Тәбрикләү сүзе
Кадерле райондашлар! Ватан-Ана алдында хәрби бурычларын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфганчы-интернационалистларыбыз, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләребез, ил сагында уяу торган патриотларыбыз һәм дә хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүчеләр! Һәммәгезне дә 23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм, гаиләләрегезгә иминлек, тормышыгызга бәрәкәт телим.
Туган ил, Ватан-Ана төшенчәсе үзенең әһәмиятен һичкайчан җуймый. Тарихи вакыйгаларга күз салган саен без моңа кат-кат инанабыз. Ата-бабаларыбызның соңгы тамчы каны Ватан өчен тамган, киләчәк буыннарның иминлеге, бәйсезлеге хакына үз-үзләрен аямыйча көрәшкән буын алар. Шуңа күрә, хәзерге яшьләр илебез азатлыгы өчен көрәшкән, Ватанны саклаган һәм бүгенге көндә армиядә изге бурычын үтәүче егетләргә хөрмәт белән карарга тиеш. Туган илебезгә карата булган патриотик хисләрне һәрбер яшь кешенең күңеленә сабый чактан ук сеңдерергә кирәк.
Хөрмәтле райондашлар! Янәдән барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Матбугат чаралары аша чит илләрдәге хәрби бәрелешләрне ишетеп-белеп торабыз, безнең илебезне андый вәхшәтләр читләтеп узсын иде. Дус, тату халык булып, ил-көннәребезнең иминлеген саклап, Рәсәй Кораллы Көчләрен районыбызның кыю, батыр, патриотик егетләре белән баетып, куанычлы көннәрдә балалар үстереп, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтеп, таза-сау яшәргә язсын.
Бәйрәмнәр котлы булсын!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июль 2022 - 13:41С заботой об экологии Стоит отметить, что в 2005 году Ковалинское озеро, ныне окруженное охраняемыми смешанными лесами и сосновыми рощами Матюшинского лесничества, было признано памятником природы регионального значения.2000
-
7 июль 2022 - 13:21Район башлагы кайсы хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү барышы белән танышты? (+фото) Күмәк хуҗалыкларда хезмәтнең киеренке чагы, быелгы җәйнең бәрәкәтле яшеллегеннән кышкы чорга терлек азыгы хәзерләү планлы рәвештә дәвам итә.2700
-
7 июль 2022 - 12:11Корбан бәйрәме чорында чалынган малларның калдыкларын үләт базларында үтильләштерү сорала Балтач ветеринария берләшмәсе барлык мөселманнарны 9,10,11 июль көннәрендә Корбан бәйрәме чорында чалынган малларның калдыкларын үләт базларында үтильләштерүегезне сорый.5600
-
7 июль 2022 - 08:36Балтачта палаткалы лагерь эшли башлады
-
4 июль 2022 - 13:51Түбән Кенә авылында гомер итүче Флера Мотыйгулла кызы Ибраһимова күркәм юбилеен каршы алды.
-
4 июль 2022 - 13:50“Хезмәт” укып, чебиле булган Камил Әхмәтханов.
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар46300
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.60900
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.125300
-
5 июль 2022 - 20:11Аллам сакласын: үзенә кабер казуны таләп иткәннәр Коточкыч хәлне тикшерү тәмамланды.77401
-
5 июль 2022 - 16:11Хастаханә командасы спортта да сынатмый! (+фото) Районыбызның үзәк хастаханә хезмәткәрләре «Сәламәтлек 2021-2022” республика спартакиадасында катнашып, авыл командалары арасында уңышларга ирешеп кайттылар.47101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика