Текә ярда урнашкандыр бу авыл (+фото)
Районыбызның халкы азсанлы булган авыллары белән таныштыруны дәвам итәбез, чират Кургем авылында.
Ноябрь аеның томанлы иртәсендә юлга кузгалдык. Чокырлы Чепья үрләрен менеп, яңа ремонтланган юллар буенча җәһәт кенә Куныр ягына борылдык. Ә анда юл кырыннан күз күреме җирдә үзенең исеме белән күпләрне җәлеп иткән Кургем авылы җәелеп ята. Гарифҗан ага Мөхәммәтшин төзегән Балтач районы энциклопедиясеннән өзек китереп узыйк әле:
«Кургем авылы Кубыр елгасыннан 1 километр, Балтач-Куныр юлыннан 0,3 километр көньяктарак калкулыкта урнашкан. Авылга 1750 елларда Чепьядан күчеп килгән берничә удмурт гаиләсе нигез салган. Авылның исеме удмурт телендә әйтелеше татар телендәгечә «Көргәм» кебек яңгырый. Ул фин-угор сөйләмендәге «Кур», «кор» – текә яр һәм «кем», «кам» – елга сүзләренең кушылуыннан барлыкка килгән. Димәк, «Кургем» сүзен текә яр буендагы авыл дип аңларга кирәк». Бу аңлатманың дөреслегенә һәм төгәллегенә авылның бердәнбер урамы буйлап үргә күтәрелеп, тирән елга ярына килеп җиткәч инанасың. Заманында авылны камап алган куе урманга алмаш булып яр буенда үскән яшь наратлар аларның хатирәләрен безгә түкми-чәчми тапшыра сыман. Авылда бүгенге көндә 16 гаилә яши. Яңа, кирпечтән икешәр катлы салынган өйләр, җимерелеп, тәрәзәләре кадакланган ташландык хәлендә булган иске торак, каралты-куралар белән чиратлаша. Моннан дистә ел элек авылның урамыннан йөреп булмый иде, язын-көзен йөрергә «Нива» машинасына кадәр алдык, бүген менә урамнан җиңел машинада җилдерәбез, дип мактанып алды авылның иң югары очында торучы Светлана Петрова. «ЩПС» программасы тормышка ашырыла башлагач, шуның нигезендә салынган беренче юлларның берсе Кургем авылына тәгаенләнә. Вак таш түшәлгән юлның булуына шатланып бетә алмыйлар монда.
– Язмыш шулай кушкан, моннан 20 ел элек Мари иленең Мари́-Биля́мор авылыннан Кургемга кияүгә чыктым, иптәшем Вячеслав белән 3 бала үстердек, олы кызыбыз инде гаиләле. Иптәшем хуҗалыкта төрле эштә эшли, үзебез терлекне мулдан тотабыз, каз-үрдәк, тавык-чебешне әйтеп тә тормыйм, колхоз фураждан, печәннән өзми, эшләгән кешенең кадерен беләләр бездә. Сез авылга җәй көне килегез, ул вакытта монда шәһәрдән кайткан, иркенлек күрмәгән балалар рәхәтләнеп ял итәләр, бакча ачарлык була, – ди Светлана. Бакча дигәннән, бүген авылда бакча түгел, башлангыч мәктәп тә эшләми, чөнки балалар саны бик аз. Сугыштан соң авылда мәктәп хәтта җиделлык була. 1955 елда ул башлангыч мәктәп буларак эшен дәвам итә. 1976 елда балалар аз булганлыктан, ябылган мәктәп 1989 елда яңадан үзенең эшен торгыза, ул 2012 елда яңадан ябыла. Авылдагы мәктәп белән Халтуриннар гаиләсенең тарихы нык бәйләнгән. Арча педагогия училищесын тәмамлаган Григорий Семенович Халтурин 50нче елларда мәктәп директоры, укытучы булып эшли, тормыш иптәше Фекла апа белән балаларга аң-белем бирәләр. Соңрак уллары Вячеслав шушы мәктәптә соңгы тапкыр ябылганчыга кадәр хезмәт куйды, булсынга дип бик тырышып эшләде, кызганыч, аяусыз авыру аны быел бик иртә дөньялыктан алып китте. Әнисе Фекла апа бүгенге көндә авылның гына түгел, районның да иң олы кешеләренең берсе, аңа 98 яшь. Инде күп вакыйгаларны хәтереннән җуйса да, мине укыткан балаларның рәхмәте яшәтәдер, дип искәртеп куя ветеран.
Авылда Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм катнашучылар хөрмәтенә куелган истәлек тактасы бар, анда 47 кешенең исем-фамилиясе уелган, бары 21 фронтовикка исән кайту бәхете елмая. Истәлекле билге артында матур итеп әйләндереп алынган парк булдырылган, киләчәктә аны яшь агачлар белән баету максатка туры килер иде. Авылдагы соңгы үзгәрешләр турыдан-туры үзара салым белән бәйле. Балалар өчен төзелгән, барлык чыгымнары 250 мең сум тирәсе булган уен мәйданчыгы шундыйлардан.
Кургем авылы Куныр авыл җирлегенә карый, хезмәткә яраклы халык «Активист» күмәк хуҗалыгында эшли, читтә эшләүчеләр дә байтак. Хуҗалык җитәкчелеге авыл халкының эшчән, тырыш икәнлеген билгеләп уза. Кызганыч, хуҗалык итүдә заманча үзгәрешләр кургемлыларга турыдан-туры тискәре тәэсир ясый, авыл янында урнашкан дуңгызчылык фермасы эшчәнлеген туктата. Заманында озак еллар «Кама» хуҗалыгының баш агрономы, районда беренчеләрдән булып «Татарстан Республикасының Атказанган агрономы» исеменә лаек булган Губанов Иван ага шушы авылдан иде. Аның матур традицияләрен «Активист» хуҗалыгының баш зоотехнигы булып эшләүче Александр Семенов дәвам итә. Тормыш иптәше Анастасия белән 3 бала тәрбияләгән гаилә авылда күпләргә үрнәк. Хуҗалыкның остаханәсен җитәкләүче, мастер-наладчик, тагын йөз төрле эш башкаручы Сергей Петровны да мактап туя алмыйлар. Мондый тырыш хезмәтчәннәр хуҗалыкның терәге булып торалар. Михаил һәм Татьяна Тургеневлар авылның яшь, уңган матур гаиләсе, алар ике бала тәрбиялиләр.
Эшләми торган кибет, ябылган медицина пункты, эшчәнлеген туктаткан мәктәп биналарын күзәтеп торганда, урамнан җил-җил атлап килгән бер апа күренде. Эштән кайтасызмы дигән сорауга, мин инде пенсионер, сөйләшергә вакыт юк, Наташа килгән, шуның янына ашыгам, дип узып та китте. Наташа дигәне, безнең «Азьлане» газетасы журналисты Наталья Жукова инде. Удмурт авылларында яраталар, көтеп алалар аны, чөнки язмаларында милләттәшләренең тормышы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре – барысы да бар, барысы да чагыла. Менә бүгенге очрашу да да авыл старостасы Юрий Данилов йортына җыелган апалар авыл, аның кешеләре турында, киләчәк өчен борчылып озаклап гәп кордылар. Юрий Данилов авыл өчен җан атып йөри, бар җитешмәгән якларны йөрәге аша үткәрә. Тормыш иптәше Тамара ханым озак еллар авылда фельдшер-акушерлык пунктын җитәкләде, лаеклы ялга чыккач та сүз тыңлап хезмәтен дәвам иткән иде. Булмаганга инде без күнектек, атнага ике тапкыр кибет килә, рәхмәт, барлык кирәк-яракларны шуннан алабыз, анда булмаса, машиналы кешеләр Чепьясына, Балтачына баралар, кирәк икән күршеләренә дә алып кайтып бирәләр, дип үзләренең уй-фикерләрен җиткерделәр. Авыл халкын, бигрәк тә, укучы балалары булган гаиләләрне борчыган мәсьәләне дә күтәрделәр. – Балалар Чепья мәктәбенә бару өчен олы юлга җәяүләп чыгалар. Ара ерак түгел, әмма Куныр-Балтач юлы чатында, автобус көткән вакытта уйнап, ялгыш юлга чыгып, бала саксызлык белән машина астына кереп, фаҗига булса, кем җавап бирер, диләр алар. Авыл башында кечкенә мәктәп автобусы борылырлык кына җиргә вак таш түшәү район көченнән килә торган эштер, дип уйлыйбыз, хатлар язып карадык, юк та дип әйтмәделәр, эшләнмәде дә, – дип борчуларын газетабыз битләре аша җиткерергә куштылар.
Районыбыз халкы тырыш, хезмәт сөючән, төрле милләт халкы үзара тату, дустанә мөнәсәбәтләрдә яшиләр һәм эшлиләр, киләчәкне бергә төзиләр. Бүгенге көндә еракта, кечкенә авылларда яшәүче халкыбызның яшәү шартларын яхшырту, тормыш алып бару өчен барлык уңайлыкларны тудыру җирле хакимиятнең дә, хуҗалык-оешмаларның да төп максатларының берсе булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев