Хезмәт

“Теге дөнья”га китеп, андагы хәлләрне күреп кайтучы: “Без – тукталышта гына”

Без бу дөньяда бик аз гына тукталып торабыз. Бер тукталышта кебек кенә. Шуңа да изге гамәлләр кылу бик кирәк.

Казанда яшәүче 83 яшьлек Тәнзилә Шәрәпова хакында  алдагы саннарның берсендә язган идек. Аның моннан 28 ел элек юл фаҗигасенә эләгеп, 4 сәгатькә “теге дөнья”га китеп, андагы хәлләрне күреп кайтуы безне генә түгел,  газета укучыларны да сискәндерде. Язма чыккач, шалтыратучылар, Тәнзилә апаның адресын сораучылар да күп булды.

Кышларын Казанда яшәсә дә, җәйне  ул туган авылы – Балык  Бистәсе районындагы Балыклы Чүкәйдә уздыра икән. Беренче тапкыр очрашканда, чишмә төзетүе хакында да әйткән иде. Күптән түгел Тәнзилә апа белән янә очрашырга насыйп булды. Элек ташландык хәлдә булган, тирә-ягына кондызлар агач аударып бетергән җирдәге чишмәгә җан өрә ул. Дөресрәге, төшенә бер бабай кереп: “Синең әле чишмә төзетәсең бар”, – ди. Әнә шуннан соң Тәнзилә апа бар җыйган акчасын әлеге урынны тәртипкә китерер өчен тота. Хакимияттән  ярдәм  сорап карый ул. Тик язган хатына булыша алмыйбыз дигән җавап, үз авылларына түгел,  Яңа Арыш почтасына килеп,  бер ай ята. Кемгәдер өметләнүдән мәгънә булмасын белеп,  бу эшкә  үзе тотына. Дөрес, тормыш иптәше Нәҗип, улы һәрвакыт ярдәм итә үзенә. Иң элек,  эшчеләр яллап, балачагында суын эчеп үскән чишмәне чистарттыра башлый. Аннан чыккан чүп-чарның, корыган агачның исәбе-хисабы булмый. Авылдашлары чишмәгә Тәнзилә апаның  исемен бирмәкче була. Тик ул ризалашмый. Аңа “Таң” чишмәсе дигән исем бирәләр, тантаналы төстә ачалар. Әмма авылдан читтәрәк  урнашканга,  юл проблемасы килеп туа.  Аяк асты пычрак вакытта бирегә керерлек тә булмый икән. Тәнзилә апа кабат район  җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп карый. Уңай җавап алмый. Шуннан соң Казанга кайта да ике машина вак таш сатып ала.

– Без бу дөньяда бик аз гына тукталып торабыз. Бер тукталышта кебек кенә. Шуңа да изге гамәлләр кылу бик кирәк. Бер ел буе пенсия акчамны  җыеп барырга туры килсә дә, мин моны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләдем. Чишмә белән авыл арасындагы  100 метр юлга асфальт салдырырга мөмкинлегем булмады. Шөкер, ташлы юл булса да,  кеше өзелми, – ди Тәнзилә апа. “Таң” чишмәсе суын без дә авыз иттек. Аның тәмлелеге! Бирегә кемнәр генә килеп су алмый икән. Тәнзилә апа андыйлар өчен махсус дәфтәр дә калдырган булган.  Бик күп яхшы теләкләр янына берәү начар сүзләр язып куйган.

– “Үлеп” терелгәннән соң миндә күп нәрсәләрне сизү сәләте ачылды. Начар ниятле кешенең кем икәнен дә беләм.  Вакыты җиткәч, үзе ярдәм сорап килер дип көтәм. Мине күрәзәче белән бутарга кирәкми. Алдагы тормышын да әйтмим, бары тик яраган сүзләрне, тиешле киңәшләрне генә җиткерәм. Кешеләргә  үләннәрдән дарулар ясап бирәм.  Яман чир  белән көрәшүче 10 кеше килде. Шуларның сигезенә көчем җитте. Алар матур гына тормыш итәләр. Авыруларын оныттылар дисәк тә була. Ә менә икесен кабул итә алмадым. Кушмадылар, – ди ул.

Соңгы елларда кешеләрнең бакыйлыкка яман чир белән китүләренә дә өзгәләнә.

– Сихәт – аяк астындагы үләннәрдә. Аны дөрес итеп  кулланырга гына кирәк. Бервакыт бер ханым килде. Иремне   ике атна гомере калган дип кайтардылар, ашамый да эчми дә, үлем көтеп утыра, ди бу. Мин шунда ук, ирегез яшәячәк, дип җавап бирдем. Яман шешкә каршы әзерләгән даруларымны биреп җибәрдем. Әрекмән бик зур дәва бирә. Хәтта кайчак дүртенче стадиягә җиткәнен дә дәвалап була. Согын чыгарып, яңа бал белән кушып эчәргә кирәк.  Ирем дә,  үзем дә үләннәр белән дәваланабыз. Чамасын белеп кенә үлән сулары эчәбез, мазьлар ясап кулланабыз. Дөрес итеп ашарга, тиешенчә хәрәкәтләнергә тырышабыз, – ди ул.

Авыртмыйча озак яшәүнең сере – хәрәкәттә, ди Тәнзилә апа. Таң беленгәндә иртәнге намазны укып, аннан соң ятып торалар икән. Уянгач, урыннан кымшанмыйча, физик күнегүләр  ясыйлар. 90га җитәбез дип тормыйлар әле, бакча тулы яшелчә-җимеш, өстәл тулы камыр ризыгы. Тәнзилә апаның тәмле ризыкларын Нәҗип абый мактап туя алмый.

Пар аккошларга тиңләдем мин аларны. Бер-беренә булган олы мәхәббәтне гомер буена саклап, олыгайган көннәрендә бәхетле картлык кичерәләр. Нәҗип абыйның Тәнзилә апага карашыннан ук нур бөркелә, ярату сизелә. Гомер буе шулай яшәгәннәр. Нәҗип абый Тәнзиләсенә җил-давыл тидертмәгән. Яклап-саклап, җылы куенында яшәткән. Хәзер менә Тәнзиләсе үзен  күздән югалуга  эзләп китә,  87 яшен тутыручы Нәҗибе, синсез  калырга гына язмасын, дип тели.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

Реклама
Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: