Хезмәт

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре!

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән кайнар котлыйм....

Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән кайнар котлыйм. 
Бүгенге көндә унсигез авыл җирлеген берләштергән Балтач муниципаль районында халык мәнфәгатьләрен кайгырту иң беренче планга куела. Җирле үзидарә – халыкка иң якын торган хакимият структурасы һәм аның кешеләр белән дөрес мөнәсәбәте тулаем җәмгыятьнең кәефенә дә уңай йогынты ясый. Авыл халкын борчучы барлык проблемалар да җирле хакимияттә хәл ителергә тиеш. Авылларны төзекләндерү, сугыш һәм хезмәт ветераннары, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр турында кайгырту, социаль әһәмияттәге мәсьәләләрнең үзвакытында хәл ителүе эшчәнлеккә бәя куя. Җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, тәҗрибәсе, хезмәтен җаваплылык тоеп башкаруы көндәлек мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, җаваплы, тынгысыз эшегездә уңышлар, һәр җирдә аңлашу телим. 
Рамил НОТФУЛЛИН 
Балтач муниципаль районы башлыгы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: