катнашучыларның иҗат эшләрен интернет аша кабул иткәннәр. Монысы да пандемия шартларына бәйле. «Иң зур шатлыгыбыз шул: чараны бергә җыелып үткәрә алдык. Татарстанда матур итеп яшәгән, тырышып эшләгән, бәхетле гаилә корган, тәүфыйклы балалар үстергән гүзәл затлар бик күп. Ел саен яңа исемнәр ишетәбез, яңа кешеләр белән танышабыз», – диде ул.
Сүз уңаеннан, бу чарада ир-атларны да котлау каралган. «Ел ир-аты» номинациясендә быел җиңгәннәрне барысы да хуплар, мөгаен. Алар – пандемия вакытында сәламәтлек саклау тармагында көч куйган асыл ир затлары.
Татарстанның Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразыев жюри әгъзаларын кызганып та куйган. Һәрбер хатын-кыз котлауга, һәркайсы «иң-иң» исеменә лаек бит.
– 8 Март – иң матур бәйрәм. Әниләребезне, хәләл җефетләребезне, хезмәттәш хатын-кызларыбызны бу көнне тәбрик итәбез, олылыйбыз. Шуны әйтим: иң матур хатын-кызлар Татарстанда, Россиядә яши! – диде ул. – Ир-ат буларак, безнең хатын-кызларга һәр башлангычта ярдәмче буласыбыз килә.
Бөгелмәдән «Хатын-кыз – үрнәк» номинациясендә җиңү яулаган медицина хезмәткәре Гөлшат Гарипова бүләген аңа гына атап бирделәр дип санамый.
– Минем кебекләр күп бит. Чынлыкта, җиңүемне белгәч, гаҗәпләндем. Бу җиңүне бөтен коллективныкы дип саныйм. Ни өчен үрнәкме? Коронавирус белән моңа кадәр очрашмаган идек, без үз үрнәгебездә ничек эшләргә, ничек көрәшергә икәнен күрсәттек, – диде ул.
Азнакайдан Әлфия Шәйдуллинаны «Хатын-кыз – ана» номинациясенә лаек дип тапканнар. Шулай булмыйча, үзенең ике баласы янына 13 ятимне сыендырган олы йөрәкле зат ул. Иң кечкенә баласына әле 5 яшь тә юк икән. 3 кызы һәм 2 улы инде үз гаиләләре белән яши. Балалар арасында холкы, милләте, сәламәтлеге ягыннан төрлеләре бар…
– Мин үзем «әти-әни» сүзен белмәдем, ә ятимнәр тормышының ни икәнен беләм. Бер бала да ятимнәр йортында яшәргә тиеш түгел. Аларга гаилә тәрбиясе кирәк. Балалар алып кайтуыбызга иптәшем дә каршы килмәде, – ди ул. – Минем артымнан сөйләп йөрүчеләр, хупламаучылар да күп булды. Берсенә дә исем китмәде. Бер баланы бәхетле итә алуым да – куаныч. Мин – бәхетле хатын-кыз.
75 яшьлек Мария Боровинских өлкән буын арасында җиңү яулады. Аның активлыгына яшь туташлар да кызыгырлык. Тормышындагы төп кагыйдә дә шул икән: тик тормаска!
– Пенсиягә чыккан көннән бирле өйдә торганым юк. Райондагы пенсионерлар берлеген җитәклим, өлкән буын волонтерлары рәисе мин. Тик утырырга вакытым да юк! Оныклар белән уйнарга да өлгерәм. Кемгәдер ярдәм итә алуыма, файдалы булуыма шатланып яшим, – ди ул.
Бәйгегә Татарстанның 42 районыннан 200дән артык гариза килгән. Иң өлкән катнашучыга – 92, иң яшенә – 27 яшь.
ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ
«Хатын-кыз – ана» номинациясе – Әлфия Шәйдуллина (Азнакай), Гүзәл Зуйкова (Әлмәт)
«Хатын-кыз – лидер» номинациясе – Адилә Абдуллина (Алабуга), Гүзәл Хәбетдинова (Түбән Кама)
«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясе – Гөлназ Ханнанова (Әлмәт), Надежда Ефимова (Бөгелмә), Лидия Решетняк (Чаллы), Гульнора Гатина (Казан), Зәлия Ахунова (Башкортстан)
«Минем тормышым – минем һөнәр» номинациясе – Наилә Әхмәтшина (Түбән Кама), Галина Ананьева (Казан), Елена Попко (Зәй), Ирина Гулина (Казан), Елена Савельева (Казан), Гөлгенә Фәләхова (Саба)
«Хатын-кыз – галимә» номинациясе – Ирина Әхмәтова (Казан), Рәмзия Кыямова (Казан)
«Өлкән буын героинясы» номинациясе – Нурҗиһан Хөснетдинова (Балтач), Мария Боровинских (Зәй), Валентина Кибец (Яшел Үзән)
«Бизнес-леди» номинациясе – Резеда Исмәгыйлева (Арча), Ландыш Закирова (Азнакай), Мәдинә Сабирҗан (Казан)
«Хатын-кыз – үрнәк» номинациясе – Татьяна Мороз (Казан), Гөлшат Гарипова (Бөгелмә), Гүзәлия Габдрахманова (Саба)
«Ир-ат лидер» номинациясе – Артур Делян (Казан), Марат Гатауллин (Казан), Рафаэль Шәвәлиев (Казан)
«Ир-ат – игелекле йөрәк» номинациясе – Ришат Ногманов (Чаллы), Сергей Карамаликов (Әлмәт)
«Татар-Информ», Васильев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев