Хезмәт

ТАУ АРТЫНДАГЫ БӘХЕТ (хикәя)

Илле яшьнең теге ягына чыккан Илдар бердәнбер кызы Нуриягә бөтен районны шак каттырырлык зур туй ясады. Район үзәгендәге иң яхшы саналган кафены, яшьләрне йөртергә затлы лимузинны арендага алды. Кызы кирәк санаган, теләгән теләкне барсын да үтәп барды.

Өлкәдән таныклы тамада чакырдылар. Биюче, җырчы артистлар дисеңме. Бердәнбер кызы бит аның Нуриясе. Үлеп сөйгән кызының бәхете өчен аңа берни кызганыч түгел. Кызы һәм кияве күрергә теләгән кунакларны санап тормады. Өстәлләр сый-хөрмәт, тәм-томнан сыгылып торды.
Башына әзрәк шәраб пары йөгергән Илдар кызына карашларын төбәп, уй йомгагын сүтте.... Ничек ошаган ул әнисенең яшь чагына! Илдар белән хатыны кавышканда мондый зур туйлар булмаса да, алар да гомерлек пар булырга хыялланган иделәр! Тик әллә нигә бармады шул гайлә тормышлары. Кызлары Нуриягә унике яшь тулганда алар аерылыштылар. Кыз әтисе белән әнисенең ике арасында үсте. Бәләкәйдән үк Нурия: "Әтием, мин сине беркемгә дә бирмим! Син минеке генә!", - дип кабатлады. Үскәнче шул сүзләрен онытмады.
Яраткан кызының кәефен бозмас өчен, аңа ярар өчен Илдар үз язмышы турында моңа хәтле уйламады да диярлек. Очрашып йөргән хатын-кыз затлары булса да, моннан өч ел элек очраткан ачык йөзле, буй-сыны килешле Рәзилә генә Илдарның йөрәгенә юл тапты. Илдар Рәзиләгә танышкач та кисәтү ясады: "Кызым мине бик ярата. Мине беркемгә дә бирәсе килми".
Рәзилә, Илдарның күзенә туп-туры карап: "Димәк, безнең әлеге мөнәсәбәтләр уен гына? - дип сорады. - Уйнарлык-шаярырлык яшьтән чыкканбыз шул без, Илдар", - көрсенде хатын. Илдар, җавап таба алмыйча, сүзне икенчегә борса да, араларында шул турыда сүз чыкса, әллә нинди киеренкелек туа иде. Дөресен генә әйткәндә, Илдарның буйдаклык иреген бик чиклисе дә, югалтасы да килми иде әле. Хатын-кызлар буа буарлык. Кайсын алам дисәң, шунысы бүген аңа чыгарга әзер. Өлгерер әле гайлә камытын кияргә.
Тик әллә ничек, бик тиз ияләште дә куйды Илдар Рәзиләгә. Аш-суга булсынмы, кул эшенә булсынмы уңган Рәзилә, ире үлгәч ялгызлыкның бар сагышын, авырлыгын башыннан кичергән тол хатын, әлбәттә, Илдарны үз итте. Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Кушыйк ике ярты йөрәкне, диде. Тик Илдар, кызым укып бетерсен, тормышка чыксын, аннан күз күрер, дип һаман сәбәп таба килде, һаман суза килде, хатынның сабырлыгын сыный килде. Аңа Рәзилә Илдарны гомере буена көтәр төсле тоела иде.
Туй мәшәкатьләре белән Илдар Рәзиләне күрмәгәнгә дә ике ай үткән! Үпкәләп ятамы икән? Соңгы вакытта алар арасыннан кара мәче үтте. Әлеге дә баягы Илдарның вакыт кысанлыгында инде аңлашылмауларының төп сәбәбе.
Тормыш йөген үзе генә тарткан Рәзиләгә әллә ни ярдәм күрсәтә алмый шул Илдар. Артык зур булмаса да, үз йорты, үз хуҗалыгы, бакчасы белән көн күргән ялгыз хатынга ныклы ирләр кулы, уңган ярдәмче кирәк. Илдар моңа хәтле аңа ныклап булыша алмады. Бер яктан вакыт ягы чикле булса, икенче яктан кызы аның ярдәменә мохтаҗ. Рәзиләгә, түз, бергә яши башлагач, барысы да җайланыр, көйләнер, дип вәгъдә биреп кенә котыла барды.
Хатын ел көтте, ике ел көтте дә, сабырлык капчыклары тула башлады, ахры. Әллә чынлап, әллә Илдарны ирештерер өчен, еш кына ниндидер Гаделне телгә ала башлады. Гадел, янәсе, моны эшләште, Гадел тегене эшләште. Илдар Рәзиләнең күз төшмәслек хатын булмаганын белсә дә, мин-минлеге җиңде. Ничек инде өч ел очрашып йөргән, уртак киләчәккә нияте булган Рәзилә аны башкага алыштырсын?! Табып карасын әле ул Илдар кебек ирне! Көттерүен көттерде инде аны, вәгъдәләр биреп, ышандырып, озак кына көттерде. Көтсен! Көтеп алган бәхет кадерлерәк булыр! Ялгыз хатынның беркая да китмәчәгенә үз-үзенә бик ышанган ирнең иманы камил иде.
Илдарның да, әлбәттә, бәхетле буласы бик тә килә иде. Тик ул янындагысын гына күрә, тоя, алмады. Аңа бәхете биек тау артында көтәдер сыман тоела иде... Теләгән вакытта аны барып алырга мөмкин санады Илдар. Тик бәхет дигәннәрең, аны күрә, бәяли белмәгәндә, тау артында көтеп утырмый икән шул...
Туйлар тәмам булу белән Илдар Рәзилә янына юл тотты. Кыз кияүдә, тормышка кысылучы юк. Инде хәзер үз язмышымны җайларга вакыт, дип исәп тотты ул. Рәзилә яшәгән урамның тавыннан төшү белән, йорт янында ап-ак такталардан биек, матур койма тотып яткан хатын белән ирне ерактан ук күреп алды. Бу нинди хәл бу?! Бу нәрсә аңлата? Рәзилә, чырык-чырык көлә-көлә, таныш булмаган ир янында бөтерелә!
Илдар, яңа койманы бәрердәй итеп, машинасын кинәт туктатты да, башы-күзе бүртенеп, аннан сикереп чыкты. Сәләм-мазар бирмичә, теге ирне күзләре белән ашардай булып: "Кем син? Ни кирәк сиңа монда?", - дип акырды. Уртача буйлы, саргылт чәчләренә кырау йөгерә башлаган ир, сүзсез генә бер Илдарга, бер Рәзиләгә караш ташлап, ирексездән кулына тоткан чүкечен бармаклары белән кысып куйды. Тавышына боз салкыны, корыч чыңы кергән Рәзилә, ике ирнең арасына басты да Илдарга: "Таныш бул. Бу - Гадел. Никахлы ирем", - диде.
Илдар, башына суккандай, бер тын өнсез торды да, хатынга : "Рәзилә, әйдә аңлашыйк, сөйләшик. Ул китеп торсын", - диде. Үзен кулга алган Рәзилә, тавышындагы шул ук корыч чыңын сүндермичә генә: "Гадел, беркая да китми. Минем аңардан яшерен серем юк , - диде. - Аңлашыйк, дисеңме? Әйдә соң, аңлашыйк. Өч ел мине аңлый алмаганны, бәлки, хәзер аңларсың. Әйдә, кушыйк тормышларны, бергә тартыйк дөнья дилбегәсен, дип үтендемме?". Хатын, булган сабырлыгын югалта барып, күңеленнән ташкан үпкә-рәнҗүен тыя алмый, кыза барды. Күзләренә эленгән яшь элпәсе аша Илдарга төбәлеп дәвам итте: "Кимсенәм димәдем, үтендем, ялындым сиңа. Ә син ялгыз хатын-кызга яшәве ничек авыр икәнен күрергә теләмәдең. Күпме тотарга була мине үтәлмәгән вәгъдәләр биреп, ышандырып, коры кашык каптырып? Сиңа буйдак тормышның иреге миңа караганда кадерлерәк булды. Өйләнергә кызым рөхсәт итми, имеш. Ә ничек соң ул сине бүген монда җибәрде?".
Илдар урам уртасында кинәт чыккан бу аңлашуга бер яктан әзер булмаса, икенче яктан Рәзиләнең әрнү тулы күзләренә карый алмыйча, аңа җавап таба алмыйча, таш сын булып торды да торды. Рәзилә карашын тәмәкесен кабызып такта өеме өстенә барып утырган Гаделгә күчерде. Ничек кенә кыен булмасын, күрде Илдар: Рәзиләнең күзләре Гаделгә төбәлү белән яктырып киттеләр. "Кем ул? дисеңме? Менә шушы инде ул Гадел. Сөйләгәнем булды сиңа аның турында. Син ишетергә генә теләмәдең. Башта ул мине җәлләп, кызганып риясыз ярдәм күрсәтеп йөрде. Ә хәзер без аның белән гайлә корырга булдык, аллабирса. Ул да ялгыз. Мин дә ялгыз. Ике ялгыз канаттан пар канат ...", - соңгы сүзләрен Рәзилә Илдарга түгел, үзалдына әйткән кебек әйтте дә, Гаделгә өмет тулы күзләрен текәп, тынып калды... Болай да аз сүзле Гадел телен йотты.
...Тынлык күпмегә сузылыр иде, икесен дә кабынган машина моторы тавышы сискәндереп уятты... Язмышы биргән бүләкне саклый алмаган Илдар бу мизгелдә ни тойганын үзе генә беләдер...Такта өеме өстендә утырган Гадел һәм аның янында басып торган Рәзилә машинаны, авыл тавына менеп, күздән югалганчы карашлары белән озатып калдылар... Сүзсез генә бераз утыргач, Гадел көрсенде дә, торып, шак-шок койма кага башлады. Бераздан борылды да Рәзиләгә : "Бар әле, хатын, чәй куй әле. Тамак кибеп китте", - дип эндәште...
Чыганак: http://vk.com

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: